

Гадәттә “көбә” (броня) сүзе авыр металл белән ассоциацияләнә. Әмма саклауның башка төре дә бар – заводта түгел, ә авыл өе тынлыгында күңел җылысы белән эшләнгән йомшак, җылы. Ул дөбердәми, авыр да түгел, ләкин корыч калкан шикелле гомерләрне саклап кала. Бу ханымның кулында – гади энәләр һәм эрләнгән җеп йомгаклары. Ләкин аның кул эшләре аякларны гына түгел, җанны да җылыта.
Октябрь авылында яшәүче Алевтина Петровна Голованова ике кыш эчендә фронтка илле пардан артык оекбаш бәйләп озаткан. Ул көндез дә, төнлә дә, йөрәге тыныч һәм борчулы булганда да бәйли. Һәм һәрвакыт, кулына йомгагын алган саен, тизрәк тынычлык урнашсын иде, дип тели. Алевтина Петровна СВО сугышчылары өчен бәйләгән һәр оекбашны хәтерли, чөнки һәр элмәккә кул көчен генә түгел, ә хәстәрен, кулларының җылысын да салган. “Егетләребез өчен минем кечкенә ярдәмем ниндидер әһәмияткә ия булыр дип ышанасы килә, - ди героиня. – Туган йортларын, анда аларны һәрвакыт көтеп торучы һәм яраткан якын кешеләрен искә төшереп торсын. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз безнең өчен иң кадерлесе бит. Әлеге вакытта күпләре кайгыртуга аеруча мохтаҗ, бит алар гомерләрен куркыныч астына куя”.
Бер пар оекбашны Алевтина Петровна бер көндә бәйли. Барысы да гуманитар ярдәм җыю турында игъланнан башланган. “Авыл Советы якташларыбызга ярдәм итәргә җыенганын ишеткәч: мин нәрсә тәкъдим итә алам соң?” - дип уйлаган ул. Шунда ук оекбаш бәйләү идеясе туган. Алевтина Петровна эрләнгән җеп сатып алган һәм эшкә керешкән. Тулысынча диярлек үз акчасына дистәләгән пар оекбаш бәйләгән.
Күңелен авыр уйлар биләп алганда, ул дога укуда һәм якыннары белән аралашуда юаныч таба. Атнага өч тапкыр чиркәүгә бара, балалары һәм оныклары белән һәр очрашуга сөенә, сеңлесе белән чәй табыны артында фикерләре белән уртаклаша. “Гаиләм янында булу – бәхет. Без бит бергә булу, бер-беребезгә ярдәм итү һәм бер-беребезне ярату өчен яшибез”, - ди Алевтина Петровна.
Н.Стукалова.
Г.Бикмәтов фотосы.