Авыл тормышы
+15 °С
Облачно

Кыраулардан соң – эссе көннәр

“Күптән түгел генә булган кыраулардан соң кайбер җимеш культуралары зыян күрде, ә теплицага күчереп утыртырга өлгергән  борыч, томат, баклажан рассадасы чыдаган кебек. Хәзер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, эссе көннәр башлана, диләр, тик бит салкыннарның да кабатлануы ихтимал?” “Бакча эшләре” рубрикасын алып баручы Петр АРТАМОНОВ җавап бирә:

Кыраулардан соң – эссе көннәрКыраулардан соң – эссе көннәр
Кыраулардан соң – эссе көннәр

“Күптән түгел генә булган кыраулардан соң кайбер җимеш культуралары зыян күрде, ә теплицага күчереп утыртырга өлгергән  борыч, томат, баклажан рассадасы чыдаган кебек. Хәзер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, эссе көннәр башлана, диләр, тик бит салкыннарның да кабатлануы ихтимал?”

“Бакча эшләре” рубрикасын алып баручы Петр АРТАМОНОВ җавап бирә:

- Чыннан да, безнең җирлектә күптән түгел генә кыраулар күзәтелде, һәм кайбер бакчачылар, арытабан нәрсә булыр дип, хафага калды. Ә арытабан синоптиклар һава температурасының +25-28 градуска кадәр күтәрелүен вәгъдәли. Прогнозларга колак салырга кирәк, әмма табигатьне күзәтү, интуицияңә ышану да мөһим. Әгәр теплицада +30 градус яки аннан югарырак икән, борычлар, мәсәлән, һәлак булырга мөмкин. Япмаларны ачарга әлегә иртәрәк – һава температурасы үзгәреп торырга мөмкин. Рассадагыз пешмәсен өчен, теплицагызны известь эремәсе белән агартыгыз яки өстенә кирәкмәгән простынялар ябыгыз. Иң мөһиме – кояш нурларының эчкә чәчелеп керүе. Шулай ук теплицадагы дымлылыкны күзәтергә кирәк, әгәр анда бик нык коры икән, сулы чиләкләр утыртып куегыз. Тышта +25-28 градус булса, теплицада +40 булуын исәпкә алыгыз.

Кыраулар турында. Әгәр алар үсемлекләрегезгә тиеп өлгергән икән, аларның һәлак булуы бик ихтимал. Тын бөреләре сакланып калганнары гына исән калачак. Шуңа да агарган, аннары соры-көрән төскә кергән экземплярларны алып ташларга ашыкмагыз. Үсеш стимуляторлары белән эшкәртү рассаданы коткарырга ярдәм итәчәк, бу – “Эпин-экстра”, “Цитрон”. Халык чаралары да бик нык ярдәм итә – чүпрә яки бал эремәсе (1 литр суга 1 чәй калагы бал). Үсемлекләргә нормаль туклану тәэмин итәргә дә онытмагыз. Хәтерегездә тотыгыз: кырау төшү очрагына япма яки теплица өстенә каплаган (хәтта вакытлыча!) җылыткыч материаллар (юрган, иске җылы кием, рубероид) үсемлекләр үсеше өчен уңайлы булмаган шартлар тудырырга мөмкин – эчкә саф һава үтеп керми, яктылык җитми. Шуңа күрә иренмәгез, һава температурасын күзәтеп торыгыз, рассаданы озак ябып тотмагыз.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас