Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ОНЫГЫМ КАТЯГА ХАТ

Бу хатны кайчан да булса укырсың дип язам. Тормышта зур роль уйнаган вакыйгалар була. Кадерле оныгым Катя! Син гасырлар кисешкәндә 2000 елда тудың. Сиңа минем әниемне, Назаревская (Зайченко) Ольга Ильиничнаны күрү, аның сугыш, иңенә төшкән авырлыклар турында хикәятләрен, ул җырлаган украин җырларын тыңлау насыйп булмады. Дөрес икән, кеше үлгәч аның җаны башка кешегә күчә диләр. Безнең гаиләдә дә шулай булды. 2000 елда безгә кайгы килде - Ольга әбиең вафат булды һәм шул ук вакытта зур шатлык – син, Кояшыбыз тудың.

Эссе

Саумы, кадерле, яраткан оныгым Катя!

Бу хатны кайчан да булса укырсың дип язам. Тормышта зур роль уйнаган вакыйгалар була. Кадерле оныгым Катя! Син гасырлар кисешкәндә 2000 елда тудың. Сиңа минем әниемне, Назаревская (Зайченко) Ольга Ильиничнаны күрү, аның сугыш, иңенә төшкән авырлыклар турында хикәятләрен, ул җырлаган украин җырларын тыңлау насыйп булмады. Дөрес икән, кеше үлгәч аның җаны башка кешегә күчә диләр. Безнең гаиләдә дә шулай булды. 2000 елда безгә кайгы килде - Ольга әбиең вафат булды һәм шул ук вакытта зур шатлык – син, Кояшыбыз тудың.

Мин сиңа әбиең Ольга күргәннәрне сөйләмәкче булам. Ул Украинада, Беспальче авылында 1923 елда гади крестьян гаиләсендә туа. Заманалар авыр була. 1933 ел. Ул елны яз булганмы, юкмы? Каһәрле ел! Украинада искиткеч көчле ачлык башлана. Шул елны аның әтисе, әнисе, ике бертуган абыйсы вафат була. Өйдә ялгызы кала, аңа бу вакытта нибары 10 яшь була. Аннары ярымач килеш кешеләргә ялланып бала карый, Киевка балалар йортына барып эләгә...

Кадерле оныгым Катя! Бу юлларны сиңа язам, үземнең күзләремә яшь килә. Мин аның хикәятләрен кат-кат тыңладым һәм шундый бәләкәй генә гәүдәле кызга язмыш күпме сынаулар биргән дип ышана алмый тора идем.

1939 елда ике туган апасы аны Башкортстанга, Золотоношка авылына алып килә. Тормыш акрынлап җайлана башлый. Т.Г.Шевченко исемендәге колхозда эшли, яшьләр кич утыра, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Яшә дә яшә дә бит... Әмма дәһшәтле 1941 ел җитә. Стәрлетамактан дәүләт чигенә кадәр меңнәрчә чакрым, әмма 22 июньдә язмышны хәлиткеч мизгелдә бар да кыскара. Һәр көнне якташларын сугышка озаталар – барлыгы 3,79 кеше. Авылда карт-коры, хатын-кызлар, бала-чагалар гына кала. Яшәргә, эшләргә кирәк була! Золотоношкадан сугышка киткән 16 хатын-кыз арасында Заиченко Ольга Ильинична да була. Ул чакта Уфада фронт яны госпитале формалаша, санитаркалар курсы үткәннән соң әбиең шунда барып эләгә. Ул яралыларны дәваларга булыша, кашыктан ашата, үлеп барган солдатларны юата, аларга өмет бирә, аларның хатыннарына һәм әниләренә хатлар яза. Күпләрнең гомерен саклап кала. Бернигә дә зарланмый ул. Бу фронт өчен, җиңү өчен

кирәклеген яхшы аңлый ул. Белоруссия фронты авыр алышлар белән алга бара, Висла-Одер операиясе аеруча канкойгоч була...

1945 ел, аны беркем дә беркайчан да онытмаячак! Төрле телләрдә “Җиңү” сүзе яңгырый. Җиңүне әбиең Польшада каршылый. “Каршыга бер польша солдаты йөгерә, безне кочаклый, үбә: ”Пани!Пани! “ дип кычкыра. Ул шатлыклы хәбәр алып килгән икән: сугыш тәмам. Без җиңдек! Шатлыгыбызның иге-чиге булмады”, - дип сөйли иде ул.

Әбиең өйгә 1945 елның ноябрендә генә кайта. Ул госпитальдә яралы солдатлары дәваларга калган була. Яшьлеген, тәүге мәхәббәтен тартып алган, хыялларын челпәрәмә китергән сугыш елларын ачынып искә ала иде. Батырлыгы өчен 2 дәрәҗә Ватан сугышы, “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнгән. Аның медальләре бик күп, син аларны кадерләп сакларсың. 1946 елда ул бабаңа (шулай ук сугышта катнашкан) кияүгә чыга һәм тыныч тормыш башлана.

Катя! Мин бу хатны сугыш чорында синең кадерле кешең Назаревская (Заиченко) Ольга Ильинична күргән михнәтләрне, аның кылган батырлыкларын син белсен өчен яздым. Син Бөек Ватан сугышы ветераннарын күргән соңгы буын булуың ихтимал. Сез бу истәлекне саклауның барлык җаваплылыгын үз өстегезгә алырсыз һәм аны безнең, 70-90 нчы еллар кешеләре кебек, балаларыгызга, оныкларыгызга җиткерерсез. Син – ветераннар оныгы, син – кыю халык буыны, бу халыкның бөеклеген югалтмавыңны, ата-бабаларыгыз калдырганны онытмагызны сорыйм.

2012 елда безнең “Зоряний свит” фольклор ансамбле грант отып, Украинада, әбиеңнең туган авылы Беспальчеда булды. Аның халкы тагын бер якташлары, сугыш ветераны табылуга шатланды. Аның исеме Украинаның Беспальче авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында Хәтер китабына кертеләчәк.

Әбиең Назаревская Антонида Александровна.

Читайте нас: