Виктор Леонидович Назаров 1950 елның 28 октябрендә Пёстровка авылында (хәзер Олы Аксаково) туган. Үзенең кече туган ягы турында күп язды (“Пёстровка – Стерли-тамакское Аксаково”, “Крестьянские родословия коренного населения деревни Пёстровка Стерлитамакского района” һәм башка басмалар). Революциягә кадәр Пест-ровкада С.Т.Аксаков (укучыларга “Аленький цветочек” әсәре буенча яхшы таныш) һәм аның туганнары – Карташевский-Марковичлар усадьбасы була. Шуңа күрә Виктор Леонидович язучы белән бәйле тарихи материалларны өйрәнү белән шөгыльләнә, 1996 елда Назаров район гәзитенә бүлек мөхәррире вазыйфасына эшкә килә. 2001-2006 елларда Стәрлетамакның “Экран” ДТРК директоры булып эшли, ә әлеге оешма бетерелгәннән соң яңадан редакциягә баш мөхәррир урынбасары булып кайта. Аның бөтен тормышы – үзенә йөкләнгән эшкә фидакарь хезмәт итү үрнәге. Ул барысын да намус белән башкарды. Һөнәрман, яхшы гаилә башлыгы, кызлары өчен хәстәрлекле әти, яраткан картәти булды.
Виктор Назаров Славян язуы һәм мәдәнияте халыкара фонды дипломына лаек булды (Аксаково бүлекчәсе). Күп тапкыр Башкортстан Республикасы Журналистлар берлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде, Имай Насыйри исемендәге премия лауреаты булды. 2008 елда “Бессонная река” җыентыгында аның кыска хикәяләре дөнья күрде. Әсәрләре еш кына “Бельские просторы” журналында басылды. Киләчәккә планнары күп иде. Кызганычка, аларга тормышка ашу насыйп булмады. Мәрхәмәтсез авыру аны тормыштан тартып алды. Ул 2011 елның августында вафат булды. Туган ягы, Пёестровка авылында җирләнде.
Фирүзә ШАГБАЛОВА.