Быел декабрь аенда безнең гәзит үзенең 90 яшен билгеләячәк, бит аның беренче саны 1930 елда чыккан. Ул чакта гәзит “За пятилетку” дип аталган һәм ВКП(б)ның Стәрлетамак райкомы һәм район башкарма комитеты басма органы булган. Шулай итеп бүген “Безнең гәзиткә – 90 яшь” рубрикасын башлыйбыз.
“Районка”га күп еллар буе хезмәт иткән кешеләрнең берсе – Мәүсилә Фәррах кызы Хөсәенова. Төгәлрәк итеп әйтсәк, гәзит эшенә ул 44 ел гомерен багышлаган. Аның белән очрашкач, шул дәвердәге хатирәләре белән уртаклашуын сорадык.
- Мин 1965 елда рус теленнән татар теленә тәрҗемәче булып эшли башладым. Редакция ул чакта Тынычлык урамында нарсуд янындагы (хәзер ул юк инде) ике катлы бинада урнашкан иде. Ул вакытта коллективка үз эшенә мөкиббән киткән, журналистларга иҗат итү өчен барлык шартларны булдырган Сабир Фазылҗан улы Усманов җитәкчелек итте, - дип искә ала Мәүсилә Фәррах кызы.
Ул мәлләрдә яшь кенә ханым редакция эше аның гомерлек юлдашы булыр дип башына да китермәгәндер, мөгаен. Белеме буенча педагог буларак, ул бераз мәктәптә һәм халык мәгарифе бүлегендә дә эшләргә өлгерә. Күрәсең, бу эшне үз итүенең сере туган телгә булган мәхәббәттә генә түгел, ә гәзит редакциясендә хакимлек иткән иҗади атмосферада булгандыр.
- 1960 нчы елларда дубляж гәзит буенча редактор урынбасары булып Кәбир Мөхәммәтшәрип улы Акбашев (драматург һәм язучы) эшләде. Соңыдан ул радиога күчте, Стәрлетамак язучылар оешмасының җаваплы секретаре булды. Шулай ук монда күп еллар буе Тәслия Гобәйдулла кызы Йосыпова, Мөнҗия Ислам кызы Исмәгыйлева, Рәмия Шәмси кызы Вәлиева, Зәкия Барый кызы Гайсина ару-талуны белми эшләде.
Элек гәзит район тормышы, урындагы үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүче бердәнбер чыганак иде. Гәзиткә язылучылар һәм соңгы битенә кадәр яратып укучылар да күп иде. Безнең тәрҗемәчеләр туган телнең матурлыгын күрсәтергә, авторлар язганның мәгънәсен һәм стилен үзгәртми генә укучыга җиткерергә тырышты. Ә бит тәрҗемә бик катлаулы процесс, әзер материалдагы сүзләрне теге яки бу телгә күчереп кую гына түгел, монда телне югары кимәлдә белү, иҗади фикерләү зарур, чөнки турыдан-туры тәрҗемә иткән вакытта җөмләнең мәгънәсе югалырга мөмкин. Шуңа да журналистларның текстларын тәрҗемә итү бик җиңел эш түгел. Әйткәндәй, татар гәзитендә эшләүчеләр материалларны беренче булып укый һәм бәя бирә, төзәтмәләр кертә иде.
- Ул чорда әледән-әле гәзиткә күзәтү ясала, гадәттә журналистлар чиратлап үз фикерләрен белдерә иде. Фикер алышуда без дә катнаштык. Бу эш барыбызга да, бигрәк тә яңа эшли башлаган хәбәрчеләр өчен файдалы иде, - ди Мәүсилә Фәррах кызы. Сүз уңаеннан ул һөнәрманнарны, район матбугатының алтын каурый каләмнәрен искә алды. Район гәзите белән электән дус булганнар “Коммунизм байрагы” (ул чорда шулай атала иде) гәзитендәге Рәис Маннан улы Аккуловның язмаларын хәтерлидер, мөгаен. Ул фельетоннарны да, тәнкыйть мәкаләләрне дә оста язган. Әңгәмәдәшем аның турында менә нәрсә ди: “Рәис Кәбир Акбашевтан соң дубляж буенча редактор урынбасары булды, ул рус теле кебек үк татар телен дә бик яхшы белә иде. Махсус белеме булмауга карамастан, ул менә дигән яза һәм аңа хәтта каралама да кирәкми иде. Аккуловка бу сәләт тумыштан бирелгән иде”. Хезмәттәшләре һәм гәзит укучылар бу журналист-легенданы шундый итеп истә калдырды. Тик арабыздан бик иртә китте шул...
Мәүсилә Фәррах кызы сүз остазлары - “ас”лар белән эшләгәне өчен язмышына бик тә рәхмәтле. “Геннадий Константинович Елисеев авыл хуҗалыгын яхшы белгән акыллы кеше иде, Анна Михайловна Привалова – безнең җаваплы сәркәтип иде, таләпчән, үз эшен җиренә җиткереп башкара иде. Николай Леонтьевич Леонтьевның дикъкатьле, төгәл булуы безне куандыра иде. “ Әдәбият һәм сәнгать” рубрикасын да ул башлап җибәрде, яшь авторларның язмаларына көчен дә, вакытын да жәлләми иде ул... С.Ф.Усмановтан соң мөхәррир булып Георгий Васильевич Фёдоров килде. Аның коллективта әйбәт, дустанә мөнәсәбәт урнаштыруы ихтирамга лаек... Соңрак коллективыбызга Виктор Леонидовитч Назаров кушылды, крайны өйрәнү темасына бик шәп материаллар яза иде. Районыбыз горурлыгы иде алар, кызганычка, арабызда алар юк инде хәзер, якты истәлек кенә калды...”.
Совет власте заманында журналистлар задание буенча районнарга 2-3 көнгә чыгып китәләр иде, бер көндә барын да белеп тә, язып та булмаганын алар яхшы аңлый иде. Шул ук вакытта совет власте елларында рәсми материаллар, партия съездлары карарлары күп бастырыла иде, аларны радио аша тыңлап, язып алып бастыралар иде.
- Редакциядә ул вакытта тормыш “кайнап” торды,- дип дәвам итә Мәүсилә Фәррах кызы,- һәр иртә редакциягә партия райкомыннан, авыл хуҗалыгы идарәсеннән хезмәткәрләр җыела, алар шулай ук гәзит номерларын тикшерүдә катнаша иде. Еш кына бездә партия райкомы беренче секретаре Ф.И.Машкинны, район матбугатына кураторлык иткән Р.С.Хафизованы күрергә була иде. Авыл хәбәрчеләре мәктәбе актив эшләп килде, барысы да җаваплы, намуслы булды. Мәсәлән, гәзит чыгаручыларга, корректорларга кайвакыт төнгә кадәр, гәзит полосалары чыкмыйча, кул куймыйча, эштән китү юк иде. Зарланмый идек. Дәртләнеп эшләдек. Республикада безнең гәзит иң яхшыларның берсе саналуы юкка түгел.
2009 елдан хезмәт ветераны М.Ф.Хөсәенова лаеклы ялда (ике ел элек 80 яшен билгеләде), ләкин әйбәт традицияләрне дәвам иткән редакция, район тормышы турында яңалыклар белән кызыксынып тора. Мәүсилә ханым сөйләгәннәр, хәзер басмабызның тарих сәхифәләре, гәзит райондашларыбызга, укучыларына кешеләр турында язуын дәвам итә. Заманча шартларда да гәзит үзенең укучыларын шатландыруын дәвам итсен иде, дип телисе килә. Арабызда интернеттан караганчы кәгазьдә басылганын кулына алып укыган гәзит укучыларыбыз байтак.
Фото редакция архивыннан алынды.
Авыл хәбәрчеләре штабы утырышы (уртада Г.К.Елисеев). 1975 ел.