Барлык яңалыклар
БЕЗНЕҢ ГӘЗИТКӘ - 90 ЯШЬ
12 декабрь 2020, 13:15

РАЙОНКАГА-90! БЕЗ ЮБИЛЯРЛАР!

Быел Стәрлетамак районы гәзитенә 90 ел тулды. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан күп еллар дәвамында гәзит эшенә яшьлек энергиясен, иҗади омтылышларын, көчен биргән кешеләргә хөрмәт йөзеннән, алар турында мәкаләләр бастыру уйланылган иде. Данлыклы Стәрлетамак районы уңышларында җирле матбугатның өлеше зур.

Быел Стәрлетамак районы гәзитенә 90 ел тулды. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан күп еллар дәвамында гәзит эшенә яшьлек энергиясен, иҗади омтылышларын, көчен биргән кешеләргә хөрмәт йөзеннән, алар турында мәкаләләр бастыру уйланылган иде. Данлыклы Стәрлетамак районы уңышларында җирле матбугатның өлеше зур.

МИН ЯРАТКАН ЭШЕМ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНДЕМ

Вакыт ничек тиз үтә! Әле күптән түгел генә шәһәрнең күп тиражлы басмасыннан район гәзитенә җаваплы секретарь булып килгән идем сыман. Хәзер мин хаклы ялда, әмма зур гәзиттә хезмәт эшчәнлегемнең башлануын беркайчан да онытмаячакмын.

Редакция коллективы мине җылы кабул итте, әйтерсең, мин һәрчак монда эшләгәнмен. Башта иҗади процессны оештыру, макетлар ясау һәм чыгару буенча сораулар күп булды. Әмма янәшәмдә тәҗрибәле хезмәттәшләрем бар иде. Беренче чиратта, мине гәзит полосасын бизәү нечкәлекләренә өйрәткән дубляж буенча редактор урынбасары Мәүсилә Фәррах кызы Хөсәеновага бик рәхмәтлемен. Көн артыннан көн, берәмтекләп тәҗрибә тупладым, номерга баручы материалларда тиз ориентирлашырга, әһәмиятлелеген исәпкә алып, аларны полосаларга бүлеп урнаштырырга өйрәндем.

Хезмәттәшләремне зур җылылык һәм рәхмәт белән искә алам. Бу – Г.В.Федоров, Н.Л.Леонтьев, В.Л.Назаров, В.Л.Шульга, Ф.В.Шагбалова, Э.Н.Таранова, Р.И.Илькина, А.В.Цыплаков, Р.Х.Вахитова кебек талантлы иҗат кешеләре. Шуның белән бергә, укучыларның кызыксынуларын исәпкә алып, без гәзитне төрле яшьтәге кешеләр өчен кызыклы итәргә тырыштык.

Әмма гәзит хезмәткәрләренең тормышында барысы да шома гына бармый. Кайчагында теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен материал авторлары белән бәхәскә керергә дә туры килде.

Эш көне дәвамында күп нәрсә эшләп өлгерергә кирәк иде: номерга баручы материалны укып чыгарга, булачак газетаның макетларын эшләргә, верстка процессында катнашырга, киләчәккә план билгеләргә. Газета әзер булгач кына, мөхәррир үз имзасын куя. Бу гәзит дөньяга чыгарга һәм арытаба укучыларга китәргә әзер дигән сүз. Нинди генә авырлыклар очраса да, мин һәрвакыт эшемнән канәгатьлек кичердем, чөнки яраткан эшем белән шөгыльләнүемне белә идем.

Лидия СОТНИКОВА.

МИНЕ ДУСЛАРЧА КАБУЛ ИТТЕЛӘР

Мин редакциягә очраклы килеп эләктем – районкага “авыл тематикасын белгән хәбәрче” кирәк дигән игъланга үз-үземә ышанып җавап бирдем. Заводның куптиражлы басмасы белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе һәм авылда үткән балачагым әңгәмә вакытында җитди аргумент булды һәм ул вакытта баш мөхәррирне алмаштырган Николай Леонтьев мине сынау командировкасына – “Искра” хуҗалыгына урак тәмамлануга җибәрергә карар итте. Биремне үтәдем һәм мине эшкә кабул иттеләр.

Редакциянең уникаль иҗади коллективының дустанә атмосферасы басма форматында тиз арада үзләшүгә ярдәм итте. Тик юллар саны буенча планны үтәү авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хакимиятләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырмый мөмкин түгел иде – авыр “нульлеләрдә” алар еш кына журналистлар белән сөйләшүдән баш тарта иде. Һәм мин яңа теманы яктыртканда, кызыклы белгеч белән интервью оештырганда ярдәмнәренә исәп тотарга мөмкин булган кешеләргә чиксез рәхмәтлемен. Юлда барганда фотокор белән башка машинага күчеп утырып, икенче басуга, фермага, ындыр табагына барган чаклар да булды, шулай игенчелек эшенең мәңгелек әйләнешенә кушыла идек, шул уңайдан гәзиттә бастыруга лаеклы гади авыл тарихларын туплый идек. Укудан соң әйләнеп кайтмаган авылыма өлешчә булса да бурычны кайтарырга мөмкинлек биргән мәкалә, очерк һәм “шимбә хикәяләре” геройларымның йөзләре әле дә хәтеремдә.

Куганактан такмаклар башкаручы талантлы кыз, Яңа Фёдоровкадан контузияле “чеченец”, Южныйдан күп балалы сыер савучы, Константиноградовкадан умартачы, Катениновкадан чәчәкләр үстерүче әби, Николаевкадан җирән чәчле чибәр кыз һәм башка бик күпләр – аларның һәркайсы күңеленең бер өлешен бирде, ә мин аны үз текстларыма салдым.

Редакция бер үк вакытта минем гаиләм дә, мәктәбем дә булды. Георгий Васильевич Фёдоровның текстларны игътибар белән укуы, Виктор Назаровның тормышчан темаларга фәлсәфи сөйләшүләргә бик теләп җавап бирүе, Вячеслав Леонидович Шульганың редакцияне яңартуы, Фирүзә Шагбалова белән эшләү ничек җиңел булуы, татар төркеме тәрҗемәчеләренең катлаулы лирик текстлар белән бик сак эш итүе хәтердә калган. Бервакыт Рәмия Шәмсиевна Вәлиеваның чираттагы “шимбә хикәясен” тәрҗемә иткәндә героиняның кичерешләреннән еладым, дип әйтүе миңа иң югары мактау булып яңгырады.

Социаль челтәрләрдәге төркемнәр һәм элекке хезмәттәшләр белән аралашу коллектив һәм район тормышын күзәтеп барырга мөмкинлек бирә. Гәзитнең үсеш алуына мин бик шат, һәм олы юбилей көннәрендә редакция хезмәткәрләренә озак еллар данлы Стәрлетамак районының рупоры булып калуларын телим.

Эльвира ТАРАНОВА.

РЕДАКЦИЯ МИНЕМ ӨЧЕН – ТУЛЫ БЕР ГОМЕР

Рус теленнән татарчага тәрҗемә итүчеләрне әзерләүче уку йортлары юк. Әмма ике телне дә яхшы белгән мондый профессионаллардан башка дубляж гәзитен чыгару мөмкин түгел. Рәмия Шәмси кызы Вәлиева нәкъ шундый профессионал булды.

Көн артыннан көн 36 ел дәвамында ул үзенең тирә-ягында хезмәттәшлек һәм игелеклелек атмосферасы тудырды. Бу еллар эчендә коллективка ияләшеп бетә, эше дә тормышының бер өлешенә әверелә. Әлбәттә, бу шунда ук булмый...

Әйе, тәрҗемәчеләр булып тумыйлар. Бу һөнәр өчен яхшы нигез, күрәсең, мәктәп елларында ук салынадыр. Менә Рәмия Шәмси кызына да татар теленең гүзәллегенә төшенергә Ырынбур өлкәсе Абдулла районы Абдрахман авылы мәктәбе ярдәм итә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Бәләбәй педагогия училищесына бик җиңел укырга керә. Соңыннан аны Миякә районына мәктәпкә эшкә җибәрәләр. Ике ел үткәч аралашучан, тырыш укытучыны авыл Советы башкарма комитеты секретаре итеп сайлыйлар.

Кияүгә чыгып кызы туганнан соң ул тормыш иптәше белән Стәрлетамакка күченә.

- Шәһәр гәзитендә “районкага” татар гәзите корректоры таләп ителүе турында игълан күргәч, моның нинди эш икәнлеген ахырынача күз алдыма китерә алмадым, әмма булдарчагыма ышандым, чөнки туган телемне яхшы белә идем, - дип искә ала Рәмия апа.

Мөхәррир С.Ф.Усманов дәгъвачының дипломын игътибар белән карый һәм рус һәм татар телләре буенча “бишле” билгеләрен күреп, ризалыгын белдерә. Шулай аның тормышында яңа бит ачыла. Тора-бара күп тырышлык таләп иткән эшкә ияләшеп китә, соңрак тәрҗемәче булып күчә. Хәзер исә гәзит чыгаруга бәйле техник процессларны компьютер җиңелләштерде, ә ул чакта корректорларның эше типография белән тыгыз бәйләнгән була. Текстларны линотипта җыйганнар, верстка кулдан башкарылган, аннары барысын да тиз һәм җентекләп укып чыгарга кирәк булган. Гәзит чыккан көн корректор һәм чыгару буенча дежурный өчен төнгә таба гына тәмамланган. Рәмия апа ул вакытта гәзит “кухнясы” кайнаган цехны видеога төшерү мөмкинлеге булмаганга үкенә - хәзер карарга һәм яшьләргә күрсәтергә бик кызыклы булыр иде.

Кыенлыкларга карамый, эше аның күңеленә хуш килә, бәлки коллектив та яхшы булгангададыр.

КЕШЕ УРЫННЫ БИЗИ

“Изгелекле, җаваплы, белемле хезмәткәр, яхшы иптәш”, - бу сүзләр Римма Хаҗи кызы Вахитованы тасвирлый. Ул редакциядә озак еллар машинистка, аннары җыю буенча оператор булып эшләде. Моннан да гадирәк нәрсә юк кебек: текст бирделәр, аны җыярга кирәк һәм шуның белән бетте. Кайдадыр бәлки шулайдыр, әмма гәзит редакциясендә түгел, монда берәр артык өтер яки очраклы хата барын да бозарга мөмкин. Кеше исемендә яки фамилиясендә хата киткәндә бигрәк тә кыен. Әйе, барысын да тиз эшләргә һәм материалны ашыгыч рәвештә номерга тапшырырга туры килгәндә төрлесе була. Менә шул вакытта Риммабыз безнең коткаручыбыз була иде. Текстны җыйганда ул аны игътибар белән эшли, еш кына хәбәрчеләрнең хаталарын төзәтә иде (элек башта кулдан яза идек). Нинди дә булса сүзнең язылышында шикләнсә, аны сүзлек буенча тикшерә, ә буш минуты булганда типографиягә тапшырыр алдыннан полосаларны карап чыга һәм хатаны вакытында күреп кала ала иде. Нинди дә булса сәбәп буенча эш урынында булмаган корректорны да алмаштырган чаклары булды аның. Кыскасы, уртак эш – гәзит өчен бар күңелен бирде.

Аның тагын бер таланты бар – ул нинди дә язуны аера. Мәсәлән, баш мөхәррир С.Ф.Усманов язган текстны беркем дә диярлек укый алмый, ә Римма моны бик җиңел эшли иде. Хатлар бүлегендә эшләгәндә мин дә аннан теге яки бу хаттагы кайбер хәрефләрнең язылышын “чишәргә” ярдәм итүен еш кына сорый идем.

Эшенә шундый мөнәсәбәте белән ул хезмәттәшләре арасында ихтирам казанды. Һәм аның өчен генә дә түгел. Римма Хаҗи кызы үзе дә бергә эшләгән кешеләргә һәрвакыт хөрмәт белән карады. Әле хаклы ялда чагында ул коллективны рәхмәт белән искә ала. Һәм һәрвакыттагыча матбугат ветераннарын бәйрәмнәр белән котларга онытмый. Аңарда барлык телефоннар белән исемлек бар. Кешеләр азрак аралашкан һәм бер-берсенә болай гына шалтыратмый башлаган заманда бу бик кадерле.

Һәркемдәге кебек аның да тормышында авыр чорлар була, әмма язмыш очраштырган барлык кешеләргә карата изгелекле мөнәсәбәттә булуы аркасында, ул аларны җиңеп чыга. Авыруларга бирешми, тормышка шатланып яшәргә тырыша. Бихисап туганнары белән аралашып яши, алар өчен борчыла, әлбәттә.

Шундый әйтем бар: “Урын кешене түгел, ә кеше урынны бизи”. Р.Х.Вахитованың үрнәге моны раслый. Барысы өчен дә рәхмәт аңа!

Фирүзә ШАГБАЛОВА.

(Дәвамы бар)

ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАГЫ РЕДАКЦИЯ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ

ВРИТОВ Ф.А. – 1930 ел декабрь – 1933 ел;
ГОЛУМБЕВСКИЙ В.А. – 1933 ел – 1934 елның гыйнвары;
ВРИТОВ Ф.А. – 1934 елның 28 гыйнвары – 1937 елның 4 октябре;
КАДЫЧКИН Н. – 1937 елның 6 октябре – 1938 елның 16 феврале;
ЗУЙКОВ Ф.П. – 1938 елның 18 феврале – 1939 ел;
СЕРГЕЕВ А. – 1939 ел – 1941 ел;
ОСЛАН Д.Г. – 1944 елның 1 гыйнвары – 1944 елның 19 октябре;
МОКЕЕВ И.Г. – 1945 елның 1 гыйнвары – 1947 елның 1 апреле;
ЕГОРОВА Т.А. (җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы) – 1947 елның 5 апреле – 1947 елның октябре;
ФИЛАТОВА Н.В. (җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы) – 1947 елның 11 октябре – 1947 елның декабре;
ЕМЕЛЬЯНОВ С.И. – 1948 елның 15 гыйнвары – 1948 елның 14 июне;
ДУБРОВКА К.П. (җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы) – 1948 елның 23 июне – 1949 елның 8 апреле;
ФИЛАТОВА Н.В. (җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы) – 1949 елның 10 мае – 1949 елның 15 сентябре;
КЛЕМЕНТЬЕВ А.В. (җитәкче вазыйфаларын вакытлыча башкаручы) – 1949 елның 22 сентябре – 1949 елның 20 октябре;
ПРИВАЛОВА А.М. – 1952 елның феврале – 1962 елның мае;
ИМАЕВ Г.Ш. – 1962 елның 9 мае – 1962 елның декабре;
УСМАНОВ С.Ф. – 1963 елның гыйнвары – 1987 елның июне;
ФЁДОРОВ Г.В. – 1980 елның 30 июне – 2000 елның 30 декабре;
ШУЛЬГА В.Л. – 2001 елның 1 гыйнвары – 2019 елның 30 сентябре;
ГЫЙЗЗӘТОВ Р.Г. – 2019 елның 8 октябре – 2020 елның 10 феврале;
КОВАЛЕНКО А.А.– 2020 елның 16 мартыннан хәзерге көнгәчә.

БЕЗ ШУЛАЙ ДИП АТАЛДЫК:

“За пятилетку”: 1930 елның декабре – 1947 елның апреле;
“Победа”: 1962 елның 5 апреле – май;
“Знамя коммунизма”:
1962 елның 9 мае – 1990 елның 29 декабре;
“Сельская новь”: 1991 елның 1 гыйнвары – 2006 ел;
“Сельские нивы”: 2006 елдан хәзерге көнгәчә.
ДУБЛЯЖЛАР:
“Коммунизм байрагы” (башкорт телендә):
1962 елның 9 мае – 1965 елның 18 апреле;
“Коммунизи ялаве” (чуаш телендә):
1962 елның 9 мае – 1965 елның 14 апреле;
“Коммунизм байрагы” (татар телендә):
1963 елның 29 марты – 1990 елның 29 декабре;
“Авыл тормышы” (татар телендә):
1991 елның 1 гыйнвары – хәзерге көнгәчә.
Читайте нас: