Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
БАКЧАЧЫ ПОЧМАГЫ
24 июль 2019, 11:04

ҖИЛӘК-ҖИМЕШ

Җәй фасылы- җиләк фасылы! Табыннарны тутырып, бакчалардан җиләк җыеп керәбез. Бүген сезгә кайнатмалар ясау ысулларын тәкъдим итмибез. Сезнең өчен җылы якның яки үз бакчагызда үскән нигъмәтләрне кулланып, организмга кабатланмас файда чыганагын дөрес итеп кулланырга тәкъдим итәбез.


Җиләк- җимеш


Җиләк- җимештә иң файдалысы нәрсә? Аны алдан әзерләп тормыйча, түтәлдән өзеп, агымсуда чайкап җибәреп тә ашарга мөмкин. Азрак шикәр комы белән балландырып та тәмле булыр. Шулай ук җиләкләр (җир җиләге белән крыжовниктан башкасы) үрдәк, күркә, тавык, сарык һәм тана итен әзерләгәндә шәп тәмләткеч ролен дә уйный. Җиләк соусы ясап, иткә койсагыз, ризык тәме генә түгел, файдасы да уңай якка үзгәрәчәк. Гарнир янәшәсендә дә җиләк- җимештән эшләнгән соус азыкка аерым тәм өсти. Салат та искиткеч туклыклы, витаминга бай ризык булачак! Кара карлыганны гына алыйк: бу җимешне көнгә 50 г ашасагыз, С витаминын организмга тиешле күләмдә кабул иткән буласыз. Карлыганда җиңел эшкәртелүче микроэлементлар, клетчаткалар һәм башка файдалы витаминнар бар.


Кара карлыган



Кара җиләк (черника)



Мүк җиләге (Клюква)


Нарат җиләге- көртләмек (Брусника)




Кура җиләге




Күк җиләк (голубика)


Кызыл карлыган


Кара бөрлегән(ежевика)



Читайте нас: