Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ХӘТЕР ҺӘМ КАЙГЫ КӨНЕ

1941 елның 22 июне Русия тарихында иң сагышлы даталарның берсе. Бу көнне Бөек Ватан сугышы – СССР халыкларының Икенче бөтендөнья сугышының (1939-1945) мөһим һәм хәлиткеч өлеше булып торган нацист Германиясенә каршы азат итү сугышы башланган.

1941 елның 22 июне Русия тарихында иң сагышлы даталарның берсе. Бу көнне Бөек Ватан сугышы – СССР халыкларының Икенче бөтендөнья сугышының (1939-1945) мөһим һәм хәлиткеч өлеше булып торган нацист Германиясенә каршы азат итү сугышы башланган.

1941 елның 22 июнендә таң алдыннан фашист Германиясе игълан итми генә Советлар Союзына һөҗүм итә. Дошман авиациясе аэродромнарга, тимер юлы узелларына, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими дислокациясе урыннарына һәм дәүләт чигеннән 250-300 километргача эчкә үтеп, күп кенә шәһәрләрне утка тота.

1 418 көн һәм төн барган авыр канкойгыч сугыш 1945 елның 9 маенда фашист блогы илләрен тулысынча тар-мар итү белән тәмамлана. Сугыш барышында СССР үзенең 26,6 миллион кешесен югалта. Алардан 8 миллионнан артыгы яу кырында башларын сала, 7,42 миллион кеше нацистлар оккупацияләгән территорияләрдә, 4 миллионнан артыграгы катгый окуппация режимыннан һәлак була, 5 миллионы Германиягә һәм аның немецлар басып алган чиктәш илләренә каторга эшләренә озатыла. Алардан яртысыннан аз гына артыгы илгә әйләнеп кайта, 2 миллионнан ашу кеше әсирлектә һәлак була яки үлә.

2007 елның октябрендә РФ Президенты Владимир Путин “Русиядә хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталар турында” законына үзгәрешләргә кул куйды, анда истәлекле даталар исемлегенә 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн – Хәтер һәм кайгы көне дә кертелде. 22 июньдә Русия территориясендә дәүләт флаглары төшерелә. Мәдәният учреждениеләрендә, телевидение һәм радиода көн барышында күңел ачу чаралары һәм тапшырулары тыела. Ил җитәкчеләре Мәскәүдәге Билгесез солдат каберенә траур веноклары сала. Бу көнне Русия халкы гомерләре бәрабәренә Туган илен саклаган, сугыш корбаннары булган ватандашларын искә ала.

2020 елдан башлап һәр елны Русиядә Хәтер һәм кайгы көнендә Мәскәү вакыты белән 12.15 тә барлык төбәкләрдә берьюлы бөтенрусия бер минут тын калу үткәрү карар ителде. Бу нацист Германиясенең Советлар Союзына басып керүен эфирдан игълан итүнең төгәл вакыты.

22 июньдә немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә һәлак булган Ватан сакчылары истәлегенә акция Русиядән тыш, дөньяның 80нән артык дәүләтендә үтә. Бу көнне күп шәһәрләрдә тематик күргәзмәләр һәм экспозицияләр ачыла, төрле чаралар, авто- һәм мотоузышлар үтә.

Читайте нас: