

- Бәрәңгене казырга иртәрәк әле, чөнки сабаклардан туклыклы матдәләр бүлбеләргә һаман да күчә. Сабаклары кибеп, авышып бетсә дә, уңышны җыеп алырга ашыкмагыз. Гөмбәчек (фитофтороз), бактериаль авырулар (төрле черекләр) бүлбеләргә үтеп кермәсен өчен, кипкән сабакларны җыеп алыгыз (төп өстендә 10-15 см озынлыкта калдырып). Бәрәңге җирдә кимендә тагын 2-3 атна ятсын. Бу вакытта бүлбеләр инде үсмәячәк, әмма ныгыячак, кабыгы да тыгызланачак. Зарарланган сабакларны һәм черек бәрәңгене компост чокырына салырга ярамый, аларны участоктан чыгарырга кирәк.
Мондый агроысул сәламәт бәрәңге өчен дә кирәк. Августның өченче ункөнлегендә сабакларны җыеп алабыз һәм сентябрь башларында казый башлыйбыз.
Җыеп алган уңышны кояшта яки яктыда тотарга ярамый, чөнки бүлбеләр яшелләнергә мөмкин, бу аларда табигый агулы матдә – соланин барлыкка килүен аңлата. Яңа бәрәңгене алу белән күләгәле урынга, япма астына урнаштырыгыз. 20-24 көннән булган бөтен авырулар да күренәчәк, сез аларны уңышны сортларга аерганда күрәчәксез. Бәрәңге үскән участокны зарарсызландырырга онытмагыз. Моның өчен агач көле яки известь (пушонка) кулланыгыз.
Мөһим: саклау өчен фәкать сәламәт, зарарланмаган, яньчелмәгән бүлбеләрне сайлагыз. Әлеге таләпләргә җавап бирмәгәннәрен тәү чиратта кулланып бетерегез.
Гомуми массага зарарланган экземплярлар эләккән икән, шул ук агач көле авыру таралудан саклаячак. Тәҗрибәле хуҗалар алдан ук әзерләнгән яшелчә саклагычка салыр алдыннан бәрәңгене шушы көл белән эшкәртәләр.