Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
БАКЧАЧЫ ПОЧМАГЫ
14 Май 2019, 13:02

Кыяр үстерү серләре

Бәйләмләп үсә торган кыяр үстерү серләре


Беренчедән, бәйләмләп уңыш бирүче кыярны куе утыртырга киңәш ителми. Ачык грунтта бер квадрат метрга 4 төп җитә. Әгәр бакчагызда теплица булмаса, пленка каплап, җылы түтәлгә утырту отышлырак.


Икенчедән, тишелеп чыккан үрентеләрнең иң сәла-мәтләрен генә калдырырга кирәк.
Өченчедән, өлгергән кыярларны еш җыярга (көн саен яки көн аралаш) кирәк. Чөнки җитешкән кыярлар яшь бөреләрнең үсешен тоткарлый. Уңышы мул диеп орлыкка кыяр калдырырга киңәш ителми, чөнки орлыкларда геннар сакланмый.
Уңыш биргән чакта кыярны атнага бер комплекслы минераль ашлама белән тукландыру да уңышны үстерергә ярдәм итә. Минераль ашлама булмаса, әчеткән чүп үләннәре сыекчасы ярый.



Яхшы уңыш алыр өчен суны мул сибәргә, азотлы ашламалар белән мавыкмаска кирәк.


Нинди сортлар алырга?



Бер төеннән берничә кыяр үстереп була торган кыярның ачык һавада да, теплицадада үсә торган сортлары бар. Шулай ук киң таралып үсүче, яки җыйнакларына (бакчада буш урынга карап) өстенлек бирергә була.


Теплица өчен Мальчик с пальчик, Младший лейтенант, Три танкиста, Марьина роща сортлары отышлы.


Сабаклары белән җәелмичә (сабак очларын өзәсе булмый) үсүче сорт утыртасыгыз килсә Муравей, Кузнечик, Козырная карта һ.б. өстенлек бирегез.


Ачык грунтка утыртсагыз, бакчачыларга F1 Желудь, F1 Капитан сортларына өстенлек бирергә киңәш итә.


Теплицага утыртсагыз F1 Балконный, F1 Карапуз, F1 сортларын сайларга тырышыгыз. Чәчү срогы теплицада 15 майдан соң, ә ачык грунтта июнь башы. Температура 14, 16 градуска күтәрелгән булырга тиеш.


Кыярда була торган авыру билгеләре


Нинди дә булса элементның җитмәве кыярларның тышкы кыяфәтендә, авыруларга бирешә башлавында сизелә.


Теплицада яки ачык грунтта үстерүгә карамастан, тирессез җиргә утыртылса яки вакытында ашланмаганлыктан, туфракта азот җитмәсә, кыярның төп һәм ян сабакларының үсеше әкренәя, яфракларының түбәндәгеләре саргая, корый, калганнары аксыл яшькелт төскә керә, яңа яралганнары вак була, кыярларының төпләре юаная. Әгәр түтәлегезгә черемә җитәрлек салынып, түтәл хәтта тирес өеме өстендә утырган килеш тә мондый үзгәрешләр барлыкка килсә, сәбәбе магний белән тимер җитмәгәнгә күрә азотның начар үзләштерелүенә бәйле. Тиз арада яфрак-сабак өсләренә микроэлементлар эремәсе бөркеп, төпләренә нитроаммофос кебек ашлама кертү зарур. Әйтик, кыяр үсентеләре “котырып үсә”: сабаклары юан, яфраклары гаҗәеп эре, үзләре кара-кучкыл яшел төстә, ә чәчәкләре юк дәрәҗәсендә, уңышы да юк диярлек. Әлеге хәлне җайга салу өчен, кыярны сугарганнан соң суперфосфат эремәсе белән тукландыру яисә түтәлдәге үсемлекләр астына агач көле төнәтмәсе сибү зарур. Җәй башы — сабак үстерү чоры, шунлыктан азотлы ашламалар: тавык, сыер тиресе, чүп үләннәре, кычыткан ачыткылары белән тукландыру отышлы, әлбәттә. Әмма баланс дөрес саклансын өчен, кыяр утырткан чакта ук, чокыр төбенә чамасын белеп кенә көл яки калийлы ашлама салып калдырырга онытмыйк. Күпләп кыяр өлгергән чорда, бу яшелчәгә азоттан бигрәк, фосфор белән калий, микроэлементлар күбрәк таләп ителә.


Кыярыгызның беренче чын яфраклары чыктымы?

Тукландыра башларга ярый дигән сүз


Кыяр үстерүчеләргә киңәшләр

1 чиләк суга 1 л сөт, 10 тамчы йод, 20 г кер сабыны кушарга. Бу эремәне кыярга 3-4 яфрагын үстергәч сиптерергә кирәк, ул барлык чирләрдән дә саклый.


Кичтән 1 чиләк суга 1 ипи салып калдырырга. Иртән ипиен сыгып, кош-кортка ашата аласыз. Суына 10 тамчы йод кушарга. 1 л төнәтмәне 1 чиләк суга кушып кыярларга сиптерергә була. Ул кыярларны яшәртә.


1 Чиләк суга 0,7 л лы банка суган кабыгы салырга. Кайнатып чыгарырга һәм 14 сәгать төнәтергә. Сөзәргә һәм 1 л төнәтмәгә 4 л су кушып, төбенә сибәргә һәм яфракларына сиптерергә. Болай эшләгәндә кыяр озак уңыш бирә, яфраклары саргаймый.


Кайбер бакчачылар кыярга чүпрәле су «эчертә». Моның өчен коры чүпрә дә (10 грамм), килолысын да кулланырга була. Чүпрәне ун литр суга салып, ике сәгать төнәтәсең. Эремәгә ике-биш аш кашыгы шикәр дә салыр¬га була. Кыярны бу рәвешле сезонга ике тапкыр тукландыра аласыз. Чүпрәле судан соң кыяр тизрәк үсеп китә.


Кыярның яфрак¬лары саргаю аңа калий җитми дигән сүз. Моның өчен аңа көл төнәтмәсе сибегез (ике аш кашыгы көлгә бер литр кайнар су салып, ике тәүлек төнәтәсез). Әлеге төнәтмәне крыжовникта ончыл чык (мучнистая роса) булганда да сибәргә була, әмма аны крыжовник бөреләнгән вакытта яки чәчәк атканнан соң кулланыгыз.


Ончыл чыктан түбәндәге катнашма да булыша: 1 аш кашыгы содага 1 бал кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 төймә эретелгән аспирин һәм 4,5 литр су салыгыз.

Читайте нас: