

Олы Куганак авылының Советлар Союзы Герое Леонид Васильевич Дема исемендәге мәктәбендә шушы көннәрдә укучылар өчен гадәти булмаган дәрес – батырлык дәресе узды. Укучылар белән очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучылар – капитан Руслан Газизов һәм сержант, разведка командиры Вадим Гомоненко килде.
Кунаклар хезмәтләре турында сөйләде һәм бүген аеруча мөһим булган шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашты. Балалар хәрбиләрнең көндәлек тормышы, алгы сызыкта көнкүрешләренең ничек оештырылуы һәм пилотсыз очу аппаратларыннан саклану ысуллары турында белде. Хәрби хезмәткәрләр билгеләвенчә, бүген бу белемнәр хәрбиләр өчен генә түгел, ә һәркем өчен дә мөһим.
Укучылар кунакларны дикъкать белән тыңлады. Сораулар күп булды: хезмәтләре турында, катлаулы шартларда сугышчан рухны саклап калырга нәрсә ярдәм итүе, өйдән булган ярдәм турында. Аларның һәркайсына да сугышчылар туры җавап бирде.
Мәктәп укучылары үз куллары белән эшләгән талисманнарны яугирләргә тапшыру дулкынландыргыч мизгел булды. Хәрбиләр әйтүенчә, бу әйберләр өйдән еракта чакта күңелләрен җылыта һәм нәрсә өчен сугышулары турында хәтерләтеп тора.
Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Мондый очрашулар үсеп килүче буынга париотик тәрбия бирүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә, Ватанны саклаучыларга карата ихтирам уята һәм намус, бурычның нәрсә икәнлеген аңларга ярдәм итә.
Яшь патриот фронтка ярдәм итә
Куганак авыл биләмәсе Покровка авылы мәктәбендә чын яшь патриот – 2 нче сыйныф укучысы Сергей Рябов укый. Кечкенә булуына карамастан, малай инде уртак эшкә үз өлешен кертә.
Сережа – актив, кызыксынучан һәм ярдәмчел малай. Ул зур энтузиазм белән “Русиянең яшь бөркетләре” Бөтенрусия хәрәкәтендә катнаша һәм һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Бүген 2 нче сыйныф укучысының күңеле яугирләребезгә ярдәм итү теләге белән тулы.
Хәзерге вакытта Сергей өлкәннәргә маскировка челтәрләре үрергә ярдәм итә. Аның өчен бу уен түгел, ә аңлы рәвештә башкарылучы җаваплы хезмәт. Малай аңлый: ул үргән һәр челтәр кемнеңдер гомерен саклап кала ала.
Сергейның эшсөярлеге, җаваплылыгы һәм битараф булмавы педагогларда, сыйныфташларында һәм ата-аналарда тирән ихтирам уята. Аның кебек максатка омтылучан, патриот балалар Стәрлетамак районының горурлыгы булып тора.