Рәйсә Ибраһим кызы Илькина озын хезмәт юлы үткән һәм зур тәҗрибәгә ия журналист. Аның бу һөнәргә юлы каян башланган һәм ул ничек оста каләм иясенә әверелеп киткән? Барысы турында да җентеклерәк бәян итик.
Мәгълүм булуынча, 80 нче еллар киңкүләм мәгълүмат чараларының чәчкә аткан чоры. Халык төрле гәзит-журналларны күпләп алдырып укый. Журналист һөнәре абруйлы була. Шушы дулкында КПСС шәһәр комитеты каршындагы марксизм-ленинизм университетында журналистика факультеты ачыла, анда тыңлаучылар җыю турында “Стерлитамакский рабочий” гәзитендә белдерү басылып чыга. “Ул вакытта миңа журналистика көч җитмәслек нәрсә сыман тоела иде”, - ди Р.И.Илькина. Соңрак тормыш кеше кулыннан килмәгән эш булмавын исбатлый, бары тик бернидән курыкмый алга кыю адымнар ясарга кирәк.
“Стерлитамакский рабочий” гәзитендә басылган тәүге мәкаләләренең берсе “Дело для настоящих мужчин” дип атала. (Әйткәндәй, бу университетны “кызыл”
дипломга тәмамлаган тыңлаучының йомгаклау имтихан эше була). Мәкаләдә сүз РСФСРның атказанган укытучысы Ю.Р.Пасов турында бара. Яңа каләм тибрәтә башлаган журналистның мәкаләсе күпләрнең күңеленә хуш килә һәм бик күп уңай бәя ала. Аннары шәһәр гәзитендә аның башка мәкаләләре дөнья күрә башлый. Нигездә бу мәдәният, сәнгать эшлеклеләре, сәхнә артистлары турында мәкаләләр була. Р.И.Илькинаның журналист эшчәнлеге турында уйлануы юкка гына булмаган, кайдадыр күңел түрендә яшеренеп яткан таланты тышка ташкын булып бәреп чыга һәм анда иҗатка дәрт уяна.
1986 елның көзендә “Знамя коммунизма” гәзите редакторы С.Ф.Усманов аның иҗади сәләтен күреп, эшкә чакыра. Рәйсә Ибраһим кызы бүлек мөдире итеп тәгаенләнә, бер үк вакытта профком рәисе вазыйфаларын да башкара.
Аңа яхшы кешеләр турында язу, журналист сүзе белән илһамландыру аның күңеленә һәрчак якын була. “Эш миңа танылган артистлар Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров, Айдар Галимов, хәтта СССР халык артисты Вячеслав Тихонов кебек күп кызыклы шәхесләр, шулай ук зур тормыш тәҗрибәсенә ия, чыныккан холыклы район халкы белән очрашу-аралашулар бүләк итте. Талантлы хезмәттәшләрем-фикердәшләрем белән бергә эшәү һәрвакыт канәгатьлек һәм шатлык китерде”, - ди ул.
Һичшиксез, коллегабызның тырыш хезмәте бәяләнми калмаган. 1990 елда аны СССР Журналистлар берлегенә алалар, 2000 елда – Имай Насыйри исемендәге район журналистик премиясе лауреаты, 2003 елда “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә лаек була. Күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары аның нәтиҗәле эш еллары турында сөйли.
“Журналист – иң кешелекле һөнәрләрнең берсе. Без кешеләр өчен һәм кешеләр мәнфәгате өчен эшлибез”, - дип саный ул. Моның белән килешми мөмкин түгел.
Гөлназ ТИМЕРБАЕВА.