Җылы көннәр башлану белән бакчада үскән балан агачын кара бетләр баса башлый. Аннан корткычлар карлыганга, чиягә, сливага күчә.
Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк. Бу очракта халык чаралары ярдәмгә килер. Меңьяфрак (тысячелистник) һәм әремне кәстрүлгә салып, өстенә кайнар су коялар да 5-10 минут кайнаталар.