Барлык яңалыклар
БЕЗНЕҢ ГӘЗИТКӘ - 90 ЯШЬ
23 декабрь 2020, 12:10

ГӘЗИТ БУЛЫРГА ҺӘМ ЯШӘРГӘ ТИЕШ!

ГӘЗИТ ЮБИЛЕЕ ТЕМАСЫН ДӘВАМ ИТЕП...

ФОТОХӘБӘРЧЕ ЦЫПЛАКОВ

Аның гомере кыска, әмма чагу булды. Бит иҗатка бәйле һәр эшнең моңсу, күңелсез булуы мөмкин түгел. Коллегабыз фотографиягә төшерү остасы иде. Бу һөнәр белән балачагыннан мавыга. Абыйсы Николай аңа үрнәк була. Дусты Серёжа Крамсков белән алар бу эшкә аңардан өйрәнә. Үсеп буй җиткәч, егетләр фотога төшерүне һөнәр итеп сайлый.

Николай “Стерлитамакский рабочий” гәзите фотохәбәрчесе Сергей Трибунский белән дус була. Ул шәһәрдә генә түгел, республикада да билгеле фотохәбәрче иде. Абыйсы Саша һәм Сережаны аның белән таныштыра. Бу танышу егетләр язмышына зур йогынты ясый. Фотограф булып эшләгәннән соң, Трибунский үрнәгендә, алар фотохәбәрче булып китте, төрле елларда икесе дә безнең гәзиттә эшләде.

Башта Сергей Крамсков килде. Аннан ул шәһәр гәзитенә күчте, киткәндә үзенең урынына дусты - Александр Цыплаковны тәкъдим итте. Шунысын да ассызыкларга кирәк, ике дус та үз эшен яхшы белүче кешеләр булды. Аларның эшләре төрле фотография сәнгате конкурсларында призлы урыннар яулады. Сергей Крамсков үзенең иҗаты белән сөендерүен әле дә дәвам итә.

Аралашучан, ачык йөзле, киң күңелле егетләр белән эшләве җиңел булды. Алар чын ир-егетләр, яхшы гаилә башлыклары. Гаиләләре белән бергә еш кына ял итәргә, туристик маршрутлар буенча йөрергә, елга буйлап салда йөзәргә яраттылар. Әлбәттә, бу сәяхәтләрнең барысы да аларның фотографияләрендә чагылыш тапты.

Фотографлар, фотохәбәрчеләр һәм фотога төшерергә яратучыларның эшен җиңеләйтүче цифрлы фотоаппаратлар безнең тормышыбызга әле яңа гына килеп керде. Ә моңа чаклы дистәләрчә еллар пленкага төшерделәр. Аны ачыгайтырга, киптерергә һәм бастырырга кирәк иде. Күпме мәшәкать! Ә нинди матур фотографияләр чыга иде! Гәзит-журналларда бастырылган, гаилә альбомнарында кадерләп сакланган бу сурәтләрдә – ил тарихы, кешеләр язмышы.

Александр Цыплаковның элекке, пленкага төшерелгән һәм инде “цифрга” төшерелгән фотографияләре бүген исә тарихка күчте. Алар безнең элекке гәзитләр тупламаларында, шәхси альбомнарыбызда, Александрның дусларында, районыбыз халкында саклана. Бу – якты истәлек.

Рәйсә ИЛЬКИНА.

ҺӘР САНЫН КӨТЕП АЛДЫК

Журналист Н.В.Крупеня белән беренче очрашуым 1968 елда булды, шуннан соң газетада ВЛКСМ юбилее елында безнең мәктәпнең комсомол оешмасы эше турында язма урнаштырылды. КПСС райкомында, район Советы башкарма комитетында, район Хакимиятендә эшләгән елларда язмышым гәзит белән аеруча тыгыз бәйләнде.

Җирле матбугат партия оешмалары секретарьларына, агитаторларга район халкы белән әңгәмәләр үткәрү өчен еш кына кулланма булып хезмәт итте.

Район, авылыбыз тормышы, производство алдынгылары турында белү өчен гәзитнең һәр санын көтеп алдык. Аны хуҗалык җитәкчеләре кулларында каләм тотып укыды, гәзит полосаларын “Безнең казанышлар” стендларында урнаштырды. Колхоз һәм совхозларның, бригадаларның һәм фермаларның җитештерү эшчәнлеге, сыер савучыларның, тракторчыларның һәм комбайнчыларның хезмәте турында материаллар гәзитнең һәр санында чыкты. Районның сәүдә һәм көнкүреш, социаль хезмәтләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләре дә игътибардан читтә калмады. Юллар төзү, авылларга газ кертү, телефон үткәрү буенча интенсив эш алып барылуга бәйле, гәзит битләрендә тормыш өчен мөһим булган әлеге темаларга да материаллар һәрдаим басылып торды. Редакция “бабасы”, сугыш һәм хезмәт ветераны Г.К.Елисеев әзерләгән мәкаләләр, шулай ук “Кеше һәм закон”, “Шимбә бите”, “Хуҗабикә” рубрикалары астында, “Әдәбият һәм сәнгать” тематик битендә басылган материаллар һәм башкалар укучылар арасында аеруча популяр булды.

Үз активы – авыл хәбәрчеләре белән эшләү һәр журналистның аерым бурычы иде. Алар белән авылларда, хезмәт коллективларында, редакциядә, партия райкомында очраштылар. Бу эшкә КПСС РК секретаре Р.С.Хафизова шәхсән үзе кураторлык итте. Үз язмаларында авылларның иң яхшы кешеләре, колхоз һәм совхозларның хезмәт казанышлары турында сөйләгән элекке авыл хәбәрчеләрен зур хөрмәт белән искә алам. Гәзит редакциясенең актив ярдәмчеләре производство коллективлары җитәкчеләре, урындагы власть органнары тарафыннан аз игътибар бирелгән көнүзәк проблемаларны күтәрде.

Гәзитнең күркәм традицияләрен “Авыл тормышы” журналистлары дәвам итә, анда икенче буын ветераннары Р.И.Илькина, Л.И.Пылаева, Ю.Г.Нестеренко һәм баш мөхәррир А.А.Коваленко җитәкчелегендә яшь, перспективалы журналистлар А.С.Сары, Г.Х.Тимербаева бердәм эшли. Аларга районыбыз иминлеге хакына зур иҗади уңышлар телим!

Евгений СПЕВАК, Стәрлетамак районының почетлы гражданины.

ГӘЗИТ БУЛЫРГА ҺӘМ ЯШӘРГӘ ТИЕШ!

Аңа, тугры дуска, гаилә әгъзасына сөенгән кебек шатланалар иде. Әле дә кешеләр, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яраткан районкасын укырга онытмый. Яшьләр дә гәзиткә тартыла. Көтеп алынган матбугатны кулга алырга мәҗбүр итүче нәрсәдер бар. Эш нәрсәдә икән соң? Күрәсең, озак еллар дәвамында гәзит бик якынга әйләнгәнгәдер бу.

90 ел эчендә күп нәрсәләр булды. Безнең районка һәрвакыт замана белән бергә барды. Һәм шунысы мөһим, илдә һәм дөньяда барган зур вакыйгалар гәзит көзгесе аша безнең район масштабында чагылыш таба иде.

Гәзитне укыйлар һәм һәркем аннан үзе өчен нәрсә дә булса таба. Язмаларда тормыш белән бәйләнеш бар, алар аша якташларыбыз, кече туган җиребез турында яңа нәрсәләр беләбез. Кешеләрне чәчү, урып-җыю эшләре барышы турында мәгълүмат кызыксындыра. Халык тарихка экскурсларны да ярата, бигрәк тә алар туганнарына, авылдашларына кагылышлы булса. Күпләргә иҗатка бәйле бүлекләр ошый. Журналистларыбызның профессиональлеге дә бик кадерле. Менә шуның өчен авыл халкы районканы ярата да инде.

Редакция коллективына чәчәк атуын һәм йөзен саклап калуын, яңа кызыклы рубрикалар телисе килә. Минем карашка, материал әзерләүдә совет чоры тәҗрибәсен искә төшерү файдалы булыр иде, ул вакытта игътибар күбрәк танып-белүгә ярдәм итүче мәкаләләргә бирелә иде. Реклама азрак булсын иде, хәер, бу мәҗбүри чараның яшәп калу өчен кирәклеген яхшы аңлыйбыз.

90 нчы елларда әти белән Бөек Ватан сугышы чорлары турында сөйләшкәнем хәтердә. “Сугыш вакытында да гәзитләр булды!” – диде ул. Ягъни шул авыр чорда да авыл халкы гәзит белән булган, шул исәптән районка белән дә. Хәзер аннан баш тартабызмы соң?! Гәзит булырга һәм яшәргә тиеш!

Константин КАСЬЯНОВ, Рязановка авылы мәктәбенең тарих укытучысы, авыл хәбәрчесе.

АНДА РАЙОН ТОРМЫШЫ ЧАГЫЛА

90 ел – гәзит өчен саллы вакыт аралыгы. 1964 елның августын яхшы хәтерлим: мин, Аксеново авыл хуҗалыгы техникумы студенты, Комсомол бүлегендә производство практикасы үтәм һәм агроном-учетчы вазыйфаларын башкарам. Бүлек управляющие П.С.Перепёлкин иртәнге планеркада районнан хәбәрчеләр килүе һәм урып-җыю, салам хәзерләү һәм җирне туңга сөрү кебек эшләрне ничек алып баруыбызны караячаклары турында хәбәр итте. Без әзерләндек. “Иптәшләр” килде. А.М.Привалова, аның белән фотограф. Миңа аларның ничек эшләүләре ошады: әдәпле, итәгатьле, бар эшне белеп, күп сораулар бирделәр. Ә берникадәр вакыт узгач, яхшы, җентекле һәм объектив материал чыкты. Мин механизаторларның мәкалә турында фикер алышуына таң калдым, аларның кызыксынуларын күрдем. Бу авыл хезмәтчәненә гәзитнең ничек кирәк булуы мисалы иде.

С.Ф.Усманов, Г.В.Федоров, В.Л.Шульга – соңгы 50 елда эшләгән бик яхшы баш мөхәррирләр. Аларның югары эрудициясе, әдәплелеге, иҗат коллективы белән җитәкчелек итү сәләте – барысы да безнең гәзиттә чагылды.

Мин Г.К.Елисеевның “Бакчачы” рубрикасы астында еш басылып чыккан мәкаләләрен бик теләп укыдым. Ә Л.П.Барц нинди кызыклы материаллар әзерли иде! Район башлыклары (Ф.И.Машкин, Х.Х.Шаһиев, А.И.Силиванов) гәзиткә һәрчак ярдәм итеп торды. Авыл хуҗалыгының барлык белгечләре дә редакция белән даими эшләде. Гәзит авыл халкына эшләрнең торышы турында мәгълүмат бирде, җитешсезлекләрне күрсәтте, аларны бетерүгә иреште. В.Л.Назаров, Н.Л.Леонтьев, Э.Н.Таранова, Л.И.Пылаева һ.б. белән уртак эш алып баруымны яхшы яктан билгеләп үтәсе килә. Гәзитне Ф.В.Шагбалова, Р.И.Илькина материалларыннан башка күз алдына китереп булмый!

Район юбилеен бәйрәм итү кысаларында “90 исем” рубрикасы астында аның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында материаллар бастырылганга мин бик шат.

“Авыл тормышы”ның киләчәге булсын! Хезмәткәрләргә сәламәтлек, сабырлык һәм иҗади уңышлар телим! Ә авыл хәбәрчеләренә гәзитне онытмауларын, материалларын ешрак җибәрүләрен телим. Соңгы елларда коллективка яшь кадрлар килде. Иҗади уңышлар сезгә!

Петр АРТАМОНОВ, районның элекке баш агрономы.

ЯШӘ, РАЙОНКА!

60-70 елларда һәр йортта, һәр өстәлдә район гәзите булган, һәм кешеләр һәр саны турында фикер алышкан вакытлар бар иде. Язмалар, мәкаләләр кайчагында соклану шатлык, ә кайчагында кызгану, үкенү хисе уята иде, чөнки басма юллар безнең авыл тормышын бизәкләрсез, ничек бар шулай җиткерә иде. Һәм мин гәзит, аның авторлары һәм геройлары белән 40 елга якын яшим. Үзем дә бу эшкә кулдан килгәнчә өлеш кертәм. Мин үзем аралашкан кешеләр турында язарга тырышам, аларның җирдә эшли һәм дөрес яши белүләренә сокланам.

Районка авыл халкы тормышында һәрвакыт мөһим урын алып торды. Аның битләрендә культураларның уңдырышлылыгы, урып-җыелган мәйданның проценты нинди, бер сыердан күпме сөт алалар, хуҗалык һәм район буенча тулаем савым күрсәткечләре нинди булуы турында белергә мөмкин иде. Һәм әлбәттә, производство геройларының, алдынгыларының исемнәрен.

Хәбәрчеләр турында искә төшерик. Шулай бервакыт иртә язда, күпьеллык үләннәрне тырмалаганда, безгә Л.П.Барц килде. Мин беренче барам. Күрәбез, алда тагылмалы “ДТ-75”. Агрегатка барып җитү өчен сулы чокыр аша узарга кирәк иде. Леонидның ботинкалары суланды, әмма бу аны туктатмады. Фотога төшерделәр, кирәкле язмаларны эшләделәр. Эш көне дәвам итте.

В.Л.Назаров. Шундый ук җаваплы. Авыл хуҗалыгы турында күп язды. Редакциядә бүгенге көндә авылда бу мөһим тармакны грамоталы һәм аңлаешлы итеп яктыртуны агросәнәгать бүлеге мөдире Л.И.Пылаева дәвам иттерә.

Гадәттә, ел йомгаклары буенча совхоз җыелышларына журналистлар да килә иде. Г.В.Федоровның һәм Н.Л.Леонтьевның ничек чыгыш ясаганнарын хәтерлим, кайвакыт тән- кыйть белән дә, чөнки хуҗалык эшләре турында яхшы беләләр иде. Шул ук вакытта аларның әйткәннәре кешеләрне кыерсытмый, киресенчә, илһамландыра, тагын да яхшырак эшләү теләге уята иде.

Социаль-көнкүреш проблемалары бүлеге мөдире Р.И.Илькинаның материаллары – ул район сәламәтлек саклау үсеше тарихына кертелгән бәяләп бетергесез өлеш. Гадәттә, аның мәкаләләре тулы битне ала, аның каравы, тема да ачылган, докторлар һәм шәфкать туташлары белән таныша аласың.

Фотохәбәрче Ю.Г.Нестеренко бәхетле йөзләрне күрә һәм тормыш мизгелләрен сурәтли белә. Гомумән, редакциядәге һәр кеше үз урынында профессионал.

Бүген хәбәрче компьютер артында эшли, аңа шулай ук үз материалларын сайтка куярга кирәк. Әмма аның иң беренче эше – кешеләр, авылыбызның данлы халкы белән очрашу, без – авыл хәбәрчеләре белән элемтәдә булу. Һәм мин газетаның яшәвен, хезмәт кешеләренең анда шулай ук геройлар булуын телим. Бит башка киңкүләм мәгълүмат чараларында икмәк үстерүчеләр, дәүләткә үз продукциясен тапшыручылар турында сөйләмиләр диярлек.

Раиса ВЛАСОВА, авыл хәбәрчесе.

Первомайский авылы

ШАТЛЫКЛАР ҺӘМ КАЙГЫЛАР БЕЛӘН – РЕДАКЦИЯГӘ

алганнарын хәтерлим. Минем дә авылдашларым, торак пунктның тарихы турында сөйлисем килде. Бу эш минем өчен яңа иде, белгечлегем буенча мин бухгалтер. Әмма редакциядә мине ачык йөз белән каршы алдылар. Баш мөхәррир Вячеслав Шульга башлангычымны хуплады һәм текстым өстендә эшләүне тәҗрибәле журналист Виктор Назаровка йөкләтте. Мәкаләм басылып чыкты, авылдашларым моңа бик шатланды. Аннан соң башка мәкаләләрем булды, шулай мин авыл хәбәрчесенә әверелдем.

Соңрак “Инмаш” предприятиесенең күп тиражлы гәзитеннән “Сельские нивы”га килгән Людмила Пылаева белән хезмәттәшлек иттем. Заводта эшләүчеләр аны кешеләр, предприятие тормышы һәм проблемалары турында мәкаләләре буенча хәтерли. Журналист сәләтен район гәзитенә алып килде. Ул тәҗрибәле белгеч, күп еллар агросәнәгать бүлеген, үзе әйтүенчә, район гәзитенең иң кызыклы участогын җитәкли. Хәбәрче Алмагөл Сары, башка иҗади, ихлас, гадел хезмәткәрләрнең эшен җылы сүз белән бтилгеләп үтәсе килә.

Аңлаулары, гади эшчәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәтләре өчен барлык редакция коллективына рәхмәтлемен. Төрле елларда гәзит битләрендә помряскинлылар – “Новый путь” (соңрак “Урал”) колхозының беренче рәисе В.П.Аввакумов, активист В.И.Воробьев, Бөек Ватан сугышында катнашучылар А.И.Ильин, Г.В.Аввакумов, тыл эшчәннәре һәм сугыш балалары турында күп кенә материаллар чыкты. Безнең район гәзите аркасында алар турында, аларның тормыш һәм хезмәт батырлыклары турында хәтер озак яшәячәк.

Районканың барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, илһам, яңа кызыклы темалар телим. Гәзит тагын бик озак яшәсен, ул кешеләргә кирәк!

Раиса ЗЛОБИНА.

Помряскино авылы.

Читайте нас: