

Уңышны җыеп алгач, сынган һәм корыган, шулай ук ябалдашны куелатып торган һәм җимешләргә өлгерергә комачаулаган вертикаль ботакларны кисеп алыгыз. Киселгән урын 2-3 сантиметрдан киңрәк булганда “РанНет” пастасы яки бакча сумаласы белән сылагыз, ә инструментны спирт яки хлоргексидин белән сөртегез. Кисеп алган ботакларны киптерергә һәм яндырырга кирәк, ә көлне ашлама буларак кулланырга мөмкин.
Агачта калган кипкән алмаларны алыгыз, агач төбенә коелган җимешләрне һәм яфракларны җыегыз – болар барысы да инфекция чыганагы. Чиста яфракларны компостка салырга була, ә паршалы яки куныклы, таплыларын зарарланган җимешләр белән бергә участоктан чыгарырга кирәк.
Һава торышы коры булса, августта алмагачка су сибәргә кирәк: яшь агачка – 40-50 литр, җимеш бирә торган агачка – 80-120 литр. Бер урынга, кәүсә төбенә генә агызмагыз, чөнки тамырлар читкә таралган була. Быел август дымлы булды, шуңа күрә су сипмәскә яки аның күләмен киметергә мөмкин. Ләкин октябрьнең икенче яртысында дым җитмәгән очракта, алмагачка су сибәргә туры киләчәк. Бу тамырларны өшүдән саклаячак.
Ашламаны дымлы туфракка кертергә кирәк: кәүсә тирәли һәр квадрат метрга 30-40 г суперфосфат һәм 20-25 г калий сульфаты сибегез. Бераз күмдерегез дә, өстенә су сибегез. Августта тирес һәм тавык тизәге кертергә ярамый, аларда азот бик күп, ул ботаклар үсүгә китерергә мөмкин. Ашлама сыйфатында иләнгән агач көле кулланырга була: 1 кв. метрга 200-300 г. Онытмагыз: көлне суперфосфат белән бер үк көнне кертү киңәш ителми.
Ашлама керткәннән соң, тамырларга кагылмыйча, сәнәк белән өске 5-8 см катлам туфракны сак кына йомшартыгыз. 5-7 см калынлыкта компост яисә черемә салып чыгыгыз. Кәүсәдән 10-15 см чигенегез, чөнки кышын агач төбендәге юеш валик, файдага караганда, күбрәк зыян китерәчәк.
Гөмбәчек һәм бактериаль авыруларны профилактикалау максатында җимеш агачларын 6-7 процентлы карбамид эремәсе белән эшкәртегез. Яфракларга, ботакларга, кәүсәгә һәм агач тирәсендәге туфракка сибеп, астан өскә таба эшкәртергә кирәк. Фунгицидлар (мәсәлән, тимер купоросы) белән мавыкмагыз, чөнки алар туфракта туплана һәм җимешләргә эләгә.
Һәм соңгысы. Салкыннарга кадәр кәүсәне йомшак щетка белән чистартыгыз һәм агартыгыз. Бу ысул җимеш агачын февраль-март айларында пе-шүдән һәм кабык ярылудан сак-
лаячак. Кимерүчеләрдән (куяннар һәм тычканнар) саклау өчен яшь агачларны челтәр белән урагыз.
“Бакча эшләре” рубрикасын алып баручы П. АРТАМОНОВ.
Л. СӘЙФЕТДИНОВА фотосы.