Барлык яңалыклар
БЕЗНЕҢ ГӘЗИТКӘ - 90 ЯШЬ
23 декабрь 2020, 11:50

МИҢА КЕШЕЛӘР БЕЛӘН АРАЛАШУ ОШЫЙ ИДЕ

Баш мөхәррир булып редакциягә мин 2001 елда, мәктәптә 20 ел эшләгәннән соң килдем. Шулай килеп чыкты, гәзиттә дә шуның кадәре үк эшләдем. Бүген ул вакытны рәхәтләнеп искә алам. Миңа төрле һөнәр ияләре, гади эшчәннәр, авыл кешеләре һәм җитәкчеләр белән аралашу

Баш мөхәррир булып редакциягә мин 2001 елда, мәктәптә 20 ел эшләгәннән соң килдем. Шулай килеп чыкты, гәзиттә дә шуның кадәре үк эшләдем. Бүген ул вакытны рәхәтләнеп искә алам. Миңа төрле һөнәр ияләре, гади эшчәннәр, авыл кешеләре һәм җитәкчеләр белән аралашу

ошый иде. Безнең Стәрлетамак районында бик яхшы, изге күңелле, кунакчыл халык яши.

Әйе, яңа гасыр башы җиңел генә вакыт булмады, шул исәптән киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен дә. Идеология, тулаем прессага мөнәсәбәт үзгәрде. Гәзит бердәнбер мәгълүмат чыганагы булудан туктады. Мондый шартларда гәзитне, шулай ук коллективны да, саклап калырга кирәк иде. Безнең күп кенә башлангычларыбызда булышлык иткән район хакимиятенә, хуҗалыклар һәм предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәтлемен. Нәтиҗәдә без республиканың алдынгы вакытлы матбугат басмалары исәбендә калып (төрле кимәлдәге конкурсларда катнашкан өчен дипломнар һәм мактау грамоталары бар), коллективта дистәләрчә еллар дәвамында салынган иң яхшы традицияләрне саклап кала алдык, эшнең матди-техник шартларын яхшырттык.

Безнең җиңүләр – ул барлык иҗади коллективның, журналистларның һәм татар теленә тәрҗемә итүчеләрнең, шулай ук техник хезмәткәрләрнең казанышы. Биредә һәрвакыт үз эшләренең осталары эшләде. Шуңа күрә гәзиткә язылучыларга вакыйгалар, хезмәт кешеләре турында сөйләү, халык өчен мөһим мәсьәләләрне аңлату буенча басма матбугатның төп бурычын уңышлы башкардык. Катлаулы, бәхәсле мәсьәләләргә дә игътибар иттек, якларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәм ихтирам итеп, һәрвакыт дөрес мәгълүмат җиткерергә тырыштык.

Вячеслав ШУЛЬГА.

Читайте нас: