Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БАКЧАЧЫ ПОЧМАГЫ
30 гыйнвар 2021, 15:30

ПЕТУНИЯ ЧӘЧӘРГӘ ВАКЫТ

Бакча яме булган бу матур чәчәкләрне кем генә яратмый икән?

Иң матур чәчәкләрнең берсе саналган петунияне карга да чәчәргә мөмкин. Моның өчен иң элек банкага тутырылган туфрак өстенә урамнан алып кергән карны тыгызлап салырга кирәк.

Шуның өстенә петуния орлыгы сибәбез. Кар эрегәч, орлыклар туфракка төшә. Суны сиптергеч ярдәмендә генә сибү киңәш ителә. Банканың өстен пыяла белән каплыйбыз да шытып чыкканчы көтәбез. Ара-тирә пыяланы күтәреп, банканы җилләтеп алырга да кирәк. Андагы парны сөртеп алырга да онытмагыз.

Читайте нас: