Авыл тормышы
+13 °С
Облачно

Үлән бете үзе генә килми

“Карлыганның яфраклары бөтерелә башлады. Димәк, үлән бете (тля) төшкән? “Химия” кулланасым килми иде. Үлән бетенә каршы нинди ышанычлы халык чаралары бар икән?” “Бакча эшләре” рубрикасын алып баручы Петр АРТАМОНОВ җавап бирә:

Үлән бете үзе генә килмиҮлән бете үзе генә килми
Үлән бете үзе генә килми

“Карлыганның яфраклары бөтерелә башлады. Димәк, үлән бете төшкән? “Химия” кулланасым килми иде. Үлән бетенә каршы нинди ышанычлы халык чаралары бар икән?”

“Бакча эшләре” рубрикасын алып баручы Петр АРТАМОНОВ җавап бирә:

- Үлән бете (гөблә) – карлыганның төп дошманнарының берсе. Ул яфраклардагы сутны суыра һәм үсентеләрне зәгыйфьләндерә. Нәтиҗәдә үсемлек начар үсешә, бу уңышны югалтуга китерә, һәм бу елда гына түгел, киләсе сезонда да. Гөбләдән котылуның берничә ысулы бар.

Механик ысул бөтерелгән яфракларны һәм үсентеләрнең кабарып торган очларын алып ташлаудан гыйбарәт. Сәламәт өлешен дә эләктереп кисәргә һәм шунда ук юк итәргә (яндырырга яки калын пакетка җыя барырга) кирәк, чөнки анда ана корткычлар яшеренгән була. Халык чараларына (уңыш җыйган вакытта хәвефсез) керәләр: сабынлы-содалы эремә (10 литр суга 50 г аш содасы, 40-50 г кер сабыны яки яшел сабын), көлле-сабынлы төнәтмә (300-400 г көлгә кайнар су коярга, бер тәүлек тотарга, кыргычтан үткәрелгән сабын өстәргә һәм 10 литр булганчы су өстәргә), сарымсак төнәтмәсе (200-300 г вакланган сарымсакны бер чиләк суда бер тәүлек тотарга, аннан соң сөзәргә һәм 30-40 г сабын кушарга), нашатырьлы спирт (10 л суга 2 аш кашыгы).

Химик препаратлар катгый чәчәк атканчы яки уңыш җыеп алынгач кулланыла! Бу системалы инсектицидлар – “Актара”, “Конфидор Макси”, “Танрек”, контактлылар – “Искра Золотая”, “Кинмикс”, “Карбофос”. Химикатлар белән коры, җилсез һәм болытлы (яңгырлы түгел) көнне эшкәртәләр. Саклану чаралары (перчаткалар, битлек) куллану мотлак!

Профилактика. Гөблә бик сирәк үзе генә килә. Аны ешрак кырмыскалар тарата, алар гөбләдән соң калган баллы бүлендек белән туклана. Куакларыгызны кырмыскалардан саклагыз: кәүсәләрдә “ловчий пояс”лар яки җилемле боҗралар кулланыгыз. Гөблә йомыркаларын юк итү өчен иртә яз белән (бөреләр ачылганчы) карлыган куакларына лейкадан кайнар су (якынча 80 градуслы) коючылар бик дөрес эшли.

Карлыганны үлән бетеннән сакларга гади генә ысуллар да ярдәм итә, мәсәлән, хуш исләре белән корткычларны куркытучы үсемлекләр (лаванда, меңъяфрак, тырнак гөле, сарымсак) утырту.  

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас