Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«СУГЫШ БИК ОЗАК ТӨШКӘ КЕРДЕ…»

укьян Петрович Зинов, тормышлары, һич арттырусыз, гаделлек өчен көрәш символы булган кешеләр санына карый. Быел аңа 98 яшь тулган булыр иде.

Лукьян Петрович Зинов, тормышлары, һич арттырусыз, гаделлек өчен көрәш символы булган кешеләр санына карый. Быел аңа 98 яшь тулган булыр иде. Безнең районда ул 20 ел дәвамында район Советы башкарма комитеты финанс бүлеге мөдире булып эшләде, ә гомумән финанс системасына 35 елдан артык гомерен бирде. Аңа «СССР финанс эшләре отличнигы» дигән мактаулы исем бирелде. Принципиаль һәм грамоталы белгеч, үз эшен ул һәрвакыт намус белән башкара, югары башлыкларга баш иеп, югарыдан указлар алмый.

Бөек Ватан сугышы фронтларында да Л.П.Зинов шулай ук кыю һәм батыр булган. Авыр сугыш кырлары буйлап меңнәрчә чакрым юл

үткән. Авыр һәм мактаулы багажы - өч контузия, ике яралану, ике орден, хәрби медальләре булган ветеранның сугыш әле бик озак, гомеренең соңгы көненә чаклы төшенә керә.

Л.П.Зинов Кызыл Армия сафларына 1941 елның июлендә Бирск хәрби комиссариаты тарафыннан алына. Башта Чиләбе хәрби-авиация укчылар-бомбардировщиклар мәктәбендә курсларда була, ә 1942 елның апреленнән – Укрепрайон составында Көньяк һәм Төньяк-Кавказ фронтларында танк пулеметлары бүлеге командиры сыйфатында катнаша. Көнбатыштан көнчыгышка Луганск, Ростов өлкәләрен, Калмыкияне, Әстерхан өлкәсен, Ставрополь краен, Чечен-Ингушетияне узып, ул бер генә мизгелгә дә җиңүгә өметен югалтмый. Бу ышаныч барлык сынауларны үтәргә, курку һәм үлемне җиңәргә ярдәм итә.

Сугыштан соң да күп еллар дәвамында Л.П.Зинов бу авыр хатирәләрне исеннән чыгармый, еш кына кичерешләре турында сөйли, фронт тормышы турындагы тәэссоратлары белән уртаклаша.

- Вакыйга 43 нче елда булды. Моңа кадәр берничә тәүлек йокламаган отделение сугышчыларына ял итү өчен вакыт килеп чыга. Мин һушсыз йокыга талдым, гүя караңгылыкка чумдым. Шартлау тавышына уянып киттем. Аякларымны тоймавымны аңладым, әйтерсең лә, алар юк, югыйсә, авырту да, кан да юк иде. Ерак түгел урнашкан санчастькә алып килгәч, табиб аларның туңуын әйтте. Дәваландым һәм яңадан фронтка…

Башка сугыш эпизодлары да яшәүгә зур ихтыяр көче, дошман белән көрәшкә омтылуы һәм, һичшиксез, аның җиңү теләге турында сөйли. Керчь ярымутравы өчен барган сугышларда Лукьян Зинов бомба кыйпылчыгы тиеп, каты яралана. Савыга. Ә тиздән тагын яралана - бу юлы кулы. Госпиталь табибы кулын кисүне таләп итеп: «Каның агуланып үләсең бит!” - дип кычкыра. Тик тегесе ут ялмаган кулын бирми һәм янә үлем белән көрәштә тагын җиңүче булып чыга.

1945 елның 9 маен Л.П.Зинов Төньяк-Кавказ хәрби округындагы уку взводы командиры буларак каршылый. 1946 елның июнь аенда запаска чыгарыла.

Украинадагы драматик вакыйгалар заманча тарихта 70 елдан да күбрәк вакыт үткән элекке хатирәләрне тагын да көчлерәк яңартты. «Ни өчен көрәштек? Кырымда бүген бандерачылар җитәкчелек итсен өчен мени?- дип әченә фронтовик.

Л.П.Зиновның бөтен тормышы – батырлык, Ватанга тугрылык һәм фидакарьлек үрнәге. Аның сугыш чорында һәм тыныч тормышта лаек

булган күп санлы бүләкләре моңа ачык дәлил булып тора. Ул Кызыл Йолдыз һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, берничә медальгә ия, шул исәптән «Кавказны обороналаган өчен», «Германияне җиңгән өчен». Аның һәр шәхси бүләге - безнең истәлеккә, тирән ихтирамга лаек батыр Җиңү тарихының бер өлеше.

Ачык чыганаклар материаллары буенча

Л. ПЫЛАЕВА әзерләде, Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: