Авыл тормышы
+17 °С
Облачно

Рөстәм Кәримов: “Ватанга хезмәт итәм!”

Стәрлетамак районы егетләре махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби бурычларны батырларча үтәүләрен дәвам итә. Туганнары һәм якыннары, дуслары, авылдашлары һәм иксез-чиксез Туган илебезнең барлык халкының киләчәген яклап, алар тыныч күк йөзе һәм фашизмсыз тормыш өчен көрәшә. Намус, батырлык һәм кыюлык аларның һәркайсы өчен гади сүзләр генә түгел, ә бурычларын үтәгәндә алар таянган тормыш принциплары.  

Рөстәм Кәримов: “Ватанга хезмәт итәм!”Рөстәм Кәримов: “Ватанга хезмәт итәм!”
Рөстәм Кәримов: “Ватанга хезмәт итәм!”

Стәрлетамак районы егетләре махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби бурычларны батырларча үтәүләрен дәвам итә. Туганнары һәм якыннары, дуслары, авылдашлары һәм иксез-чиксез Туган илебезнең барлык халкының киләчәген яклап, алар тыныч күк йөзе һәм фашизмсыз тормыш өчен көрәшә. Намус, батырлык һәм кыюлык аларның һәркайсы өчен гади сүзләр генә түгел, ә бурычларын үтәгәндә алар таянган тормыш принциплары.

Якташларыбызның батырлыгы турында наградалары ачык сөйли. Шулай, Стәрлетамак районыннан 41 яшьлек Рөстәм Кәримов хезмәттә аерылып торган өчен “Хәрби батырлык өчен”, “За боевые отличия”, генерал Шәйморатов медальләре белән бүләкләнгән. Бу көннәрдә кыю яугир туган якларына ялга кайткан иде. Безнең гәзиткә биргән интервьюда ул махсус хәрби операция зонасында дүрт ел хезмәт итүе, хәрби дуслык, алгы сызыктагы хәл һәм үзенең җиңүче герое турында сөйләде.

- Рөстәм, үзегез турында сөйләгез әле.

- Тумышым белән мин Миякә районыннан, педагоглар гаиләсендә үстем. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң әти-әнием эзеннән киттем – педагогия институтына кердем. Тарих факультетында укыдым. Ләкин һөнәрем буенча эшләмәдем – 2007 елда милициягә хезмәткә алдылар. 15 ел дәвамында Стәрлетамак шәһәре эчке эшләр бүлеге каршындагы ведомствога карамаган сак бүлегендә хезмәт иттем.

- Махсус хәрби операция үткәрү зонасына ничек эләктегез?

- 2022 елның көзендә доброволец булып фронтка киттем. ЧВК “Вагнер” составында сугыштым. Луганск өлкәсе территориясендә хәрби бурычлар үтәдем. ЧВК “Вагнер” медальләре белән билгеләндем. 2023 елның җәендә контрактымның срогы чыкты, һәм мин кыска вакытка өйгә кайттым. Әмма инде көзен Салават Юлаев исемендәге башкорт ирекле батальоны составында янә алгы сызыкка юлландым.

- Сезне моңа нәрсә этәрде? Өйдә кала алгансыз бит.

- Хәрби хәрәкәтләр дәвам итә, егетләргә ярдәм итәргә кирәк иде. Алар анда, ут астында булганда, тик утырып калырга ярамый иде. Бары тик бергәләп Җиңүне якынайта алачакбыз.

- Бүгенге көндә кайда, нинди званиедә хезмәт итәсез һәм нинди бурычлар үтисез?

- Харьков юнәлешендә ВСУга каршы торабыз. Безнең бурыч – Белгород өлкәсен саклау. Оператив тәгаенләнешле взвод отделение командиры вазыйфасында хезмәт итәм.

- Тәэминат, обмундирование, туклану белән хәлләр ничек?

- Бездә барысы да бар. Республика безнең хакта кайгырта, бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итә. Ялга кайтучыларны уңайлы автобусларда алып китәләр һәм кире китерәләр, башка төбәкләрдә мондыйны күргәнем булмады. Безгә гуманитар йөкләр җибәреп, Башкортстан халкы актив ярдәм итә. Стәрлетамак райоыннан да посылкалар алабыз. Ярдәмегез һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт, безнең өчен бу бик мөһим.

- Алгы сызыкта хәл ничек?

- Гадәттәгечә. Киеренке, катлаулы, ләкин безне берни белән дә куркытып булмый.

- Сезнең күкрәктә башкалар арасында Росгвардиянең ведомство батырлык билгесе – “За боевые отличия” медале бар. Аны нәрсә өчен тапшырулары турында сөйләгез әле.

- Дошманның “Баба-яга” төрендәге дроннарын юк иткән өчен. Берүзем түгел, ә төркем составында, хәрби иптәшләрем белән бергә эш иттек. Барыбызны да бүләкләделәр.

- “Кошчыклар” күпме, аларны нәрсә белән юк итәсез?

- Безнең подразделениенең бурычы – Белгород өлкәсе өстендәге күкне саклау. Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән мобиль ату төркемнәре куябыз. Харьков юнәлешеннән төрле типтагы дроннар бик күп очып керә. Алар Шебекино шәһәрендә, Новая Таволжанка авылында һәм башка торак пунктларда яшәүчеләрне азаплый, ил эченә дә үтеп керәләр. Ату коралы – автоматлар, пулеметлар белән юк итәбез. Хәзер дошман оптик җепселле дроннарны актив куллана. FPV-дроннардан аермалы буларак, алар җир өстеннән 2-3 метр биеклеккә төшә һәм безнең арттан, безнең сукмаклар буйлап оча ала. Алар туктап тора, агачлар артына яшеренә ала. Чәчкәдән нектар җыючы бал кортына охшаш бу. Әле әйләнеп йөри, безелди, әле очып килә һәм төшә. Оптик җепселле дроннар безнең блиндажлар, подваллар буйлап “йөри”, тикшерәләр, безне юк итү өчен үтеп керү урыннары эзлиләр.

- Фронтка барырга уйлаганнарга нинди киңәш бирер идегез?

- Әле алгы сызыкта булганнардан үрнәк алыгыз. Кушылыгыз, ярдәм итегез. Без – җиңүчеләр оныклары. Ата-бабаларыбызның данлы традициясен дәвам иттерик.

- Сезнең өчен кем үрнәк булып тора?

- Әнием ягыннан картәтием Габидулла Хисмәтуллин. Ул бөтен сугышны үткән, водитель булган, Җиңү белән әйләнеп кайткан. Аннан соң озак еллар колхозда хезмәт салган, ныклы гаилә корган, картәниебез белән бергә лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр.

- Гаиләгез турында сөйләгез әле.

- Тормыш иптәшем белән өч балабыз – улыбыз һәм ике кызыбыз бар. Үз үрнәгебездә үстерәбез: туган җиребез иминлеге хакына эшләргә һәм хезмәт итәргә, Ватанны яратырга һәм сакларга өйрәтәбез. Улыма 12 яшь, аның белән саклау – ул кулга корал тотып кына түгел, ә гаделсезлеккә битараф калмау, көчсезрәккә ярдәм итү, сүзеңдә тору да булуы турында сөйләшәбез. Ә кызларым өчен... алар өчен “Ватанны саклау” кечкенәдән: әниебезне саклаудан, картәниебез турында кайгыртудан, йортыбызны яратудан башлана.

- Сезгә карап, балаларыгыз нәрсәне гомерлеккә истә калдырсын иде дип теләр идегез?

- Әтиләренең сынмавын, кайда кирәк булган, шунда булганлыгын белсеннәр. Аларның Туган илнең чын патриотлар булып үсүен телим.

- Әңгәмә өчен рәхмәт.

- Ватанга хезмәт итәм. Һәм безне онытмавыгыз өчен рәхмәт.

А. САРЫ әңгәмәләште.

Фото яугирнең шәхси архивыннан.  

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас