Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БАКЧАЧЫ ПОЧМАГЫ
5 июль 2019, 13:11

ҖИМЕШ АГАЧЛАРЫ ҺӘМ КУАКЛАРЫ ҮСЕНТЕЛӘРЕН САТЫП АЛГАНДА НӘРСӘГӘ ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ

Күпләр участокларында тәртип булдыра, иске агач-куакларны кисеп ташлый, алар урынына яңаларын утырта.


Ләкин кайчак шулай да була: бераз вакыттан хуҗалар җимеш агачы урынына кыргый үсенте, хәтта, мәсәлән, тополь үсүен аңлый.


Россельхознадзорның БР буенча идарәсе бакчачыларның игътибарын шуңа юнәлтә: бакча утыртканга яки агач-куакларны яңартканга кадәр үсентеләр сатып алуга җитди карарга кирәк.


Мәсәлән, җимеш агачлары үсентеләрен сатып алганда, сатучыдан бу үсентеләрнең чыгышын, сорт сыйфатларын раслаучы документларны таләп итәргә кирәк. Бу апробация акты, сыйфат турында таныклыклар, сынау протоколлары, ярашлылык сертификатлары һәм башка документлар.


Җимеш агачларына хас карантин объектлары буенча фитосанитар режим кертелгән төбәкләр һәм илләрдән кертелгән үсентеләрнең бу объектларның юклыгын раслаучы документлары булырга тиеш. Мондый документлар булмаса, карантиндагы корткычларны, авырулар һәм чүп үләннәрен кертү ихтималы арта, ә алар уңыш күләменә кире йогынты ясарга мөмкин.


Шулай итеп, билгесез үсенте сатып алмау, ә бакчагызны карантиндагы объектлар һәм башка хәвеф-хәтәрдән саклау өчен, сертификация үткән продукцияне генә сатып алырга кирәк. Шулай ук утырту материалын махсус магазиннарда, җиләк-җимеш питомникларында, күргәзмәләрдә ышанычлы сатучылардан гына сатып алу зарур.


Үсенте сатып алганда аның тышкы күренешенә, чыгышына, тамыр системасына (ул дымлы булырга тиеш) игътибар итегез. Тамыр системасы капланган үсентеләр булса, бигрәк тә әйбәт. Шулай ук үсентене тикшергәндә прививка ясалу-ясалмауга да игътибар бирергә кирәк, бит намуссыз сатучылар ташландык бакчалардан, урманнан чокып алып кайткан үсентеләрне саталар.


Үсентедә этикетка булуы да мөһим. Ләкин аңа беркетелгән фотоларга бик үк ышанмаска кирәк, чөнки алар – бары тик сурәт, ә этикетка түгел. Бу очракта сатучыдан сорашырга, тәгаен сорт турында аның белән әңгәмәләшергә кирәк, нәтиҗәдә мондый агачлар һәм куакларның чыгышы мәгълүм булачак. Этикеткадан тыш, һәр үсентедә бирка булуы да өстәмә гарантия булып тора, сезгә тәкъдим ителгән документлардагы мәгълүмат анда да языла.

Читайте нас: