Авыл тормышы
-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
18 декабрь , 15:00

Һәр тасма – дога белән

Яңа Краснояр авылы хатын-кызлары маскировка челтәрләре үрә. Авыр заманда хатын-кызларның тыныч һәм тырыш хезмәте таянычка һәм җылылык символына әйләнә. Яңа Краснояр авылында “Плетем победу СВОим” дип аталган төркем эшли. Оста хатын-кызлар коллективы уртак эшкә үз өлешләрен кертү өчен җыела.

Һәр тасма – дога белән
Һәр тасма – дога белән

Яңа Краснояр авылы хатын-кызлары маскировка челтәрләре үрә

Авыр заманда хатын-кызларның тыныч һәм тырыш хезмәте таянычка һәм җылылык символына әйләнә. Яңа Краснояр авылында “Плетем победу СВОим” дип аталган төркем эшли. Оста хатын-кызлар коллективы уртак эшкә үз өлешләрен кертү өчен җыела.

Бирегә ханымнар сишәмбедән җомгага кадәр килә, кайчак шимбә көнне дә, ә якшәмбе һәм дүшәмбе ял итәләр. Эшкуар Леонид Витальевич Петров челтәр үрә өчен аларга ике станок ясап биргән. Хатын-кызлар шулчаклы остарган ки, көненә өч челтәр үрә алалар. Аларның үлчәме – 2,6 х 3,4 һәм 2 х 3 метр. Бүгенге көнгә алар инде 204 челтәр үргән.

Коллективта 20гә якын кеше. Хатын-кызлар гына түгел, аларның балалары һәм оныклары да килә. Алар тукыманы тасмаларга кисәргә ярдәм итәләр һәм үрүчеләргә биреп торалар, төеннәр ясарга өйрәнәләр. Бу аларны җаваплылыкка, ярдәмчел, хәстәрлекле булырга өйрәтә.

Эштә спанбонд дип аталган материал кулланалар. Аны сатып алу өчен акчаны бөтен авыл белән җыялар. Эш көйле механизм шикелле бара. 250 метрлы рулоннарны озын буйларга кисәләр, кабарып торсын өчен, тасмаларның чит-читләрен кискәләп чыгалар. Тукыманың төсен челтәр әйләнә-тирә мохиткә мөмкин кадәр охшаш булырлык итеп сайлыйлар. Әзер челтәрләрне рулонга урыйлар һәм пленкага  төрәләр. Иң мөһиме – “кечкенә сюрпризлар”: һәр челтәр эченә хатын-кызлар оекбашлар, чәй, кәнфит, шоколад салалар. Чәй өчен кечкенә капчыкларны үзләре тегәләр.

- Эшләре, йорт хуҗалыклары булуга карамастан, волонтерларыбыз килергә вакыт һәм көч таба. Кайберәүләре хәтта Танеевкадан һәм Косяковкадан килә, - ди клуб мөдире Людмила Васильевна Москалюнец.

Моннан тыш, исән калу беләзекләрен үрү техникасын үзләштергән ханымнар бар. Аларның берсе – өч бала әнисе, Юлия Осипова. Ул паракордтан беләзекләр үрә. Бу эшкә башка өлкәләрдән волонтерлар видеосын карап өйрәнгән. Беләзекләрне төрле йөкләнешкә чыдарлык итеп ясый – 120, 250, 350 кг. Юлия әйтүенчә, шундый биш беләзек ярдәмендә танкны тартып чыгарырга була. Һәр беләзек янына куллану буенча инструкция салына.

Юлия штурмовиклар өчен поход чакма ташы да эшли. Моның өчен шпажкага дүрт шырпы бөртеге белән салфетка урый, барысын да җеп белән яхшылап бәйли – һәм 30 минут дәвамында яна алган озын шырпы барлыкка килә. Ул окоп шәмен алмаштыра ала. Бу эштә аның балалары да актив катнаша.

- Бу эшләр белән 2022 елның февраленнән шөгыльләнә башладым, - ди Юлия Осипова. – Тәүдә оекбашлар, салфеткалар һәм акча җыя башладык. Соңрак “Аструм” сәүдә үзәгендә тюльдан маскировка челтәрләре үрдек. Бераздан үзебезнең авылда үрә башладык.

Бирегә килгән һәр ханымның үз тарихы. Полина Моисеевна Васильева 17 ел элек бердәнбер улын югалткан. Клубта маскировка челтәрләре үрә башлагач, ул читтә кала алмаган.

- Без монда эшкә килгән кебек киләбез, - ди ул. – Һәркем үз эшен белә. Иң мөһиме – сәламәтлек сынатмасын. Ана йөрәге һәр бала өчен яна. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар өчен мин барын да бирергә әзермен...

Нина Николаевна Скворцова һәм Любовь Ивановна Смирнова да шундый ук хисләр кичерә. Сәламәтлекләре еш сынатуга һәм озак басып торырга туры килүгә карамастан, алар ярдәм итәргә килә, чөнки чит балалар булмый, дип исәплиләр.

Волонтерлар клубы фронтка ярдәм итүче төрле берләшмәләр белән тыгыз бәйләнештә эшли, шул исәптән Стәрлетамактагы “Зов сердца” белән. Әзер изделиеләр штабка озатыла, аннан яугирләргә китә. Клубта мәктәп укучылары өчен мастер-класслар да үткәрәләр. Бер дәрестә алар бер челтәр үрә ала.

Күптән түгел волонтерлар клубы коллективы актив, нәтиҗәле эшләгән һәм ирекмәнлек эшенә зур өлеш керткән өчен район хакимиятеннән Рәхмәт хаты алган. Ханымнар бүләкне рәхмәт белән кабул иткән.

Хатын-кызларның хәстәрлекле куллары карап торуга гади генә, әмма гомерләрне саклап кала алган маскировка челтәрләре үрә. Коллективта катнашучылар өчен бу күңел җылысы, өмет бүләк итү, ярдәм күрсәтү ысулы. Волонтерлар клубындагы хатын-кызларның хезмәте көннән-көн әһәмиятлерәк була бара һәм уртак максат хакына авыл кешеләрен берләштерә.

Е.ИШМӨХӘММӘТОВА.

М.СӘЙФЕТДИНОВ фотолары.          

 

 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас