Авыл тормышы
+20 °С
Ясно

“Дөреслек кем ягында, шул җиңә”

Республикада матбугатны үстерү турында фикер алыштылар 16 июньдә Уфада “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чараларының бишенче медиафорумы үтте. Ул республика һәм муниципаль басмалар мөхәррирләрен һәм журналистларын, хәрби корреспондентларны һәм киберхәвефсезлек буенча экспертларны җыйды – барлыгы 300гә якын кеше.  

“Дөреслек кем ягында, шул җиңә”“Дөреслек кем ягында, шул җиңә”
“Дөреслек кем ягында, шул җиңә”

Республикада матбугатны үстерү турында фикер алыштылар

16 июньдә Уфада “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чараларының бишенче медиафорумы үтте. Ул республика һәм муниципаль басмалар мөхәррирләрен һәм журналистларын, хәрби корреспондентларны һәм киберхәвефсезлек буенча экспертларны җыйды – барлыгы 300гә якын кеше.

Медиафорумның пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Төбәк башлыгы җыелганнарны һөнәри бәйрәмнәре – Башкортстан Республикасы матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне белән котлады һәм төбәк үсешендә журналистлар берләшмәсенең мөһим ролен билгеләде.

- Сүземне сезне бик нык хөрмәт итүемнән башлыйсым килә. Һәркайсыгызның кулын кысам һәм бөтен ил өчен җиңел булмаган вакытта башкарган эшегез өчен рәхмәт әйтәм, - диде Радий Хәбиров. – Безнең журналистлар, мөхәррирләр, нәшер итүчеләребез армиясе үз эшен тыныч һәм ышанычлы башкара, безгә, власть органнары вәкилләренә, көчебезне үзебезнең төп бурычларыбызга – махсус хәрби операциягә булышлык итүгә, икътисадны һәм социаль өлкәне ныгытуга юнәлтергә ярдәм итә.

Башкортстан Башлыгы “Барысы да Җиңү өчен” девизының аерым әһәмияткә ия булуын билгеләде. Аны ул тәүге тапкыр 2026 елның гыйнварында республика Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламасында яңгыраткан иде. Шулай ук төбәк җитәкчесе журналистлар берләшмәсенә алгы сызыкта якташларның хәрби хезмәтен яктырткан өчен рәхмәт белдерде. Бу бурычны шул исәптән хәрби корреспондентлар үти. Хәтерегезгә төшерәбез, үткән ел Башкортстанда хәрби коресспондентлар статусы һәм аларга ярдәм чаралары турында закон кабул ителде.

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларга бик авыр. Һәм сезнең эшегез – яугирләребез, аларның хезмәте, көндәлек тормышы, батырлыклары, иң яхшы сыйфатлары турында хикәяләвегез – алар өчен зур ярдәм булып тора, - диде Радий Хәбиров. – Шунысы мөһим, күп материалны без саклау һәм арытабан өйрәнү өчен архивка тапшырачакбыз. Нәтиҗәдә Башкортстан кешеләренең батырлыкларын мәңгеләштерү өчен киң база булдырачакбыз.

Тагын бер бурыч – ил һәм республика үсеше турында халыкка объектив мәгълүмат бирү, шул исәптән “фейк”лар һәм мәгълүмати һөҗүмнәр белән көрәшү.

- Безнең республика – Русиянең терәк төбәге. Шуңа күрә кешеләребезнең ничек эшләве һәм иҗат итүе турында сөйләү бик мөһим. Нәкъ менә сезнең журналист осталыгыгыз ярдәме белән бу мәгълүмат һәрчак үз адресатларын таба. Сез укучылар һәм тамашачыларның ихтыяҗларына вакытында җавап бирәсез, яңа иҗат продуктлары тудырасыз, - дип билгеләде Радий Хәбиров. – Һәм, әлбәттә, безнең җәмгыятькә булган мәгълүмати һөҗүнәргә оста каршылык күрсәтәсез. Бу эшегез өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә.

Чыгышы ахырында республика Башлыгы журналистлар берләшмәсе вәкилләренә Башкортстан дәүләт бүләкләре тапшырды.

Русия Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Боярский видеоэлемтә буенча форум делегатларына сәламләү сүзе белән мөрҗәгать итте. Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Пушилин форумда катнашучыларга сәламләү хаты җибәргән. Атап әйткәндә, анда болай дип әйтелгән: “Башкортстаннан дусларыбызга һәм көрәштәшләребезгә ихлас күңелдән рәхмәтлемен. Донбасска ярдәм итүегез безнең өчен һәрчак зур көч булды һәм шулай булып кала да. Без сезнең ярдәмегезне тоябыз, эшегезне, ихлас кызыксынуыгызны күрәбез...”.

Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чараларын үстерү буенча илдә лидерларның берсе булып кала, ә республика киңкүләм мәгълүмат чаралары уңышының төп факторы  журналистлар берләшмәсе һәм төбәкнең идарә итү командасы арасындагы ачык диалог булды, дип билгеләде Русия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының вакытлы матбугатка һәм китап индустриясенә дәүләт ярдәме департаменты директор урынбасары Светлана Дзюбинская. Русия Журналистлар берлеге секретаре, медиаэксперт Роман Серебряный Башкортстанда хәрби корреспондентларга ярдәмне югары бәяләде һәм бу өлкәдә төбәкнең алдынгы тәҗрибәсен билгеләде.

Медиафорумда катнашучыларга махсус хәрби операция үткәрү зонасыннан туры элемтә буенча журналист, “Башкортостан” полкы хәрби хезмәткәре Рәфыйк Әхмәтшин мөрәҗәгать итте. Ярдәм итүләре өчен республиканың идарә итү командасына һәм хәрби хезмәткәрләр турында сөйләүче һәм алгы сызыкка гуманитар йөкләр илтүче матбугат вәкилләренә рәхмәт әйтте.

Пленар өлештән соң медиафорумда катнашучыларны берничә тематик мәйданчык эше көтте. “Барысы да Җиңү өчен!” секциясендә махсус хәрби операция шартларында журналистлар эше, патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклау турында фикер алыштылар. Мәгълүмати хәвефсезлек буенча мәйданчыкта сүз яшьләрне интернетта деструктив йогынтыдан саклау, экстремизмга һәм хәзерге заман мәгълүмат янауларына каршылык күрсәтү турында барды.

Аерым секция ясалма интеллектны (ЯИ) куллану мәсьәләләренә багышланды. Экспертлар яңа технологияләрнең редакцияләргә контент булдырырга, мәгълүмат белән эшләргә һәм аудитория белән үзара эш итәргә ничек ярдәм итүе турында сөйләде. Русия журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный төрле нейрочелтәрләр һәм аларның мөмкинлекләре буенча экскурсия ясады, ясалма интеллект (ЯИ) заманча медианы ничек үзгәртүе турында фикерләре белән уртаклашты. “Диалог” оешмасы эксперты Радик Гәрәев МАХ мессенджеры эше турында сөйләде. E7E-media видеопродакшен студиясе хуҗасы Батыр Галимов нейрочелтәр ярдәмендә фото һәм видеоконтент ясау мөмкинлекләрен күрсәтте, шул исәптән милли колорит белән дә.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Олег Ли үз чыгышында ясалма интеллект технологияләрен журналистикада куллану темасына тукталды. Ул Башкортстан медиаберләшмәсе вәкилләре игътибарын мәгълүматны кабул итүгә ясалма интеллектның йогынтысына юнәлтте. Аның сүзләре буенча, бүген журналистика, башка күп кенә тармаклар кебек үк, заманча технологияләр йогынтысына дучар һәм журналист һөнәренең ничек корылачагы шуңа бәйле.

- Ясалма интеллект көндәлек эшегездә ярдәм итсен, ә сез, коллегалар, эчтәлек белән шөгыльләнегез. Мәгълүмати көрәштә дөреслек кем ягында, шул җиңә. Һәм бу эштә ясалма интеллект ышанычлы ярдәмчегез булсын, - диде Олег Ли.

 

Альбина КОВАЛЕНКО, гәзитнең баш мөхәррире:

- Быел Медиафорум “Барысы да Җиңү өчен” лозунгы астында үтте. Һәм бу сүзләр мәйданчыкта җыелган һәркем өчен эшлекле кәеф тудырды. Форум кысаларында бүген җирле матбугатның роле ничек үзгәрүе, мәгълүмати басым шартларында ничек гадел һәм оператив булып калу һәм, иң мөһиме – безнең һәрберебез уртак эшкә нинди өлеш кертә алуы турында сөйләштеләр.

Коллегалар белән аралашу аеруча файдалы булды. Без тәҗрибә уртаклаштык, авыл һәм шәһәр кешеләренең урыннарда сугышчыларыбызга ничек ярдәм итүе, гуманитар йөк җыюлары һәм журналист сүзенең кешеләрне берләштерергә ничек ярдәм итүе турында фикер алыштык. Быелгы форум аңларга булышты: медиа – ул яңалыклар турында гына түгел, ул дөреслек, ярдәм һәм без барыбыз да үз урыныбызда якынайткан җиңү турында.

Екатерина ИШМӨХӘММӘТОВА, хәбәрче:

- Мондый масштаблы медиафорумда беренче тапкыр катнаштым, һәм бик күп тәэссоратлар алдым! Бу чын мәгънәсендә кыйммәтле һәм илһамландыргыч тәҗрибә булды.

Спикерларның нейрочелтәрләр мөмкинлекләренә һәм аларны журналистикада куллануга багышланган чыгышлары аеруча ошады. Заманча технологияләрнең корреспондентлар эшендә ничек ярдәм итүен, мәгълүмат эзләүне тизләтүен һәм контент булдыру өчен яңа мөмкинлекләр ачуын белү кызыклы булды. Минемчә, нейрочелтәрләр нинди генә акыллы булмасын, алар кешене алыштыра алмаячак. Программаны мәгълүмат җыярга яки аны анализларга өйрәтергә мөмкин, әмма аны тоярга һәм тарихны автор күргәнчә күрергә өйрәтеп булмый. Яхшы материалларда һәрвакыт ихласлылык, эмоцияләр һәм шәхси тәҗрибә югары бәяләнә.

А. ДӘҮЛӘТОВА.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.

     

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас