Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА
25 декабрь 2020, 14:30

ҖИҢҮНЕҢ ЮБИЛЕЙ ЕЛЫ ТӘМАМЛАНА

Әмма халык хәтере яши, Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән, Җиңү өчен тылда хезмәт салган якташларның истәлеген мәңгеләштерү буенча эш дәвам итә.

Миллионарча кешеләрнең гомерен тартып алган сугыш залплары тынганга 75 ел үтте. Сугыш илгә үлемнәр һәм бөлгенлек китерде, безнең якны да читләп үтмәде ул. Стәрлетамак районыннан фронтка 13 500 кеше киткән, 5 930 кеше сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Фашистларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен 12 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, 1 125 кеше СССР орденнары белән бүләкләнгән.

Фермаларда, басуларда һәм завод цехларында фидакарь хезмәт салып, тыл эшчәннәре яугирләр белән беррәттән Җиңүне якынайткан. Сугыш елларында район халкы хәрәкәттәге армиягә 5 меңгә якын ат, 953 берәмлек җигүле транспорт, якынча 200 берәмлек техника озаткан. Оборона фондына акча һәм материаль байлык- лар, шулай ук Кызыл Армия сугышчаннарына җылы киемнәр һәм азык-төлек җыю буенча патриотик хәрәкәт киң җәелдерелгән булган.

1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү Русия өчен искиткеч зур сынау һәм горурлык бул истәлеге бихисап мемориаль комплексларда мәңгеләштерелгән. Азат итүче солдатка һәйкәлләр илебезнең барлык территориясе буенча һәм аның чикләреннән тыш та тора. Русиянең зур һәм бәләкәй шәһәрләрендә мәңгелек ут һәм мемориаллар бар, авылларда да һәйкәлләр куелган, рәхмәтле авылдашлар анда йөреп тора.

Бөек Җиңүнең нинди бәягә төшкәнен кешеләр бервакытта да онытмасын өчен, ата-бабаларыбызның батырлыгы турында яшь буыннарга истәлек саклау безнең изге бурычыбыз. Бу безнең мирас һәм, хәрби начальникларның осталыгы, яугирләрнең каһарманлыгы һәм тыл эшчәннәренең фидакарьлеге бер булып кушылган, совет халкының батырлыгына хөрмәт белдерү.

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан районда бик зур әзерлек эше башкарылды. 2019 елның җәендә үк юбилейга әзерләнү буенча план расланды, оештыру комитеты булдырылды. Төп пунктларның берсе – мемориаль комплексларны, һәйкәлләрне һәм обелискларны тиешле тәртиптә тоту һәм саклау. Бу һәйкәлләр үткән гасырның 50-60 нчы елларында куелган, аларның торышы начарланды. Район хакимияте башлыгы булышлыгында, ветераннар советы инициативасы белән “Бердәм Русия” партиясенең “Тәгаен эшләр” программасы буенча бүленгән средстволарны, шулай ук район бюджетыннан бүленгән акчаны (барлыгы якынча 7 миллион сум) герой-якташларга обелискларны һәм һәйкәлләрне реконструкцияләүгә юнәлтергә карар ителде. Әмма бу акча җитәрлек түгел иде. 2019 елның декабрендә район ветераннар советының гомуми җыелышында барлык авыл халкына, хуҗалыклар җитәкчеләренә, эшкуарларга шушы бөек һәм кирәкле эштә мөмкин булганча ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать кабул ителде.

Батырларның рәхмәтле дәвамчылары җавапсыз калмады, кулларыннан килгәнчә ярдәм итте – кем акча белән, кем эше белән. Билгеләп үтәргә кирәк, мемориаль комплексларны һәм обелискларны тәртиптә тоту буенча эшне район халкы даими башкара. Ә Җиңүнең юбилей елында, бу эш моңа кадәр булмаганча активлашты. Берничә ай эчендә диярлек авыл биләмәләрендә урнашкан 27 һәйкәл яңартылды, аларның ян-як территорияләрен төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Герой-якташларның исемлекләре аныкланды, аларга сугыштан Җиңү белән әйләнеп кайткан авыл кешеләренең исемнәре өстәлде.

Килешәсездер, бу авыл биләмәләренең, ветеран һәм җәмәгать активистларының җиңел булмаган җентекле эше. Яңартылган һәйкәлләрне ачу тантаналарында барлык битараф калмаган кешеләргә мәрхәмәтле булулары, аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре яңгыраячак.

- Бу уртак зур эш, - дип билгели район ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов, – аңа авыл биләмәләре башлыклары, барлык милек формасындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук мәгариф, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре белән илһамландырылган барлык район халкы кушылды. Сугыштан соң үткән 75 ел эчендә яңа буыннар үсеп җитте, хәзерге яшьләр сугыш турында ишетеп һәм тарих буенча дәреслекләр аша гына белә. Ләкин районда Бөек Ватан сугышы эз калдырмаган бер генә гаилә дә юк. П.Н.Шорохов җитәкләгән мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсе алып барган эш буыннар бәйләнешен тәэмин итүче патриотик тәрбиянең мөһим өлеше булып тора. Тырышлыкны берләштереп, без игелекле эш кылдык – яңартылган хәтер стелалары, обелисклар, мемориаль комплекслар ата-бабаларыбыз батырлыгы алдында баш ию һәм горурлану урынына әвереләчәк.

Барлык авыл биләмәләре һәйкәлләрне яңарту буенча хәстәр күрде. Һәм нәтиҗә күз алдында – скверларда һәм парк зоналарында, авылларның үзәк мәйданнарында искергән һәйкәлләр урынына ныклы, заманча технологияләр буенча эшләнгән истәлек корылмалары барлыкка килде.

Куганак авыл биләмә- се башлыгы И.А.Девенко:

- Покровка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләргә куелган элекке обелиск тулысынча сүтеп алынды. Бу урында 5 стеладан торган комплекс урнаштырылды: үзәк стелада азат итүче-яугир барельефы, ике ягында Туган ил өчен һәлак булганнар һәм Җиңү белән әйләнеп кайтканнарның исемнәре белән стелалар. Эшне бердәм эскиз буенча Мәләвез шәһәреннән ИП Петр Григорьев намуслы башкарды: комплексның нигезе тышланды, стелалар кара граниттан эшләнде, фамилияләр лазер ысулы белән язылды, ул эстетик матурлыктан тыш, аларның сакланышын да тәэмин итә.

Покровкада мемориаль комплексны кору буенча эш тәмамланды, бары тик биредә чаралар үткәрү өчен мәйданчыкка асфальт түшисе, ветераннар өчен эскәмияләр урнаштырасы, коймаларны яңартасы калды, дип өстәде И.А.Девенко. Моның өчен акчаны барлык халык белән җыярга планлаштыралар, тулаем алганда, кешеләр бу эшкә уңай карый һәм булдыра алганча ярдәм итә, моның өчен аларга рәхмәт. Киләсе елның язында әлеге комплексны ачу планлаштырыла. Куганак авыл биләмәсе башлыгы планнарында шулай ук бу территориядә Җиңү скверын булдыру. Бөек Ватан сугышында катнашкан герой-якташларга мемориаль комплекстан кала, анда эшкуар Григорьев тарафыннан яңартылган Покровкада туып-үскән билгеле шәхес, революционер, РСДРПның 2 нче съезды делегаты Г.М.Мишеневка һәм биредә совет власте урнаштырылган чорда атып үтерелгән авыл кешеләре истәлегенә куелган һәйкәлләр керәчәк. Бер ел элек Олы Куганак авылында Җиңү скверы ачылган иде (шундый ук объект Яңа Барятинода да бар).

Алатана авыл биләмәсе башлыгы Р.С.Сафугановның мәгълүматы буенча, Бельский авылында юбилей елында мәрмәрдән яңа һәйкәл куелган, анда сугышта катнашкан 33 авыл кешесенең исеме язылган. Көзен биредә аларның исемнәре язылган биркалар белән чыршы үсентеләре утыртылды, яннарында сугыш батырларының тормыш иптәшләре истәлегенә кызыл миләшләр урын алды. Яшелләндерүне аларның балалары һәм оныкларының башкаруы символик булып тора. Истәлекле урынны төзекләндерү буенча эш алдагы елда дәвам итәчәк, биредә ял зонасы, яктырту, йөрү өчен юллар белән парк эшләү планлаштырыла. Алатанадагы һәйкәл реконструкцияләнәчк: һәлак булган якташларның исемнәре белән стела янына тагын берәү өстәләчәк – Җиңү яулап туган якларына әйләнеп кайтканнарның исемнәре белән.

Усылы авыл биләмәсе башлыгы Ю.Н.Вахитов:

- Түбәнге Усылы авылындагы обелискта сугышта һәлак булган якташлар исемнәре белән элекке табличка алынды һәм ике яңа стела урнаштырылды, исемлеккә Җиңү белән әйләнеп кайтканнарның исемнәре өстәлде. Эш ышанычлы, озакка чыдарлык итеп башкарылган. 3 декабрьдә район тыл эшчәннәренә стела ачу тантанасы узды, бик матур мемориаль комплекс килеп чыкты.Услыбаш авылында обелискның күренеше үзгәрде, анда ак мәрмәр кулланылды. Чуртан авылында эш дәвам итә, анда да ике стела урнаштыру планлаштырыла – һәлак булган һәм сугыштан кайткан авылдашларга.

Первомайский, Казадаевка, Максимовка, Бүреказган, Айгөл һәм районның башка авыл биләмәләре башлыклары да һәйкәлләр һәм обелискларны яңарту өстендә башкарылган зур һәм актив эш турында сөйли ала. Бар җирдә дә эш отчет өчен түгел, героик ата-балаларыбыз истәлегенә зур хөрмәт белән эшләнде. Яшьләргә патриотлык һәм җиңүчеләрнең данлыклы мирасына тугрылык сабагы биреп, кешеләр сүз белән түгел, эш белән дә ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмауларын күрсәтте.

Җиңүнең юбилее елында якташларыбызның хәрби батырлыгын мәңгеләштерү буенча бик күп идеяләр тормышка ашырылды. Муниципалитет башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков инициативасы белән сугышта катнашкан районда туып-үскән һәм яшәгән барлык кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән Совет президиумының 27 марттан 33-317 санлы карары белән “Стәрлетамак районының почетлы гражданины” исеме бирелде.

2020 елның 9 маенда Николаевка һәм Золотоношка мәктәпләренә Советлар Союзы Геройлары П.А.Ушаков һәм Я.Т.Ткаченконың исемнәре бирелде. Геройларның исемнәре белән табличкалар мәктәп биналарында урнаштырылды.

Советлар Союзы Геройлары туган һәм яшәгән барлык торак пунктларда аларның исемнәрен йөрткән урамнар бар. Герой-якташлар турында истәлек яшәсен өчен бу эшне дәвам иттерү – безнең бурыч. Әлеге вакытта Яңа Отрадовка авылында А.В.Трошин, Золотоношкада – Я.Т.Ткаченко, Преображеновкада – А.Я.Сухоруков, Кантюковкада – Х.Б.Әхтәмов, Покровкада – Г.И.Басманов урамнары бар.

Обелискларны һәм һәйкәлләрне яңарту һәм реконструкцияләү тәмамланды диярлек. Башка төбәкләрдә яшәгән һәм әтиләре, картәтиләре батырлыгы алдында шәхсән баш ияргә кайта алмаган кешеләр дә күрә алсын өчен, күп кенә авыл биләмәләре бу зур эш нәтиҗәсен социаль челтәрәрдә урнаштыра. Үзләренең фашистларга каршы сугышкан һәм Җиңү өчен гомерләрен һәм язмышларын аямаган якыннарының истәлеген районда кадерләп саклауларын күреп, күпләр рәхмәт белдергән.

Н.А.Мироновның бәяләве буенча бик зур эш башкарылган, берникадәр мәсьәләләр ачык килеш кала әле, аларны уртак тырышлык белән хәл итәсе бар. Бөек Ватан сугышы фронтларында каһарманнарча сугышкан, Бөек Җиңү хакына тылда фидакарь хезмәт салган якташларыбыз истәлегенә безнең бурыч бу.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: