Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БАКЧАЧЫ ПОЧМАГЫ
5 сентябрь 2020, 14:00

АЛТЫН КӨЗДӘ ЭШЛӘР БАЙТАК

Көз – актив уңыш җыю чоры булудан тыш, бакча участогын кышлауга әзерләү вакыты да. Бу күпчелек җиләк-җимеш культураларын, уҗым яшелчәләрен һәм күпьеллык чәчкәләрне утырту чоры. Шул ук вакытта көзен туфракны эшкәртү, аның уңдырышлылыгын күтәрү буенча эшләр башкарыла, икенче төрле әйткәндә, алдагы ел уңышына нигез салына.

Көз – актив уңыш җыю чоры булудан тыш, бакча участогын кышлауга әзерләү вакыты да. Бу күпчелек җиләк-җимеш культураларын, уҗым яшелчәләрен һәм күпьеллык чәчкәләрне утырту чоры. Шул ук вакытта көзен туфракны эшкәртү, аның уңдырышлылыгын күтәрү буенча эшләр башкарыла, икенче төрле әйткәндә, алдагы ел уңышына нигез салына. Үсемлекләр салкыннарны ничек каршылаячак, ничек кышлаячак, яфрак һәм чәчкә бөреләре сакланырмы, салкыннарга агачлар бирешмәс микән, агач-куакларны кимерүчеләрдән һәм корткычлардан саклап булырмы – бу мәшәкатьләр барысы да нәкъ көзгә туры килә. Көзен участокта нинди эшләр башкарырга һәм нәрсәгә игътибар итәргә?

Сорауга җавап эзләп, без “Бакчачы” сәхифәсенең даими алып баручысы П.Н.Артамоновка, төгәлрәк әйткәндә, аның бакча участогына юлландык. Беренче чиратта, уңышны тизрәк җыеп алырга. Тоткарлану үсемлекләрне хәлсезләндерә.

Җиләк-җимешләр һәм тамыразыклар җыеп алынгач башка эшләргә тотынырга була: кура җиләгенең барлык кирәкмәгән, үсүгә комачаулаган һәм җимеш бирүдән туктаган сабакларын, җир җиләгенең мыекларын, артык бәбәкләрне, шулай ук сынган, авыру һәм корткычлар зарарлаган сабакларны алып ташларга кирәк. Киселгән ботакларны һәм сабакларны кайсын компостка салырга, кайсын яндырырга була, әлбәттә, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәп.

Сабан культураларыннан соң бушаган түтәлләргә сидерат чәчәргә кирәк, чөнки туфрак буш калырга тиеш түгел. Сентябрь ахырыннан октябрь башларына кадәр уҗым арышы яки бодае, рапс, вика, фацелия чәчәргә була. Сары һәм ак горчица бик тиз үсә, аны да сидерат сыйфатында кулланырга була. Ноябрь ахырларына салкыннарга чыдам яшел масса барлыкка киләчәк. Горчицаны сөреп чыгарга өлгермәсәгез, ул кар тоту, туфракны чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм гөмбәчек инфекцияләреннән тазарту өчен хезмәт итәчәк.

Сидератлар ни өчен кирәк? Алар чәчелгәндә участоклар тыгызланмый, анда суалчаннар барлыкка килә, туфрак та артык кипми.

Шулай ук салкыннарга чыдам культураларны (сарымсак, кыяклы суган һ.б.) чәчү өчен түтәлләр әзерләргә кирәк: утыртырга 2-3 атна кала ашлама кертергә, йомшартырга, һәм тигезләп чыгарга. Туфрак туңганчы аларның тамыр системасы ныгырга, әмма шытымнары чыгып өлгермәскә тиеш. Сарымсакны сентябрьнең ахырыннан алып 15 октябрьгә кадәр утыртырга кирәк, кыяклы суганны бераз соңрак.

Барлык ике яшьтән артык җиләк-җимеш культураларын көздән кискәләргә кирәк. Аларны да кышлауга әзерләү зарур. Октябрьдә кәүсәләрен аклагыз, бу аларны язгы кояш кызуыннан һәм ярылудан саклаячак. Бу чараны кар эреп беткәннән соң башкарганда, файдасы булмаячак.

Көзен бакчачылар алдында тагын бер мөһим мәсьәлә тора – су сибәргәме-сипмәскәме. Моны мотлак эшләргә кирәк дип исәплим, октябрьнең икенче яртысында һәм күпләп: бер агачака – 20-30 чиләк, кура җиләге, крыжовник, карлыганның 1 кв. метрына 2-3 чиләк.

Гадәттә тамыр ситемасы агач ябалдашы кадәре мәйданны били, шуңа да аның төбендәге туфракны фосфор-калий ашламасы яки 1 кв. метрга 40-50 грамм исәбеннән көл белән ашларга, аннары, җир катламын күтәрми генә, сәнәк белән йомшартырга кирәк. Шушы ук процедураны слива, чия төбендә дә эшләргә мөмкин, ә менә сырганак төбендәге туфракка тимәү яхшырак, чөнки аның тамыр системасы туфрак өслегендә диярлек урнашкан.

Корткычлар белән көрәшне дә көздән үк кайгыртырга кирәк. Җимеш агачларына тозаклар куегыз, мумияләнгән җиләк-җимешләрне җыегыз һәм яндырыгыз. Ябалдашны, яфракларны, үсемлек астындагы туфракны 3-5 процентлы концентрацияләнгән мочевина эремәсе белән эшкәртү дә яхшы нәтиҗә бирә. Аңа фунгицид һәм инсектицид кушарга мөмкин. Бу вакытта җиләк-җимеш агачлары ял итү стадиясендә була, шуңа да эшкәртүнең зыяны юк.

Кура җиләген дә шулай ук ашларга, быелгы ботакларын 120-150 см озынлыкта калдырып кисәргә һәм шпалераларга бәйләргә кирәк.

Участоктагы туфракны эшкәртү буенча бакчачылар арасында бәхәсләр күп. Берәүләр бу эшне яз көне эшләргә кирәк ди, икенчеләре көздән ди, кемдер аны туфрак саклагыч, нуль системасы буенча эшли, ә кемдер – җирнең өске катламын әйләндереп салып казый. Мин, һәр культурага, аның биологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, аерым игътибар итәргә кирәк дип саныйм. Нуль системасы ярдәмендә эшкәртү яхшы нәтиҗә бирә, тик туфракның тыгызланып китүен булдырмаска кирәк. Шулай ук нинди чүп үләннәренең сезнең участокны яратуын да, туфракның механик составын һәм структурасын, уңдырышлылыгын да исәпкә алырга кирәк.

Су эрозиясе барлыкка килүгә юл куймагыз. Әгәр яз көне сезнең участокны кар сулары баса икән, көзен туфракка тотынмау яхшырак, чөнки гумусның яки җирнең файдалы катламын юдырту куркынычы бар. Җирдә тамырчыбык чүп үләннәре (эт эчәге, билчән, сарут) булса, участокта фрезаны кулланмау яхшырак булыр.

Елдан-ел кимерүчеләр саны арта. Бакча үсентеләре тычканнардан гына түгел, ә куяннар һәм әрләннәрдән дә каза күрә. Аларның санын контрольдә тотарга кирәк – капканнар, агулы ризыклар, куркытучы исле әйберләр (мәсәлән креолин) кулланырга кирәк.

Түбән температуралардан туфракны ярылудан саклау өчен, көз көне барлык чәчүлекләрне тирес, компост, ылыс һәм башка кул астындагы материаллар белән мүлчәләү мөһим.

КЫШКЫЛЫККА САКЛЫЙБЫЗ

Һава торышы көйсезләнүгә карамастан, бакчачыларга зарланыр урын юк – быел уңыш ярыйсы гына. Ә менә аны ничек сакларга? Киптерелгән, туңдырылган, консервацияләнгән яшелчә-җимешләр булса да, үзеңнең бакчаңда үскән уңышны кыш көне дә ашыйсы килә бит әле. Бу бик катлаулы, әмма булдыра ала торган мәсьәлә.

Бер генә хуҗабикә дә аннан башка аш-су әзерли алмаган культураларны санап үтик әле. Иң элек, бу суган һәм сарымсак. Хәзер инде алар түтәлләрдән җыеп алынган, өлгертү һәм киптерү эшләре тәмамланып килә. Саклауга нык өлгергән, уртача зурлыктагыларын гына алыгыз, калганнарын эшкәртегез.

Суганны һәм сарымсакны +10-+15 градуслы температурада тартмаларда, челтәр капчыкларда яки үреп сакларга кирәк. Саклау урынында югары дымлылыкны һәм температура үзгәрүен булдырмау мөһим. Күп кенә хуҗабикәләребез сарымсакны өч литрлы банкаларда тоз сибеп яисә үсемлек мае салып саклый. Капкачлар белән япмау яхшырак, моның өчен чүпрәк яисә кәгазь материал кулланырга кирәк.

Безнең өчен икенче мөһим культура – ул бәрәңге. Быел бу культураны чәчү һәм үстерү шартлары үзенчәлекле булды. Язын суык һәм дымлы, июльдә эссе һәм коры, августта – дымлы һәм җылы. Кайбер сорт бәрәңгеләрендә үсентеләр барлыкка килде. Яңадан барлыкка килгән бүлбеләрнең өлгерүен көтү файдасыз. Бәрәңгене казырга 5-6 көн кала яшел сабакларын алып ташлагыз. Бүлбеләрне шунда ук кар базына яисә подвалга салырга ашыкмагыз. Зур булмаган өемнәр ясап ачык караңгы урында бераз ятып торсыннар. Бу вакыта авыру бүлбеләр күренеп, тазаларыннан аерырга мөмкин булачак. Ашар өчен яшелләнгән бәрәңгеләрне калдырмагыз, алар орлыкка ярый. Бәрәңгене 0дән +4 градускача температурада әрҗәләрдә яки бүтән җилләтелә торган савытта сакларга мөмкин. Гөмбәчек авыруыннан саклау өчен бүлбеләрне агач көле белән (1 центнерга 100-150 грамм исәбеннән ) эшкәртергә була.

Кишер һәм кызыл чөгендер. Бу культуралар беренче кырау сугуга кадәр түтәлләрдә кала. Су сибүне киметергә кирәк. Тамыразыклар тыгыз булырга, шул ук вакытта ярылмаска тиеш. Җыеп алганда сабакларын ипләп алып ташлагыз, яшелчәләрне бер-берсенә бәрмәгез. Кишерне тартмаларда бераз дымландырылган комда сакларга була.

Кабак. Аның табигый өлгерүен көтегез, әгәрдә өлгереп җитмәсә караңгы җылы урынга куеп өлгертегез. Кабакны җиңелчә кырау төшкәннән соң җыеп алу яхшырак, аны коры кар базында сакларга кирәк.

Җиләк культуралары озак сакланмый, шуның өчен аларны кышкылыкка туңдыру яхшырак.

Ә менә кышкы сорт алмалар һәм грушалар яхшы саклана. Әгәр дә алар барыбер чересә, димәк, хата җибәргәнсез: җимешләрне биологик өлгерү фазасыннан алда өзеп алгансыз яки агачтан кагып төшергәнсез. Исегездә тотыгыз: җимешләрне орлыклары аксыл-көрән төскә кергәч кенә, перчатка киеп, һәрберсен аерым, бәрми-сукмый, җыеп алыгыз. Җиләк-җимешләр сабы белән өскә каратып, бер-берсенә тигезми сакланырга тиеш, моның өчен кәгазь яисә агач чүбе кулланырга була. Температура режимын (+6-+8 градус) һәм дымлылыкны (75-80 процент) саклау мотлак.

Читайте нас: