Барлык яңалыклар
БЕЗНЕҢ ГӘЗИТКӘ - 90 ЯШЬ
15 декабрь 2020, 14:25

РУХИ АЗЫК ТА КИРӘК

“Авыл тормышы” гәзитенә льготалы подписка барган вакытта 6 октябрьдә үк бер елга язылдым. Икенче ел рәттән еллык подписка оформить итәм, болай уңайлырак та, арзанрак та.

“Авыл тормышы” гәзитенә льготалы подписка барган вакытта 6 октябрьдә үк бер елга язылдым. Икенче ел рәттән еллык подписка оформить итәм, болай уңайлырак та, арзанрак та. Бу гәзитне балачактан ук яраттым. Ул вакытта әле “Коммунизм байрагы” дип атала иде. Әтием Тимербай Сәлахетдин улы Солтановның гаиләсендә дистәдән артык гәзит-журнал яздыра идек – “Веселые картинки” һәм “Мурзилка”дан башлап “Кызыл таң” һәм “Правда”га кадәр. Ләкин барысы да башта район гәзитен укый, чәчү, урак эшләре барышы, савымнар буенча колхоз, совхозларның эш нәтиҗәләрен чагылдырган таблицаларны чагыштыра иде. Һәм, әлбәттә, беренче чиратта туган “Йолдыз” колхозы һәм күршеләребез “Искра” һәм “Мир” уңышларын чагыштыра, бу хуҗалыклар турында язылган мәкаләләр буенча фикер алышалар иде. Хәзер бу кызыксынуның сәбәбен яхшы аңлыйм. 1965 елда “Йолдыз” колхозы бүреказганлылардан аерылды, безнең колхозчылар үз җирләрендә лаеклы эшли һәм яши алуларын һәрвакыт расларга тырышты.

Узган гасырның икенче яртысында район гәзитен һәр йортта алдыралар иде. Ул Стәрлетамак районы үсеше турында мәгълүмат чыганагы буларак кыйммәтле иде, авыл эшчәннәрен яңа уңышларга өндәде, производство алдынгыларының казанышлары турында даими язды, район хуҗалыклары арасында ярышу рухын куәтләп торды. “Авыл тормышы” бүген дә безнең авыллар тарихын, анда туып-үскән билгеле шәхесләренең биграфияләрен саклаучы булып тора.

Башкарган эшләре, хезмәт кешеләренә игътибарлы, ихтирамлы булулары өчен редакция хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсебез килә.”Талач – 350 ел” китабын язганда Талач авылы тарихын торгызырга нәкъ менә гәзит мәкаләләре ярдәм итте.

2020 елда безнең районда җиде милли музей булдыру буенча эш алып барыла. Талачта энтузиастлар төркеме Стәрлетамак районы татарлары музее өчен материаллар җыя. Район гәзите татар авылларының билгеле шәхесләре турында материаллар җыюда безгә янә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Без 90 еллык тарихы дәвамында район үсешенә лаеклы өлеш керткән сугыш һәм хезмәт геройлары турында барлык материалларны туплыйбыз.

Яшәү өчен кешегә рухи азык та кирәк. Ә аны безгә район гәзите бирә. Гәзитне туган телдә уку өчен Стәрлетамак районы татарларын “Авыл тормышы”на язылырга чакырам.

С.ГОБӘЙДУЛЛИНА, педагогик хезмәт ветераны, авыл хәбәрчесе Талач авылы.

Читайте нас: