Барлык яңалыклар
БЕЗНЕҢ ГӘЗИТКӘ - 90 ЯШЬ
13 ноябрь 2020, 14:05

“МИН ҮЗ ЭШЕМНЕ ЯРАТТЫМ”

Безнең редакциядә озак еллар нәтиҗәле эшләгән, төгәлрәк әйткәндә, авыл кешеләре өчен татар телендә “Авыл тормышы” гәзитен чыгарган кешеләр арасында – Мөнҗия Ислам кызы Исмәгыйлева.

Безнең редакциядә озак еллар нәтиҗәле эшләгән, төгәлрәк әйткәндә, авыл кешеләре өчен татар телендә “Авыл тормышы” гәзитен чыгарган кешеләр арасында – Мөнҗия Ислам кызы Исмәгыйлева. Ул хаклы ялда, һәм үзенең 83 яшендә яшьлеге, яраткан эше һәм якын кешеләренә әверелгән хезмәттәшләре турында хәтерләтүче фотосурәтләрне альбомнарында саклый. Без аның белән гәзит юбилее уңаеннан үткәннәрне, коллегаларны (кызганычка, күпләре үзләре турында якты истәлек калдырып арабыздан китеп барды) искә алу өчен очраштык.

Мөнҗия Ислам кызы сугыш балалары буыныннан һәм аңа сабый чагында авыл тормышы кыенлыкларын кичерергә туры килгән. Менә нәрсә сөйли ул бу турыда:

- Ачлыкның һәм салкынның нәрсә икәнлеген мин беләм. 4 нче сыйныфка кадәр чабатада йөрдем. Безгә бик күп эшләргә туры килде. Әтиебез фронтка китте, ә өйгә фашист тоткынлыгында авыр сынаулар үтеп кайтты. Әниебезгә колхоз эшендә булыштык, анда кул көче таләп ителгән эш күп иде, ул вакытта бит химияне кулланмыйлар иде. Без, балалар, чәчүлекләрне утарга йөрдек. Ә аларны корткычлардан һәм чүп үләннәреннән дә саклап алып калырга кирәк иде. Үз хуҗалыгыбызда ашлык үстерә, аннары аны кулдан тарттыра идек. Сугыш елларында һәм аннан соң да авылда күпләр ачлыктан интекте, безнең дә язын былтыргы туң бәрәңгене чокып алып пешергән чаклар булды. Ярый әле туендыручы сыеркаебыз бар иде. Дәүләткә сөт, йон тапшыра идек.

Мөнҗия колхозчы Ислам Минһаҗевның гаиләсендә өлкән кыз була (барлыгы алар сигез бала үсә). Алар яшәгән Әлшәй районы Торынтаеш авылында җидееллык кына мәктәп була. Һәм кыз ике ахирәте белән укуын Бәләбәй педагогия училищесында дәвам итәргә карар кыла. Документлар тапшыру өчен барулары – аерым тарих, бүген ул башка сыймаслык тоела. Кызлар авылдан җәяү чыгып китә, ара исә 50 чакрым. Ул вакытта юл уңаеннан баручы машиналар да булмый бит. Урман аша сукмаклар буйлап барганда күпме курку кичергәннәрен күз алдына китерүе дә авыр... Әлбәттә, бер көн эчендә барып җитә алмыйлар, юлда Казанлы авылындагы танышларына кереп кунарга туры килә.

1952 елда ул, хыялланганча, педагогия училищесына укырга керә. Өеннән еракта дүрт ел уку җиңел, мәшәкатьсез булмый, әмма яшьлек барын да җиңә. “Тулай торакта миңа урын бирмәделәр, чөнки күпләрдән аермалы буларак, әтием исән иде. Фатирга урнаштым”, - дип искә ала Мөнҗия апа.

Әлбәттә, башта туган өен бик сагына, һәм бәйрәмнәрдә, ялларда туган авылына омтыла. Ә бу җиңел генә булмый. Бәләбәйдән Приютовога автобус йөри, аннары Шафранга кадәр поездга утырырга кирәк була. Студент кызларның акчлары, әлбәттә, булмый, һәм кызлар, тыюларга карамый, вагон өстенә менеп утыралар. “Смотритель төшәргә кушып артыбыздан кычкыра, ә поезд кузгалып бара инде, аның белән без дә. Көзен һәм кышын түбәдә бик салкын, бозлы җилдән калтырый идек. Товар ташучы поездлар тамбурларында да йөрдек. Безнең белән бергә ниндидер сукбайлар да бара иде, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, алар безгә бәйләнми иде”, - дип искә ала Мөнҗия апа.

Шафранда өйгә кадәр тагын 8 чакрым барырга кирәк була. Һава торышын, кызның өстендәге һәм аягындагы иске киемен исәпкә алганда, шулай ук якын ара түгел. Шундый хәл исендә калган: “Хәтерлим, яз иде. Яңгыр ява, караңгы төшеп килә. (Ул вакытта ничек бүреләрдән курыкмаганбыздыр, бит ул чакларда алар тирә-якта бик күп иде!) Флүрә ахирәтем белән атлап барабыз. Аягымда иске хром итекләр. Бервакыт бер итегемнең табаны кубып төште. Флүрәнең үзе белән булган чүсинкәләре (галуш кидерелгән пималар) коткарды. Атлап барам бер аягым итектә, икенчесе чүсинкәдә. Ул чакта рәхәтләнеп көлдек”.

Өйдә әнисе кызына арыш оныннан пешерелгән ике икмәк бирә, башка бирерлек әйбер булмый. Икмәкне Мөнҗия саклап кына рюкзак формасында ясалган тукыма капчыкка сала... Һәрвакыт ач стдентлар өчен бу зур байлык була.

Эссе көнне авылда чыккан янгын алар өчен зур сынау була, 11 йорт янып бетә, шул исәптән аларныкы да. “Фәкыйрь яшәдек. Кием юк иде, шуңа күрә фотога төшәргә кирәк булганда еш кына күлмәк яки кофтаны ахирәтләремнән алып тора идем. Ашау җитми, кайвакыт ачлыктан баш әйләнә иде. Буфетта чикле

күләмдә, 200 грамм чамасы иде шикелле, ипи сатып алырга була иде, ул да булса чират торып”, - дип сөйли ул вакыт турында Мөнҗия апа.

- 1953 елның гыйнварында Сталин үлде. Барысы да елады, хәзер ничек яшәрбез инде дип кайгырды. Бит ул елларда шундый пропаганда иде, - биләп алган хатирәләреннән дулкынланып, әңгәмәдәшем сөйләвен дәвам итте.

Педагогия училищесында яхшы, төпле белем бирәләр, соңрак университетта укыганда андагы укытучылар бу уку йортын тәмамлаган кызларда моны билгели. 4 нче курста чакта өч кыз педагогия институтында укуларын дәвам иттерергә теләүләре турында гариза яза.

Мөнҗия татар филологиясе факультетына укырга кергәч, аның өчен яңа кызыклы тормыш башлана, бит ул һәрвакыт белемгә омтыла.

“Без гарәп теле өйрәндек. Бу миңа бик ошады, хәтта өйгә хат та яза алдым һәм моның белән әти-әниемне сөендердем”. (Иске төрек теле буенча пөхтә, матур итеп язылган һәм вакыт үтү белән саргайган дәфтәрләрне ул әле дә саклый).

Журналистика буенча махсус курсның практик дәресләре дә хәтерендә калган, аларны “Советская Башкирия” һәм “Кызыл таң” республика гәзитләре журналистлары алып барган.

Моңа кадәр педагогия институты булган Башкорт дәүләт университетының беренче чыгарылышы була алар.

Тормыш тора-бара җайлана барды, ди Мөнҗия апа, азык-төлекне алуы җиңелрәк була башлый. Җәйге чорда студентлар колхозларда эшли, шул исәптән аларны Баймак районына чирәм җирләрне күтәрүгә җибәрәләр. Ул вакытта кыз эшләп алган акчасына беренче тапкыр пальто һәм кул сәгате сатып ала. Әлбәттә, бу зур шатлык була.

Партия өлкә комитеты юлламасы буенча яшь белгеч М.И.Минһаҗева Авыргазы район гәзитенә килә. “Чемодан тотып редакциягә кердем, аның эче тулы диярлек китаплар... Миңа шунда ук адреслар бирделәр һәм яшәргә фатир эзләргә озаттылар”, - дип сөйли Мөнҗия апа.

Редакциядә ул барлыгы 10 ай эшләп өлгерә, аннары реорганизация, район гәзитләрен берләштерү башлана. Әмма ул айлар бик тә эчтәлекле була.

- Ул вакытта гаиләле түгел идем, шуңа да мине барлык комиссияләргә кертәләр, җәмәгать эшенә җәлеп итәләр иде. Мин машинкада басарга өйрәндем. Текстларны татар теленә тәрҗемә итеп кенә калмый, командировкаларга да йөрдем, көнкүреш комбинаты, кибетләр, мәктәпләр эшләре турында яздым, комсомол конференцияләрен яктырттым. Мәдәният бүлегенең штаттан тыш инспекторы, ВЛКСМ район комитеты әгъзасы булдым. Без сатирик эчтәлекле стена гәзите чыгара идек. Хорда да җырларга өлгерә

идем. Бервакыт мине хәтта комсомол райкомының беренче секретаре итеп сайларга теләгәннәр иде, әмма мин ризалашмадым.

Чыннан да ул вакытта җәмәгать эше кайнап торган чак иде.

Берләштерелгән район гәзите 1962 елда Стәрлетамакта чыга башлый (Толба-зыдан анда булачак мөхәррир Г.В.Федоров та күчә), әмма татар телендә дубляж гәзитне ул вакытта әле ачмыйлар. Һәм Мөнҗия күпмедер вакыт район мәгариф бүлегендә методист булып эшли. Монда ул укытучыларның дәресләренә анализ ясап кына калмый, инспектор буларак тикшерүләр үткәрә, мәктәпләргә йөри. Җәен пионер лагерендә тәрбияче булып эшли. Әмма янә редакциядә эшләячәгенә өметен өзми.

Соңыннан кияүгә чыккач алар тормыш иптәше белән Стәрлетамакта яши башлый. Мөнҗия Ислам кызы 22 нче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып бераз эшли, ә 1963 елның мартында район гәзите редакциясенә килә, аны шунда ук штатка алалар (аңа кадәр мөхәррир Г.Ш.Имаев вакансия барлыкка килү белән эшкә алачакбыз дип ышандыра). Ул вакытта инде мөхәррир булып С.Ф.Усманов эшләгән була. Ике ай татар гәзите корректоры сыйфатында эшли, аннары рус теленнән татарчага тәрҗемәче булып күчә.

Әлбәттә, тормышта барысы да җиңел генә булмый. Балалары (тормыш иптәше белән алар ике ул – Рөстәм һәм Рәшитне үстерә) авырган чаклар да була, алар тәрбия таләп итә. Әмма Мөнҗия апа һәрвакыт эшкә шатланып йөри. “Коллективыбыз бик әйбәт булды, - ди ул, - безнең татар төркемендә һәрвакыт хатын-кызлар гына эшләде, һәм бервакытта да бәхәсләр булмады. Мин Нәфисә апа белән эшли башладым, аннары ул Уфага күченде. Аннан соң Тәслия апа Йосыпова килде, соңрак – Мәүсилә Хөсәенова (аның белән озак еллар бергә эшләдек). Ул вакытта компьютерлар юк, кулдан җыя идек, шуңа да дежурство вакытларында соңга кадәр эштә утырырга туры килде, кайвакыт, техник сәбәпләр буенча гәзит чыгару тоткарланса, хәтта куна да кала идек. Шул ук вакытта беркем дә ризасызлык белдермәде – барысы да аңлап карады. Гомумән Стәрлетамак районы гәзите иң яхшыларның берсе булды һәм иҗади кадрлары белән дан тотты”.

Бүген ул Тынычлык урамы буенча иске бинада бергә эшли башлаган журналистларның иҗади коллективын җылы искә ала. Г.К.Елисеев, Р.М.Аккулов, Н.В.Крупеня, С.Е.Спиридонов (аннан ул Гафури районы гәзитенә мөхәррир булып китә) үз эшләрендә профессионаллар иде, ди. Саратов университетын тәмамлап Р.Г.Акбирдин килә.

- Без гәзитне кызыклы итәргә тырыштык, - дип сөйли Мөнҗия апа. – Мин шимбә битен, әдәби битне әзерләдем. Безнең белән шагыйрь һәм язучылар – С.Рәхмәтуллин, Р.Заһидуллин, М.Мәкъсүтов, М.Әһлиуллин, шулай ук башка авторлар актив хезмәттәшлек итте. Татар әдәбияты классиклары әсәрләрен бастырдык. Кайвакыт башка оешмалардан килеп текст эшкәртергә, татар

теленә тәрҗемә итәргә ярдәм итүебезне сорыйлар иде. Еш кына эшебез бик күп булуга карамастан, мөмкин булганча барысына да ярдәм итәргә тырыштык. Мин үз эшемне яраттым.

М.И.Исмәгыйлеваның хезмәте лаеклы бәяләнгән, республика һәм район мактау грамоталары бар. Һөнәрманлыгын танып, хезмәттәшләре дә аңа һәрвакыт ихтирамлы мөнәсәбәттә була.

Мөгаен, хатирәләр һәркем өчен дә кадерледер. Мөнҗия Ислам кызы иске фоторәсемнәрне рәхәтләнеп карый. Һәр фотосурәткә язу язылган: монысы Өлкәннәр көне, ә монысы юбилей һ.б. “Фотоальбомнарны алам да коллективта ничек яхшы, тату эшләгәнебезне искә алам, - ди ул (тавышында аның шатлык та, үткәннәр турында сагыш та). – Мөхәррир Г.В.Федоров заманында барлык бәйрәмнәрне дә бергә билгели башладык, чәй табыннары әзерли идек. Киеренке эш көненнән соң чәй табыны артында аралашу бик әйбәт”.

Бүген Мөнҗия Ислам кызы тормыш иптәше Фикри Сәлман улы белән яши, уллары күптән гаиләле. Рөстәм хатыны һәм кызы белән Стәрлетамакта яши. Рәшит – Мәскәүдә (хатыны һәм ике баласы бар). Ул балаларының, оныкларының уңышларына сөенә (Марсель, мәсәлән, Сеченов исемендәге Мәскәү медицина университетын тәмамлаган, ординатурада укый) һәм хезмәттәшләренә, коллективына йөрәгендә рәхмәт хисе саклый.

“Пенсионерларга игътибарлы булганнары өчен редакциягә рәхмәт, Өлкәннәр көнендә дә котларга онытмыйлар. Барлык коллективларда да мондый изге традицияләр сакланмавын беләм. Ә безгә бит күп кирәкми, бары тик игътибар гына”, - дип рәхмәтен җиткерүне сорады.

Без Мөнҗия Ислам кызына сәламәтлек телибез һәм гәзитнең юбилее белән котлыйбыз!

Ф.ШАГБАЛОВА.

Читайте нас: