Авыл тормышы
+15 °С
Облачно

Покровка кул эше осталары

Куганак авыл биләмәсе Покровка мәдәният йортында көн саен сабырлык һәм зур тырышлык таләп итүче бик мөһим эш кайный. Биредә хатын-кызлар  сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрә, оекбашлар бәйли, посылкалар җыя һәм өйдән еракта булганнар өчен борчыла.

Покровка кул эше осталарыПокровка кул эше осталары
Покровка кул эше осталары

Тәрәзә артында гадәти авыл тормышы барганда, Куганак авыл биләмәсе Покровка мәдәният йортында көн саен башка – сабырлык һәм зур тырышлык таләп итүче бик мөһим эш кайный. Биредә хатын-кызлар (авылда аларны күптәннән инде “Покровка челтәр бәйләүчеләре” дип йөртәләр) сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрә, оекбашлар бәйли, посылкалар җыя һәм өйдән еракта булганнар өчен борчыла. Ике елда алар волонтерлар командасы гына түгел, ә уртак эш һәм ярдәм итү теләге белән берләшкән чын гаиләгә әверелгән.

Хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрү белән 2024 елның июнендә шөгыльләнә башлаган. Беренче күнекмәләрне Олы Куганакта үзләштергәннәр – өйрәнергә үзләре дә барган, осталарны үзләренә дә чакырганнар.

Покровкада бу эшне башлау белән авыл халкы акча, материаллар белән ярдәм иткән. Акрынлап тулы бер команда оешкан.

Бүген алар мәдәният йортына көн саен килә. Алар шаярталар, чәй эчәләр, авыл яңалыклары белән бүлешәләр һәм хәзер инде ансыз тормышларын күз алдына китерә алмаган эш белән шөгыльләнәләр.

Бу вакыт эчендә авылның кул эше осталары 1300дән артык челтәр үргән. Стандарт челтәрнең зурлыгы – 2х3 метр, төп материал – спанбонд. Башта тукыманы тасмаларга кисәләр, аңа кисемнәр ясыйлар, аннары кул белән үрәләр. Ярты ел элек аларда тасма кисү өчен махсус станок барлыкка килгән – эш бераз җиңеләйгән һәм җитезрәк бара башлаган.

Хәзер бер челтәр үрүгә ярты сәгать чамасы вакыт китә. Көненә осталар җидешәр-сигезәр челтәр әзерли. Ә ашыгыч заказ килсә, мәдәният йорты бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә эшли. Иң мөһиме – сугышчыларга ярдәмне тизрәк җибәрергә.

Кышын хатын-кызлар челтәрне тюльдан үрә. Ә күптән түгел яңа юнәлешне – 4х4 метр зурлыктагы антидрон челтәрләр үрүне үзләштергәннәр. Ул ныклы жгуттан эшләнә. Эшне яңа гына башлаганнар, әмма мондый челтәрләргә ихтыяҗ көннән-көн арта.

Покровкада сугышчыларга ярдәмнән тыш, өйдә аларны онытмауларын тою да мөһим булуына ышаналар. Шуңа күрә хатын-кызлар челтәрләр белән бергә кәнфит, кремнар, сохари, җәй көне үзләре җыеп киптергән үлән чәйләре җибәрә.

Шулай, 23 февральгә посылкалар җыю оештырганнар. Сало, кайнатма, тозланган яшелчәләр китергәннәр. Аннары бергә җыелып, яугирләргә өй җылысының бер өлешен җибәрү өчен чәк-чәк пешергәннәр. “Покровка челтәр бәйләүчеләренә маскировка челтәрләре һәм сюрпризлары өчен рәхмәт”, - дигән җавап җибәрә сугышчылар. Хатын-кызлар өчен бу сүзләр – иң зур бүләк.

Команданың нигезе – ун кеше. Кемдер вакыт-вакыт килә, кемдер мөмкин булганча ярдәм итә, ләкин нәкъ менә бу хатын-кызлар көн саен эшне үз иңнәрендә тарта. Һәркайсының гаиләсе, хуҗалыгы, эш-мәшәкатьләре бар. Тик алар барыбер вакыт таба.

Нина Гаделшина – команданың йөрәге, Покровка челтәр бәйләүчеләренең бригадиры, иң актив катнашучыларның берсе. Ул эшне оештыра, материалларга акча җыярга булыша. Эшчәнлеге өчен медаль белән бүләкләнгән.

- Үргәндә, җаныма тынычлык табам һәм сугышчыларга ярдәм итүдә катнаша алуымны тоям. Без һәрвакыт алар белән элемтәдә. Шушы көннәрдә генә танкистларга 30 челтәр җибәрдек. Җавап итеп рәхмәт сүзләре алдык, - дип сөйли Нина Леонидовна.

Любовь Мишенева – барысын да берләштерүче кеше. Хатын-кызлар яугирләргә оекбашлар бәйләсен өчен, эрләгән җепне нәкъ менә ул алып кайткан.

- Без инде көнне шушы эшсез һәм бер-беребездән башка күз алдына китерә дә алмыйбыз. Шушы вакыт эчендә бик якынайдык. Хәзер туган көннәрне дә бергә билгелибез, - ди Любовь Анатольевна.

Светлана Романова инде 37 ел җырлый һәм бии, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Һәрвакыт ярдәмгә килә һәм авыр минутларда булыша.

Надежда Суворова – команданың иң өлкән катнашучысы. Бер ел элек ярдәм итәргә килгән һәм калган. Авыл тормышында актив катнаша, һәрвакыт тәм-томнар алып килә, һәркем өчен пироглар пешерә.

Любовь Киселева – почтальон булып эшли, менә инде ун ел ансамбльдә җырлый. Аның дүрт баласы бар, өлкән улы махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклый. Ул ике тапкыр яраланган, хәзер дәвалану уза, ләкин яңадан иптәшләре янына кайтырга җыена.

Валентина Козорез сәнгатьле итеп шигырьләр укый. Аның улы махсус хәрби операциягә 2022 елда ук доброволец булып киткән.

Нина Галаганова – җаваплы, ышанычлы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше. Гаиләсе белән бергә умарта тота һәм сугышчыларга бал җибәрә.

Альбина Туленкова – командада иң яше, энергияле һәм эшлекле. Кирпеч заводындагы эшен көн саен челтәрләр үрү белән берләштереп алып бара.

Любовь Хамова челтәрләр өчен тукыма кисә һәм чәй өчен җаваплы, бит аннан башка бер эш көне дә узмый.

Ирина Калганова кайчандыр макраме белән шөгыльләнгән, ә аннары башкаларны челтәр үрергә өйрәткән. Иринаның ире бәйрәмнәргә бөтен команда өчен тәмле пылау пешерә.

Барысы да төгәл оештырылган: кемдер тукыма кисә, кемдер үрә, кемдер чәй әзерли. Покровка челтәр бәйләүчеләренең социаль челтәрләрдә чаты да бар, алар анда эш турында фикер алыша, ярдәм итәргә кемнәр килүе турында хәбәрләшә.

Эш көне ахырында хатын-кызлар табын артында җыела, үзләре әзерләп алып килгән ризыклар белән сыйлана. Нәкъ менә шундый мизгелләрдә биредә фикердәшләр генә түгел, ә чын гаилә җыелуы аеруча нык сизелә.

- Безнең хатын-кызлар челтәрләр генә үрми. Барысы да үзешчән сәнгатьтән башланды. Алар җырлый, район чараларында катнаша, авыл тормышында ярдәм итә. Бар нәрсә дә шундый кешеләргә таяна, - ди мәдәният йорты мөдире Валентина Басманова.

Бүген төп проблема – акча җитмәү. Барлык материаллар да битараф булмаган кешеләрнең хәйрия ярдәменә сатып алына. Тукыма, шнурлар һәм башка кирәкле материаллар сатып алу өчен акча кирәк. Әмма хатын-кызлар, кыенлыкларга карамастан, эшләүләрен дәвам итә, чөнки һәр әзер челтәр алар өчен тукыма кисәге генә түгел, ә саклау, хәстәр һәм сугышчыларга аларны өйдә көтүләре турында искә төшерү билгесе дә.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас