Равил Бәхтигәрәй улы Вахитов (1923-2000 еллар) Үрге Усылы авылында туган һәм яшәгән. Аның иң матур яшьлек еллары сугыш башланган чорга туры килгән. 1941 елның 24 июнендә ул Усылы урта мәктәбен тәмамлаучыларның берсе була. Өлгергәнлек аттестатын алгач, егет туп-туры хәрби комиссариатка юл тота, ә аннан Чиләбе танк училищесына китә. Соңрак Түбән Тагил янында танк полкы төзелә, ул 1942 елда Воронеж фронты составында фашистлар белән сугыша.
Соңрак Равил абый, совет гаскәрләренең Калач шәһәреннән Сталинградка кадәр зур югалтулар белән чигенүен, әмма дошман белән каты сугышуларын
ачынып искә ала. Коточкыч сугышлар була, хәтта көнне төннән аеруы кыен, әйтерсең лә җир күк белән кушылган кебек иде, ди. Трактор заводы янында бер яктан немецлар һөҗүм итә, икенче яктан – безнекеләр оборона тота, ә предприятие территориясеннән, өзлексез бомбага тотуларга карамастан, эшчеләр ата. Алар станоклар артында ачык һавада диярлек эшли, танкларны һәм башка хәрби техниканы ремонтлый.
Равил Вахитовның танкын ул сугышларда ике тапкыр шартлаталар. Авыр яраланган Равилны иптәшләре машинадан чак чыгарып өлгерә, паромга кадәр алып бара һәм Иделнең икенче ярына озата. Елга түгелгән нефтьтән янган була.
Госпитальдә Вахитовны аякка бастыралар, әмма хәрби хезмәткә яраксыз дип таныйлар. Ул Чиләбе трактор заводына озатыла, анда ул 191 нче эчке гаскәрләр полкы составында 1945 елның уртасына кадәр хезмәт итә.
Солдатны туган җире шатланып каршы ала, сугыштан соңгы вакытта эшче куллар да, медицина, мәгариф белгечләре дә бик кирәк була. Равил Бәхтигәрәй улы мәктәпкә эшкә бара, башта Чоңгырда башлангыч сыйныфлар укытучысы була, аннан пенсиягә кадәр Усылыда балаларга рәсем, сызу, хезмәт дәресләре бирә.
Авылдашлары Р.Б.Вахитовны һәр эшкә оста дип атыйлар. Ул башкара алмаган бер генә эш тә булмый. Актив, энергияле, ул барысына да өлгерә: мәктәптә мебель һәм классларны ремонтлый, талантлы рәссам буларак авыл һәм колхоз өчен плакатлар ясый, сайлаулар вакытында сайлау комиссиясенең алыштыргысыз рәисе була, иптәшләр судында утыра. Намуслы хезмәте һәм авыл тормышында актив катнашканы өчен 1979 елда Р.Б.Вахитов БАССР Министрлар Советының Рәхмәт хатына лаек була.
Халык Равил Бәхтигәрәй улын таләпчән, гадел, ачык, ихтирамлы булганы өчен хөрмәт итә. Күп кенә укучылары аның турында зур җылылык белән искә ала, ул алар өчен производство нигезләренә генә түгел, тормыш зирәклегенә дә өйрәткән яхшы остаз булды, диләр. Хезмәттәшләре аны хөрмәт белән “Батя” дип атый.
Равил Бәхтигәрәй улы яхшы гаилә башлыгы була. Тормыш иптәше Хәят Зәйнулла кызы белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Туган мәктәбендә физика укытучысы булып улы Винер эшли. Кызы Гөлсем дә әтисе һөнәрен дәвам итә, 45 ел педагогик өлкәдә эшли, “Русия Федерациясе һөнәри техник белем бирү
отличнигы”, “Башкортстан Республикасы халык мәгарифе отличнигы” билгеләре белән бүләкләнә.
Туган ил тыйнак авыл укытучысы хезмәтен югары бәяли. Сугыш чорында күрсәткән батырлыклары өчен Р.Б.Вахитов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән, ә сугыштан соң “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән, аның күпсанлы Мактау грамоталары арасында БАССР Юстиция министрлыгыннан да бар.
1984 елда Р.Б.Вахитов пенсиягә чыга, әмма соңгы елларга кадәр мәктәптән аерылмый, еш кына укучылар, хезмәттәшләре янына барып йөри. Шундый очрашулар вакытында ветеранның еш кабатлаган сүзләре истә калды: “Тир һәм кан белән яулаганны саклагыз. Бердәм булыгыз, үткәнегезне онытмагыз, байлык артыннан кумагыз. Без бергә булганда көчле. Ватанны яратыгыз һәм саклагыз!”
Хәзерге буын тыныч тормыш, яратырга, дус булырга, балалар үстерергә мөмкинлек биргән кешеләрне белер һәм истә тотар, дип ышанам.
Г.ВАХИТОВА.
Үрге Усылы авылы