Без георгин дип атарга күнеккән чәчкәнең исеме - дәлия. Бигрәк матур исем, ә чәчкәләре - искиткеч !
Күп кеше дәлияләрне үстерергә авырсына,чөнки аларны көз казып алып, кыш кайдадыр сакларга кирәк, ә яз тагын бакчага чыгарып утыртырга ... Чәчкәләренең гомере дә бигрәк кыска - август аеннан беренче кырауга кадәр генә. Дәлияләргә гашыйкларны бу эшләр барыбер куркытмый. Шул чәчкәләргә карыйсың да, тәбигатьнең шундый матурлык тудырганына хәйран каласың.
Георгиннар ачык кояшлы урын ярата. Сентябрь аенда төпләрен балчык белән күмеп чыгарга кирәк,чөнки кайчан кырау төшәсен белеп булмый. Әгәр чәчкәләре озаграк сөендерсен дисәгез,төнгелеккә лутрасил белән капларга була.
Беренче кырау белән үк яфраклары карая. Төбеннән 10 - 15см калдырып, сабакларын кисәргә ,ә төпләрен күмеп чыгарга кирәк.Көннәр җылы торса, шул килеш атна - ун көн утырсыннар. Шушы вакыт эчендә бүлбеләрдә крахмал арта һәм кабыклары калыная. Бу , кышны уңышлы чыгар өчен мөһим.
Казып алуны аяз көнне башкарырга кирәк. Туфрагыннан ,вак тамырларыннан һәм иске бәрәңгеләреннән чистартып, көн буе кояш астында киптергәннән соң саклау урыннарына ( базга ) куярга да була. Сабак эчендә су калмасын.
Бәрәңгеләрен опилкага күмеп тә, болай гына да сакларга була.
Саклый торган урында 2 - 6 ° җылы һәм 60 - 70 % дымлылык булырга тиеш.
Георгиннан сюрприз ясарга да яраталар : көздән бер төрле төслене саклауга куеп, икенче җәйгә бөтенләй икенче төсле чәчкәләр атарга мөмкин. Аталанамы, серкәләнәме алар - ныклап кына аңлаткан мәгълүмәт тапмадым.
Артык мәшәкатьсез генә берьеллык дәлияләр үстерергә дә була. Орлыкларын да апрель аенда чәчсәң, августта чәчкә аталар.
Георгин коллекциясен баетырга теләүчеләр өчен киңәш : март аенда чәчкән орлыклардан үскән дәлияләрне күпьеллыкка әйләндерергә була. Алар көзгә бәләкәй генә булса да тамыр үстерә. Шуларны казып , сабаклары белән бергә кисеп алып, базга куегыз.
Әгәр кипмәй генә кышны чыксалар, җәйгә чәчкә атып, сезне сөендерерләр.
Онытмагыз, дәлияләр сюрприз ясарга яраталар.