

“Кошчыкны” ияләштергән
Аларның берсе – “Кадыйр” позывнойлы 19 яшьлек яугир. Махсус хәрби операция үткәрү зонасында 2025 елның июленнән хезмәт итә. Алгы сызыктагы иң заманча һәм җаваплы белгечлекләрнең берсенә ия – ул пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) операторы. Сугыш кырын кош очышы биеклегеннән күрә һәм аның үткен күзләреннән дистәләгән сугышчының гомере тора.
Яшь булуына карамастан, “Кадыйр” тәҗрибәле оператор. Хезмәт итү дәверендә ул сәгатьләр буе монитор янында утырырга, вак детальләрне дикъкать белән карарга, ялган цельне чыныннан аера белергә, карарларны тиз кабул итәргә өйрәнгән. Аның бурычлары – разведка, артиллерия утына төзәтмәләр кертү һәм дошманның урыннан-урынга күчеп йөрүен контрольдә тоту.
- Пилотсыз очу аппараты белән идарә итү – уен түгел, ә катлаулы һәм җаваплы эш, - дип билгели сугышчы. Уңыш бөтен команданың көйле эшләвенә һәм операторның шәхси сыйфатларына: чыдамлылыгына, тирән техник белемнәренә һәм бик тиз карарлар кабул итү сәләтенә бәйле, дип аңлата ул. - Пилотсыз очу аппаратлары экипажлары разведкадан алып тыныч объектларны саклауга кадәр бик күп бурычлар үти. Дошман дроннарына каршы тору аеруча катлаулы, чөнки алар белән көрәшү алымнары көн саен камилләшә бара. Технологияләр бер урында тормый, шуңа күрә безгә дә үсештә туктап калырга ярамый. Даими рәвештә яңа карарлар эзләргә кирәк.
Нәкъ менә шушы динамика, даими үсеш һәм стандартлы булмаган карарлар эзләү хаҗәте, сугышчы фикеренчә, БПЛА операторы белгечлегенең җәлеп итә торган төп үзенчәлеген тәшкил итә дә. Ул яу кырында гына түгел, ә тормышта да бәяләп бетергесез сыйфатлар –дисциплина, җаваплылык һәм зирәклек тәрбияли.
“Барыбер фронтка барам”
Бервакыт куркыныч хәл була. Төркем атлап барган кыр миналанган булып чыга. “Кадыйр” минага баса. Шартлау һәм аягында кискен авырту тоя. Ашыгыч эвакуация, госпиталь, операция. Әле сугышчы өендә, реабилитация уза. Алда аны чираттагы операция көтә. Яралануына карамастан, ул оптимизмын югалтмый.
- Ә нәрсә сукранырга? - ди “Кадыйр”. – Тереләм дә, Аллаһы боерса, яңадан фронтка китәм. Анда мине егетләр көтә.
Тернәкләнү вакыт таләп итәчәк, ди табиблар. Ләкин авылдашлары “Кадыйр”ның яңадан сафка басачагына шикләнми, чөнки аның кебекләр бирешми.
“Тыныч кына карый алмадым”
“Кадыйр” Стәрлетамак районы авылларының берсендә туган һәм үскән. Күп балалы зур гаиләдә тәрбияләнгән. Әти-әнисе – авыл эшчәннәре, улларын балачактан хезмәткә, намуслы һәм җаваплы булырга өйрәтеп үстергән.
Мәктәптән соң ул нефть колледжына укырга кергән. Белем алган, киләчәккә планнар корган. Сроклы хезмәткә повестка килгәч, “Кадыйр” аннан качу юллары эзләмәгән. Чын ир-егеткә хас булганча, хезмәт итәргә киткән. Ә аннары, аның холкын белгәннәрдән тыш, күпләрне гаҗәпләндергән карар кабул иткән: сроклы хезмәт вакытында ук махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби хезмәткә контрактка кул куйган.
- Мин читтә кала алмадым, - ди ул. – Махсус хәрби операция бара, егетләребез хәрби бурычлар үти. Һәркем булдыра алганча ярдәм итәргә тиеш. Кемдер челтәрләр үрә, кемдер гуманитар ярдәм җыя. Ә мин, минем урын анда, дип уйладым. Ярдәм итә аласың икән – читтә калмаска кирәк, дип исәплим.
P.S. Якташыбызга тизрәк савыгуын телибез. Операция уңышлы үтсен, аяклары – янә нык, ә рухы какшамас булсын.
А. САРЫ.