Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БАКЧАЧЫ ПОЧМАГЫ
2 июнь 2020, 17:00

БОРЫЧ, КӘБЕСТӘ УТЫРТЫР ЧАК

Июньнең беренче декадасында утырту-чәчү эшләре дә дәвам итә. Хәзер инде үсентеләрне, кыраулардан курыкмыйча, ачык түтәлләргә чыгарып утыртырга да була.Көннәр эссе булып, кояш кыздырса, ачык урында кәбестә ныклап үсеп китә алмый. Шуңа да бу яшелчәгә атнасына ике-өч тапкыр салкынча су сибәргә кирәк. Моннан тыш, әчетелгән сыер тизәге сыекчасын суга кушып сибәргә дә онытмагыз. Кәбестә - суыкка шактый чыдам культура. Әмма аның төрле сорты язгы кырауларны төрлечә кичерә. Иртә өлгерешлесе иң чыдамы санала, ул -1...-2 градуслы салкынга бирешми. Чәчәкле кәбестә кырауларга бөтенләй түзә алмый. Шуңа иң беренчеләрдән булып иртә өлгерешле кәбестәне чыгаралар.Кәбестә нейтраль туфрак ярата. Үсентесе аз гына әчерәк туфракта да начар үсә. Татлы борыч үстерү серләреТатлы борычны бакчага - ачык урынга күчереп утыртырга ашыкмаска кирәк. Бу эшне һава температурасы 20–25 градуска җиткәч кенә эшләү дөрес булыр.Күчергәндә кояшлы, якты урынны сайлап, араларын 25 сантиметрдан да якын итмичә, сай гына чокырга утыртырга киңәш итә бакчачылар. Буйга үсеп киткәнен көтмичә, күчергәч үк таякка бәйләп куясы. Борыч та, кыяр сыман, күчергәнне яратмый, шуңа күрә утыртканда тамыр системасы белән сак булырга кирәк. Корылыкны да, артык дымны да авыр кичерә, суны аз, ләкин еш сипсәң яхшырак. Төбен ике атна саен, 2 сантиметр тирәнлектә генә йомшартып торыгыз.Июньдә татлы борычларга аеруча игътибар кирәк. Бу — җылы һәм дым яратучы яшелчә, аңа яхшы үсү өчен туфракның дымлылыгы 60-70 процент булырга тиеш. Татлы борыч үскән җир кибеп, катып китсә, аның чәчәк атуы һәм җимешкә йомарлануы тоткарлана. Көннәр коры торса, бу яшелчәләргә 2-3 көн саен һәр төпкә 1,5-2 литр җылы су сибәргә киңәш ителә.Яшелчә үсә торган туфракны ашлап тору борычның тизрәк һәм зуррак булып үсүенә ярдәм итә. Бу очракта азот, калий катнашмасын кулланырга була, черемәгән тирес куллану борычларның черүенә китерә. Борыч үзеннән-үзе серкәләнүче үсемлек, шулай да берничә төрне рәттән утырту уңышның мул үсүенә сәбәп була. Төрле чирләрдән саклану өчен сезонга ике тапкыр составында бакыр булган “Ридомил”, “Ордан” препаратлары белән эшкәртегез. Күбәләк корты күренүгә, кичекмәстән, “Алатар”, “Конфидор”, “Моспилан” препаратларын кулланырга кирәк. Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Июньнең беренче декадасында утырту-чәчү эшләре дә дәвам итә. Хәзер инде үсентеләрне, кыраулардан курыкмыйча, ачык түтәлләргә чыгарып утыртырга да була.

Көннәр эссе булып, кояш кыздырса, ачык урында кәбестә ныклап үсеп китә алмый. Шуңа да бу яшелчәгә атнасына ике-өч тапкыр салкынча су сибәргә кирәк. Моннан тыш, әчетелгән сыер тизәге сыекчасын суга кушып сибәргә дә онытмагыз.

Кәбестә - суыкка шактый чыдам культура. Әмма аның төрле сорты язгы кырауларны төрлечә кичерә. Иртә өлгерешлесе иң чыдамы санала, ул -1...-2 градуслы салкынга бирешми. Чәчәкле кәбестә кырауларга бөтенләй түзә алмый. Шуңа иң беренчеләрдән булып иртә өлгерешле кәбестәне чыгаралар.

Кәбестә нейтраль туфрак ярата. Үсентесе аз гына әчерәк туфракта да начар үсә.

Татлы борыч үстерү серләре

Татлы борычны бакчага - ачык урынга күчереп утыртырга ашыкмаска кирәк. Бу эшне һава температурасы 20–25 градуска җиткәч кенә эшләү дөрес булыр.
Күчергәндә кояшлы, якты урынны сайлап, араларын 25 сантиметрдан да якын итмичә, сай гына чокырга утыртырга киңәш итә бакчачылар. Буйга үсеп киткәнен көтмичә, күчергәч үк таякка бәйләп куясы. Борыч та, кыяр сыман, күчергәнне яратмый, шуңа күрә утыртканда тамыр системасы белән сак булырга кирәк. Корылыкны да, артык дымны да авыр кичерә, суны аз, ләкин еш сипсәң яхшырак. Төбен ике атна саен, 2 сантиметр тирәнлектә генә йомшартып торыгыз.
Июньдә татлы борычларга аеруча игътибар кирәк. Бу — җылы һәм дым яратучы яшелчә, аңа яхшы үсү өчен туфракның дымлылыгы 60-70 процент булырга тиеш. Татлы борыч үскән җир кибеп, катып китсә, аның чәчәк атуы һәм җимешкә йомарлануы тоткарлана. Көннәр коры торса, бу яшелчәләргә 2-3 көн саен һәр төпкә 1,5-2 литр җылы су сибәргә киңәш ителә.
Яшелчә үсә торган туфракны ашлап тору борычның тизрәк һәм зуррак булып үсүенә ярдәм итә. Бу очракта азот, калий катнашмасын кулланырга була, черемәгән тирес куллану борычларның черүенә китерә. Борыч үзеннән-үзе серкәләнүче үсемлек, шулай да берничә төрне рәттән утырту уңышның мул үсүенә сәбәп була. Төрле чирләрдән саклану өчен сезонга ике тапкыр составында бакыр булган “Ридомил”, “Ордан” препаратлары белән эшкәртегез. Күбәләк корты күренүгә, кичекмәстән, “Алатар”, “Конфидор”, “Моспилан” препаратларын кулланырга кирәк.





Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: