Авыл тормышы
+19 °С
Ясно

Май мәшәкатьләре

“Май – һава торышының нинди буласын төгәл генә белеп булмаган ай. Яшелчә культураларының күбесе җиргә утыртылды инде, ләкин нәрсәнедер чәчәргә иртәрәк әле. Хәзер участокта нинди эшләр башкарырга кирәк?” “Бакча эшләре” рубрикасын алып баручы П.Н.АРТАМОНОВ җавап бирә:

Май мәшәкатьләреМай мәшәкатьләре
Май мәшәкатьләре

“Май – һава торышының нинди буласын төгәл генә белеп булмаган ай. Яшелчә культураларының күбесе җиргә утыртылды инде, ләкин нәрсәнедер чәчәргә иртәрәк әле. Хәзер участокта нинди эшләр башкарырга кирәк?”

“Бакча эшләре” рубрикасын алып баручы П.Н.АРТАМОНОВ җавап бирә:

- Май ае актив бакча эшләре ае булып санала. Кыскача әйткәндә, бу, беренчедән, үсентеләрне кыраулардан саклау, икенчедән, үсемлекләрне утырту, күчереп утырту һәм үрчетү, өченчедән, культураларны корткычлардан саклау белән бәйле эшләр.

Май аенда инде күп хуҗаларның түтәлләрендә кишер, редис, чөгендер һәм яшел тәмләткечләр үсә. Ләкин кайтма суыклар төзәтеп булмаслык зыян салырга мөмкин. Салкынайткан очракта үсентеләрегезне саклау өчен чаралар күрегез. Иң гади ысул – спанбонд белән каплау.

Май ахырында кыяр, ташкабак, кабак, кукуруз, фасоль кебек җылы яратучы культураларны ачык туфракка чәчә башларга мөмкин. Халык сынамышларына ярашлы, кабак культураларын балан һәм чалмабаш чәчәк аткан вакытта чәчәргә мөмкин. Орлыклар тизрәк тишелсен өчен, чәчәр алдыннан аларны шыттырырга киңәш итәм.

Май ахырына ай башында утыртылган бәрәңге инде борын төртә. Ләкин аның белән бергә чүп үләннәре дә баш калкыта. Алар шытымнарны басып китмәсен өчен, чүп үләннәрен даими рәвештә утап торыгыз. Беренче кат утаганда җирне йомшартыгыз һәм бәрәңге төпләрен күмдерегез. Йомшарту үсемлекләрнең тамырларына һава үтеп керүен яхшыртачак, бу исә аларга үсәргә ярдәм итәчәк. Күмү нәтиҗәсендә тамыр системасы ныгыячак, туфрактан файдалы матдәләр азрак юылачак, яшел бүлбеләр саны кимиячәк.

Майның икенче яртысында көзге сарымсакны тукландыру турында кайгыртырга кирәк. Бу чорда башлар формалаша, шуңа күрә хәзерге вакытта культурага күп кенә туклыклы матдәләр, бигрәк тә фосфор һәм калий таләп ителә. Сарымсакны түбәндәге органик-минераль состав белән тукландырырга була: бер чиләк суга тавык тизәге (0,5 л) яки сыер тизәге (1 л) салып болгатыгыз, 1 аш кашыгы суперфосфат өстәгез, болгатыгыз һәм түтәлләрне эшкәртегез.

Май ахырында кышка калдыру өчен кишернең соң өлгерә торган сортларын чәчә башларга киңәш ителә. Кишерне берничә атна дәвамында, 20 июньгә кадәр чәчәргә була. Әйткәндәй, соңрак чәчкәндә, аңа кишер чебененең зыян салу ихтималы бик аз.

Май ахырында җылылык яратучы яшел культуралар – базилик, эстрагон, тимьян һәм башка тәмләткеч үләннәр чәчәргә була.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас