

“Кайбер бакча культуралары чери башлады. Эшкәртүнең файдасы юк, чөнки көн саен диярлек яңгыр ява. Уңышны югалтмас өчен, нишләргә?”
“Бакча эшләре” рубрикасын алып баручы Петр АРТАМОНОВ җавап бирә:
- Чыннан да, быелгы җәй һава шартлары буенча яшелчә үстерү өчен бик үк уңайлы түгел. Туфрак чамадан артык дымлы булу сәбәпле, сарымсакның тамыр системасы үсешә башлады һәм аны инде җыеп алырга кирәк. Җыйганда зыян китермәс өчен сарымсакны йолкырга түгел, ә казып алырга кирәк. Кыярга артык дымлылык комачауламый, быел бу культура яхшы гына уңды. Әмма аларга да игътибар бүләргә кирәк – уңышны вакытында җыеп торырга, җилләтергә (әгәр япма астында яки теплицада булса), җилдән сакларга.
Томатларда артык дымның йогынтысы сизелә – фитофтороз башланды. Уңышны тулысынча юкка чыгарырга сәләтле бу авыру белән ничек көрәшергә икәнен без күп тапкыр яздык. Алымнар үзгәрешсез кала: тамырларны һавага баету өчен туфракны даими рәвештә йомшартып торырга, чүп үләннәре белән көрәшергә, яфраклар һәм җимешләр юеш туфракка тиеп тормасын өчен томатның сабакларын күтәрергә кирәк (бу кыярларга да кагыла). Ихтыяҗ булганда үсемлекләрне гөмбәчек авыруларыннан саклый торган фунгицидлы препаратлар кулланыгыз.
Яңгырлы җәйдә кәбестәнең төп дошманы – лайлач әкәм-төкәмнәр. Алар зыян салмасын өчен, үсемлекләр төбен даими рәвештә утап һәм йомшартып торыгыз. Хәл кискенләшсә, инсектицидлар кулланырга туры киләчәк. Ләкин, үсентеләргә тагын да күбрәк зыян салмас өчен, иң элек инструкцияне өйрәнегез. Шунысы да мөһим: эшкәртүне иртән яки кич башкарырга кирәк, ә яңгыр алдыннан яки аннан соң ук түгел. “Химия” куллану өчен синоптиклар фаразларын игътибар белән күзәтегез.



