Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ҖИҢҮЧЕ ХАЛЫК ТАНТАНАСЫ

Кызыл мәйданда легендар Җиңү парадының 75 еллыгына

Коронавирус сәбәпле быел Җиңү юбилее уңаеннан парад күчерелде. Президент Путин икенче дата билгеләде – 24 июнь. Нәкъ бу көнне Кызыл мәйданда 1945 елда фашистларны тар-мар итүчеләр маршы үткән.

Парадны СССР оборона наркомының беренче урынбасары һәм Югары баш командующий урынбасары, 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләренә командалык итүче Советлар Союзы маршалы Г.К.Жуков кабул итә. Парадка 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләренә командалык итүче Советлар Союзы маршалы К.К.Рокоссовский командалык итә.

Легендар парадны үткәрү карарын Сталин Җиңү көненнән соң – 1945 елның 15 маенда кабул итә. 10 июньгә инде Мәскәүгә парадта катнашучылар белән махсус поездлар килә башлый. Шәхси состав җентекле сайлап алына. Фашистлар белән сугышта кыюлык, батырлык, хәрби осталык күрсәткәннәр беренче кандидатлар була. Аларның буе кимендә 176 см, яше 30 дан артмаган булырга тиеш булган. Катнашучыларның күбесенең сафта йөрү әзерлеге начар була, шуңа күрә яугирләр көненә 7-8 сәгать дәвамында күнекмәләр үтә, аларга кием тегелә. Пехота частьләре репетициясе Үзәк аэродром районында Ходынск басуында үтә; Бакча боҗрасында, Кырым күпереннән Смоленск мәйданына кадәр артиллерия частьләре смотры үтә; Кузьминкада полигонда мотомеханикалаштырылган һәм бронетанк техникасы смотр-күнекмәләре үтә.

1945 елгы легендар Җиңү парадында катнашучылар арасында – Кравченко Павел Петрович та бар. Бу турыда геройның улы, Сергей Павлович, менә нәрсәләр сөйләде.

“Әтиебез 1926 елның 25 сентябрендә Казахстанда туган. Күп тә үтми гаилә Башкортстанга күченә. 1944 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар. Ул тракторчы, Первомайский совхозының Красноармейское бүлекчәсендә водитель булып эшли, соңыннан аңа “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

Харьков янындагы Дзержинск исемендәге дивизиягә хезмәт итәргә эләгә, укчы-пулеметчы була.

Әтиебез сугыш турында сөйләргә яратмаган, ул күп михнәтләр һәм күз яше алып килде дигән. Аның сирәк кенә сөйләгәннәре хәтердә уелып калган. Украинаны һәм илебезне азат иткәннән соң аларның полкы таркатылмый, ә фашист калдыкларын һәм аларга ярдәм итүчеләр бандаларын юк итәр өчен калдырыла. Әтиебез Польшада, Белоруссиядә, Чеховсловакиядә, Германиядә, Балтыйк буенча шундый операцияләрдә катнаша.

1945 елның май ахырында П.П.Кравченко дивизия вәкилләре составында Кызыл мәйданда парадта катнашу өчен озатыла. Ул яугирләрнең аерым ротасына кертелә, алар тантана вакытында фронт һәм хәрби-диңгез флоты артыннан Кызыл мәйданга яу кырларында тар-мар ителгән фашист илбасарларының җиргә кадәр төшерелгән байраклары белән керергә һәм дошманның тар-мар ителүен күрсәтеп барабан тавышы астында аларны Мавзолей алдына ташларга тиеш була. Күп кенә солдатлар фашист символларын кулларына алудан баш тартканлыктан, барысына да перчаткалар таратып бирәләр – “немец флагштоклары кулларын пычратмасын өчен”. Шул ук максатларда Кызыл мәйданны пычратмас өчен В.И. Ленин Мавзолее алдына такта түшиләр, дошманның 200 трофейлы байрагы шунда ташлана.

1945 елның 24 июне салкын була, туктаусыз яңгыр ява. Әтием белән сафта бергә Стәрлетамак районы Константино-Александровка (Тавричанка) авылыннан солдат Гординский да була. Парад вакытында аңа салкын тия һәм үпкәләре ялкынсына, озак та үтми ул вафат була, шулай итеп аңа кече Туган иленә кайту насыйп булмый.

Мәскәүдә парадтан соң әтиебез яңадан көнбатышка дошман калдыклары белән алышка җибәрелә. 1951 елның феврелендә демобилизацияләнә. Озак вакытлар, 1998 елгача П.П.Кравченко Первомайский совхозында хезмәт сала – механизатор, башка вазыйфаларда эшли, шул исәптән Красноармейское бүлекчәсендә парторг була. Тормыш иптәше Нина Федоровна белән алты бала тәрбияләп үстерәләр.

II дәрәҗә Ватан сугышы, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” хәрби бүләкләре янына хезмәт наградалары да өстәлә. Игенчелек тармагында озак еллар намуслы хезмәте өчен П.П.Кравченкога “БАССРның атказанган кукуруз үстерүчесе” почетлы исеме бирелә.

Әтиебез 1999 елда 73 яшендә бакыйлыкка күчте, Красноармейский зиратында җирләнде.

...Сугыш барлык совет гаиләләрен кара кайгыга салды, - дип дәвам итте С.П.Кравченко. Фронтта әти-әниемнең күп кенә якыннары башларын салган. Әниемнең әтисе Федор Иванович Носивец Венгриядә Җиңүгә берничә көн кала, 1945 елның 4 маенда һәлак була. Аның бертуганнары да фронтка сугышның тәүге көннәрендә үк китә һәм яу кырында башларын сала: Яков – 42 нче, Иван – 44 нче елда. Әтиемнең ике бертуганы Василий һәм Григорийга да туган якларына кайту насыйп булмый, ә өченче туганы Михаил үпкәсе яраланып кайта, Раевкада дәвалана, әмма нәтиҗәсе булмый. Үләр алдыннан бер атна кала аны өметсез дип туганнарына тапшыралар. Әтием белән фотога төшкән солдат Гординский әнинең ике туган абыйсы була, әйткәндәй, әниебез дә “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

Фронтовикларның героик буыны батырлыгы турында онытырга ярамый. Президент Путин Җиңү парадын быелгы, юбилей елында үткәрү турында Указга кул куеп, тарихи истәлек – Русиянең лаеклы киләчәгенә нигез ул, дип билгеләп үтте. Без ата-бабаларыбыздан иң мөһимен – җиңә белүне алырга тиеш. 2020 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда парад Бөек Җиңүнең рухын тагын да ныгытачак, ул безнең Туган илебезне арытабан да саклаячак.

Л.ПЫЛАЕВА.

Читайте нас: