Барлык яңалыклар
БЕЗНЕҢ ГӘЗИТКӘ - 90 ЯШЬ
23 декабрь 2020, 11:45

БУРЫЧЛАР ШУЛ УК – КЕШЕЛӘР ӨЧЕН ЭШЛӘРГӘ

ГӘЗИТ ЮБИЛЕЕ ТЕМАСЫН ДӘВАМ ИТЕП...

2015 елдан башлап гәзит редакциясе рәсми рәвештә Стәрлетамак районы мәгълүмат үзәге – “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты БР дәүләт унитар предприятиесе филиалы дип атала.

Безнең хезмәткәрләрнең һөнәрманлыгы турында коллективның һәм аерым хезмәткәрләрнең төрле кимәлдәге конкурсларда катнашкан өчен бихисап грамоталары һәм дипломнары сөйли.

Юбилейда бары тик яхшы нәрсәләр турында гына сөйләргә күнегелгән. Ләкин тормыш бара, тизлекләр һәм Интернет гасырында басма органга

мөнәсәбәт тә үзгәрә. Проблемалар турында да әйтми булмый. Иң кискене – тиражларның төшүе (гәзиткә башта телевизион киңкүләм мәгълүмат чаралары көчле көндәшлек тудырды, ә аннары Интернет та). Шунысы өмет уята: берничә дистә ел элек үк пресса тиздән юкка чыгачак, имеш, дип әйткәннәр иде, әмма гәзит һәм журналлар әле булса чыга һәм халыкта сорау белән файдалана. Чөнки безнең үз аудиториябез, үз укучыларыбыз бар.

Һичшиксез, гәзит кирәк, чөнки кешеләр үз районы тормышы турында белергә хокуклы, аларга бу мәгълүмат кызыклы. Килешерсез, үзәк киңкүләм мәгълүмат чаралары безнең авыллар тормышы турында даими язып тормаячак, аларны нигездә “кызган” фактлар кызыксындыра.

Интернет заманында без виртуаль челтәрдә актив яшәргә өйрәндек: сайтларны үстерәбез, социаль челтәрләрдәге битләр актив алып барыла. Һәм тормыш күрсәткәнчә, Интернет безгә дошман түгел, дус. Дөрес, укучыларыбызның кайсыдыр ки өлеше сайтка күчте, әмма без өстәмә аудитория алдык. Тик шулай да кәгазь вариантның үз өстенлекләре бар. Гәзитне саклау җиңелрәк һәм ул һәрвакыт кул астында.

Киләчәктә безнең гәзит нинди булыр? Әйтүе авыр. Мөгаен, тормыш үзгәргән кебек, ул да үзгәрер. Әлегә гәзит булганда, аны алдырсыннар һәм укысыннар, үзләренең хәбәрләрен һәм хатларын җибәрсеннәр, шатлыклары белән уртаклашсыннар һәм үзләренең тарихларын сөйләсеннәр иде дип телисе килә. Чөнки тормышта кызыклы нәрсәләр бик күп! Ә без аралашу өчен ачык.

Альбина КОВАЛЕНКО,

“Авыл тормышы” гәзитенең баш мөхәррире.

Читайте нас: