Елның салкын чорында кошларга җылылык саклау өчен күбрәк энергия таләп ителә. Ресурсларының төп өлеше җылынуга китә, шуңа күрә югары калорияле ризыксыз кошлар җан асрап кала алмый. Бакчагызда дөрес ризык белән тулы җимлекләр торса, сез кышлаучы кошларга ярдәм итәчәксез, өстәвенә аларны бөтен сезонга үзегезгә җәлеп итәчәксез һәм сайрауларына хозурланачаксыз.
Кошлар өчен төп һәм универсаль азык – майларга бай кыздырылмаган көнбагыш. Песнәкләр һәм башка вак кошлар өчен идеаль калорияле продукт – ул тозланмаган сало. Тары ярмасы һәм солы кисәкләре ашкайнату өчен җиңел. Аеруча калорияле азык сыйфатында чикләвек кулланасыз икән, аларны вакласагыз яхшырак – кошларга чүпләве җиңелрәк булачак. Миләш, гөлҗимеш һәм балан җимешләре – карабүрекләр һәм миләш чыпчыклары өчен менә дигән табигый ризык. Бу кошлар кышкы бакчагызга ямь өстәячәк. Ә менә икмәк һәм икмәк-булка изделиеләре, баллы, тозлы һәм төрле тәмләткечләр белән ризык, шулай ук сөт продуктлары, ысланган азык кошларга һич тә файдалы түгел. Ул гына да түгел, мондый азык аларда ашкайнату белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.
Җимлекләрне дөрес урнаштыру мөһим. Аларны җирдән 1,5-2 метр биеклектә куегыз – болай эшләгәндә анда мәчеләр һәм ерткычлар үрелә алмаячак. Җимлекләргә кар тулмасын өчен ышык урын сайлагыз, мәсәлән, агач ботаклары яки түбә астында. Болай кошларга уңайлы сыеныр урын булачак. Җимлекләрне азык калдыкларыннан һәм кошлар тизәгеннән чистартып торыгыз. Бу кошларны йогышлы авырулардан саклаячак.
Кыш көне кошларга ярдәм итеп, сез аларны ел дәвамында үзегезгә җәлеп итәчәксез. Язын һәм җәен алар бакчагызны һәм уңышыгызны корткычлардан саклаячак. Кошлар даими яшәгән бакча караулы була, анда тормыш кайнап тора.
Л.Пылаева әзерләде.