Авыл тормышы
+24 °С
Облачно

Хәтер яшәгәндә – ил яши!

29 апрельдә Рощинский авылы модельле мәдәният сараенда “Фронт һәм тыл бергә: Башкортстан Бөек Ватан сугышында һәм Махсус хәрби операциядә” патриотик марафоны узды  

Хәтер яшәгәндә – ил яши!Хәтер яшәгәндә – ил яши!
Хәтер яшәгәндә – ил яши!

29 апрельдә Рощинский авылы модельле мәдәният сараенда “Фронт һәм тыл бергә: Башкортстан Бөек Ватан сугышында һәм Махсус хәрби операциядә” патриотик марафоны узды

Марафонның төп идеясе – чорларның тере бәйләнешен, батырлыкның күчәкилүчәнлеген һәм бер-береңә ярдәм итүнең әһәмиятле булуын күрсәтү.

Мәдәният сарае фойесында консультация мәйданчыклары эше оештырылды. Психологлар, табиблар, юристлар, “Гаилә” үзәге һәм “Изгелек” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге хезмәткәрләре, хәрби комиссариат, “Ватанны саклаучылар” фонды вәкилләре һәм банк белгечләре кабул итте.

Кунаклар төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте: пенсияләр һәм социаль түләүләр оформить итү, инвалид статусы алу, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары.

Мастер-класслар марафонның зур гына өлешен алды. Кантюковка авылы китапханәсе хезмәткәрләре маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класс үткәрде. Бу эш битараф булмаган кешеләрне берләштерә: бүгенге көнгә алар инде 110 челтәр һәм 39 маскировка костюмы әзерләгән.

Окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс та кызыксыну уятты. Кунаклар процессны күзәтеп кенә калмады, ә үзләре дә катнашты.

Күргәзмә мәйданчыкларында тарих һәм бүгенге көн үрелеп барды. “Советлар Союзы Герое Недошивин В.Г.” һәм “Без – Ватанны саклаучылар” экспозицияләре якташларның батырлыклары, аларның язмышы һәм хәрби юлы турында бәян итте. Фоторәсемнәр, документлар һәм шәхси тарихлар аша уртак тарихка катнашлык хисе туды.

“Сугыш кайтавазы” күргәзмәсе аерым игътибар җәлеп итте. Анда тәкъдим ителгән әйберләр Псков өлкәсендә сугыш барган урыннарда табылган булган. Экспонатлар арасында – сазлыктан чыгарылган Мосин винтовкасы, гранаталар, гильзалар, патрон обоймалары һәм 1941 елгы немецлар тартмасы.

Марафонның үзәк өлеше спикерлар белән очрашу булды. Сәхнәдән “Ватанны саклаучылар” фондының Стәрлетамак районындагы социаль координаторы Оксана Бобырь, Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссары Анатолий Ревунов, тарих фәннәре кандидаты Марат Тикеев, Стәрлетамак районы СВО ветераннары ассоциациясе рәисе, район Советы депутаты Фәрит Миһранов чыгыш ясады.

Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм, ветераннарны реабилитацияләү мәсьәләләре, җәмәгать инициативалары һәм волонтерлар хәрәкәте роле темасы күтәрелде. Яшьләргә тәрбия бирү, тарихи хәтерне саклау һәм тере үрнәкләр һәм шәхси тарихлар аша аны яшь буынга тапшыру зарурлыгы турында аерым сүз алып бардылар.

- Халык һәм армия бердәм булган, фронт һәм тыл бергә эшләгән ил һәрчак җиңә. Һәр йортта үз геройлары турында истәлек сакланган халыкны җиңеп булмый, - дип ассызыклады чыгышында Фәрит Миһранов.

Марафон кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

Һәлак булган яугирләр Андрей Гаврилов, Юрий Карпов һәм Филарет Шәяхмәтовның туганнарына Батырлык орденнары тапшырылды. Залда җыелганнар хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән урыннарыннан торды.

Марафон Владимир Высоцкий әсәрләре буенча куелган “Нерв” спектакль-концерты белән тәмамланды. Музыка һәм сүзләр ярдәмендә тамашачыларга кешенең ныклыгы, авыр вакытта ясарга туры килгән сайлау һәм намус, бурыч һәм тугрылыкның үзгәрешсез калуы турында хәтергә төшерделәр.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.     

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас