Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БАКЧАЧЫ ПОЧМАГЫ
13 февраль 2021, 14:00

ФЕВРАЛЬ. КОЯШ НЫГРАК ҖЫЛЫТА

Тәҗрибәләре булмаган күп кенә бакчачылар февральдә участокта бер эш тә юк дип исәпли. Ләкин нәкъ менә әлеге вакытта бакча, тере организм сыман, язга әзерләнә башлый. Бу вакытта кояш сизелерелек ныграк җылыта башлый. Кар туплау бара, ә бу исә барлык утыртмалар өчен бик яхшы дым чыганагы.

Тәҗрибәләре булмаган күп кенә бакчачылар февральдә участокта бер эш тә юк дип исәпли. Ләкин нәкъ менә әлеге вакытта бакча, тере организм сыман, язга әзерләнә башлый. Бу вакытта кояш сизелерелек ныграк җылыта башлый. Кар туплау бара, ә бу исә барлык утыртмалар өчен бик яхшы дым чыганагы.

Кояш – ул бәрәкәт, тик нәкъ февральдә, бигрәк тә ай ахырына таба, җимеш агачлары пешү алырга мөмкин, нәтиҗәдә кайрыда ярылулар барлыкка килә. Андый “яраларны” мотлак дәваларга кирәк, моның өчен кибетләрдә махсус пасталар сатыла. Сыналган саклау ысулы – агарту. Әгәр моны көздән үк эшләп өлгермәгәнсез икән, хәзер болай итәргә була: агач тирәли карны тазартырга да, кәүсәне ак кәгазь (буй-буй киселгән булса җайлырак) белән урарга кирәк, аннары беркетеп куярга һәм янә кар белән күмдерергә, тычканнар үтеп кереп кайрыны кимермәсен өчен, карны яхшылап таптарга кирәк.

Һава температурасы кинәт үзгәреп торганда кайры кубарга мөмкин. Мондый урыннарны кайвакыт күз белән күреп тә булмый. Зур булмаган агач чүкеш алып кәүсәгә җиңелчә суккалап чыгыгыз. Тонык тавыш чыккан урын туры килсә, димәк анда кайры куба башлаган. Аны киң эшләпәле кадаклар белән кагып куегыз – язын ул төзәләчәк. Бу эшне март аенда да эшләргә ярый, чөнки көчле салкыннар үткән була, ә җылы көннәр тагын да арта.

Әгәр тышта плюслы температуралар тора икән, бу корткычларның һәм авыру кузгатучыларның активлашуы өчен уңайлы шартлар. Барлык агачларны һәм куакларны игътибар белән карап чыгыгыз. Кипкән яфраклар яки көздән калган җимешләрне күрсәгез, өзеп алыгыз һәм юк итегез, чөнки аларда корткычлар һәм зарарлы споралар кышларга мөмкин. Ботаклар очындагы бөреләргә игътибар итегез: анда кара төстәге ялтыр нокталар күреп калсагыз, димәк, язын монда гөблә (тля), кызыл нокталар булса – талпаннар, көрән нокталар күренсә, борча үрчиячәк. Карадыгызмы? Язын эшкәртү өчен әледән үк нинди препарат сатып алырга кирәклеген хәзер беләсез инде (мәсәлән, гөмбәчек авыруларына каршы фунгицидлар кирәк булачак).

Февраль – ул чәчүгә актив әзерләнү чоры. Рассада өчен борыч, баклажан утыртырга вакыт. Томатларның иртә уңышын алырга яратканнар, шулай ук эшкә тотынса була.

Шытучанлыгын тиз югалта торган материал алмас өчен, орлыклар сатып алганда, аларның җитештерү һәм сату срогына игътибар итегез. Гадәттә бу исле орлыклар – кишер, укроп, орлыклык суганы.

Февральнең икенче яртысында – мартның беренче ункөнлегендә бәрәңге орлыгы турында кайгырта башларга вакыт. Аны якты төшкән җылы урынга урнаштырырга кирәк. Мондый шартларда бәрәңге шыта, бүлбеләр тыгызлана, яшькелт төскә керә. Безнең җирлектә әзерләнгән бәрәңге орлыгын апрель ахырында май башларында утыртырга була.

Орлык суганын сатып алганда да игътибарлы булыгыз. Ул кыйммәт, шуңа да гади орлыкны, мәсәлән, Голландия орлыгы (аның килограммы 300 сум тора) дип саткан алдакчыларга туры килмәү мөһим. Иң яхшы суган орлыгы диаметрда 15 миллиметрдан да кимрәк булырга тиеш түгел, ә суган бер башлымы әллә берничәме икәнлеген ничек билгеләргә без гәзитнең 2020 ел 18 декабрьдән санында сөйләгән идек.

П.АРТАМОНОВ.

Фото: pexels.com

Читайте нас: