Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ГОРУРЛАНУ ҺӘМ ОЛЫЛАУ УРЫНЫ

Рязановка авылында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар хөрмәтенә Хәтер аллеясын ачу тантанасы узды.

Рязановка авылында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар хөрмәтенә Хәтер аллеясын ачу тантанасы узды. Анда район Хакимияте вәкиле А.Е.Дегтярев, Рязановка авыл Советы авыл биләмәсе эшләр идарәчесе Р.А.Гарифуллина, Рязановка авылы мәктәбе тарих укытучысы К.М.Касьянов, Рязановка һәм Күчәрбай авыллары мәдәният йортлары хезмәткәрләре, авыл кешеләре катнашты.

Венок салганнан соң ачык һавада бәйрәм концерты узды, аны Рязановка мәдәният йорты һәм Күчәрбай клубы үзешчән сәнгатьтә катнашучылары оештырды. Җыелганнар “Рязаночка” ансамбле, Юнир Гомәров, Алена Пояркова, Наталья Тихонова, Гүзәл Акчулпанова һ.б. башкаруындагы җырларны рәхәтләнеп тыңлады.

Хәтер аллеясы ачылуга кадәр стела булдыру, территорияне төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Һәм монда авыл биләмәсе башлыгы Д.М.Хөснетдиновның хезмәте зур. Аның оештыру сәләтләре, ихтыяр көче, хезмәт сөючәнлеге һәм изге эшләр кылу теләге аркасында аның идеясе тормышка ашты. Авылда яшәүче битараф булмаган кешеләр һәм безнең якташлар да зур ярдәм күрсәтте. Территорияне төзекләндерүдә авыл мәдәният йорты, почта бүлеге хезмәткәрләре һәм күп кенә авыл кешеләре катнашты. Ел саен Җиңү көнендә Рязановкада яшәүчеләр Туган ил өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алу өчен стела янына ашыгыр, дип ышанам. Безнең аңлылык һәм ата-бабаларыбыз алдындагы бурычыбыз битарафлыкны җиңәр һәм Рязановка авылындагы һәйкәл үзенең бөеклеген табар дип ышанасы килә. Хәтер аллеясы горурлык һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын олылау урынына әвереләчәк.

Н.ВИДИНЕЕВА.

Рязановка авылы.

Читайте нас: