Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БАКЧАЧЫ ПОЧМАГЫ
20 март 2021, 12:00

ПЕТУНИЯНЕ НИЧЕК ҮРЧЕТЕРГӘ?

Петуниянең очын өзгән саен ул тармаклана, киселгән ботакларны тамырландырып, яңа үсенте ясарга була.

Үрчетү өчен петунияне иртә чәчәргә кирәк. Очын өзгән саен ул тармаклана, киселгән ботакларны тамырландырып, яңа үсенте ясарга була. Бу ысул кыйммәтле сортларны үрчетү, орлык экономияләү өчен яхшы.

Стаканның төбен тишәргә, дренаж итеп “Агроперлит” салырга мөмкин һәм уңдырышлы туфрак тутырырга кирәк. “НВ-101” стимуляторы кушылган (1 л суга 2 тамчы) су сибәргә. Ботакча тизрәк тамырлансын өчен, “Фитоклон” геле кулланырга була. Ботакчаның асты кыйгачлап киселергә тиеш, аскы яфракларын кисеп алырга кирәк. Ботакның 2 см чамасы өлешен гельгә манып алырга һәм стаканга утыртып, өстен капларга. Кайсы петуниядән алынганын язып куярга онытмагыз. Тамырланганчы өсте ябык торырга тиеш, ул, гадәттә, бер атнадан тамыр җибәрә.

Таһирә ӘХМӘТХАНОВА.

Читайте нас: