Авыл тормышы
+17 °С
Облачно

Кечкенә эшләр – зур нәтиҗәләр

Кантюковка волонтерларын нәрсә илһамландыра?

Биредә кечкенә төеннәрдән зур эш туа. Кантюковкада көн саен шундый кешеләр жыелганда, ярдәм мохтаж булганнарга һичшиксез барып җитәчәк дип ныклы ышанырга була.

Яугирләрдән рәхмәт сүзләре белән хатлар килгәндә, Кантюковка авылы китапханәсендә берничә минутка тынлык урнаша. Һәркем аңлый: ике елга якын башкарган эшләре чыннан да кирәк. Авыл кешеләре биредә өйдән еракта булганнарга ярдәм итү өчен җыела.
Волонтерлар берләшмәсенең тарихы авыл Советы тарафыннан гуманитар ярдәм җыюны оештырудан башланган. Ул вакытта авылда яшәүче Радмир Кантюков үз өендә маскировка челтәрләре үрә башлаган булган инде. Файдалы эшкә бөтен теләгән кешеләр кушыла алсын өчен, соңрак ул аны китапханәгә күчерергә тәкъдим иткән. Башлангычны китапханәче Алсу Мортазина хуплаган. Авыл кешеләре шунда ук эшкә кушылган.
2024 елның 28 сентябрендә тырышлык таләп итүче җитди эш башланып киткән. Баштарак җиңел булмаган. Яңа техниканы үзләштерергә, эшнең нечкәлекләренә төшенергә кирәк булган. Радмир теләгән һәркемне өйрәткән. Тора-бара тәҗрибә туплаганнар. Заказларны тизрәк үтәргә ярдәм итүче нечкәлекләрне үзләштергәннәр.
Кантюковка авылы волонтерларын “Кантюковка төеннәре” дип атыйлар. 
Бу аларның эш техникасы үзенчәлегенә бәйле: тасмалар үрелеп кенә бармый, ә төенләп бәйләнә. Катнашучылар өчен берләшмә атамасы белән футболкалар һәм кепкалар эшләнгән, алар бердәмлек һәм уртак максат символына әверелгән.
Бу чорда 6 х 3 метр үлчәмле 115 маскировка челтәре үрелгән. Кайчандыр барын да кул белән эшләгәннәр, ә хәзер халык ярдәме белән станоклар барлыкка килгән. Алар эшне сизелерлек җиңеләйткән. Хәзер бер челтәр әзерләүгә якынча дүрт сәгать вакыт китә.
Моннан тыш, алар 1,5 х 1,5 метр үлчәмле маскировка костюмнары тегә. Тәүгеләре тыгызрак һәм авыррак килеп чыккан. Соңрак сугышчыларның киңәшләрен тыңлап, технология камилләштерелгән. Бүгенге көнгә 50ләп шундый костюм җитештергәннәр. Хәрбиләр әйтүенчә, урманлы җирлектә алар кешене бик яхшы яшерә. 25 июльдә авылга СВО зонасыннан яугир кайтачак. Аңа шундый биш костюм әзерләп тә куйганнар.
Кайчак ашыгыч заказлар килә. Андый чакта эш аеруча тиз бара. Бер көндә ике челтәр үргән чаклары да булган. 
Хәрбиләрнең рәхмәт сүзләре аеруча илһамландыра. Чираттагы партияне алгач, алар шалтыраталар, язалар, челтәрләрнең хәрби бурычларны үтәргә ярдәм итүе һәм гомерләрне саклап калуы турында сөйлиләр.
- Егетләрдән җавап алгач, барысы да заяга булмавын аңлыйсың, - ди волонтерлар.
Бүген берләшмәдә 13 кеше даими катнаша. Бу вакыт эчендә алар чын гаиләгә әйләнгән: бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр, җәмәгать чараларында катнашалар һәм бер-берсенә ярдәмләшәләр. Якшәмбедән кала, көн саен диярлек очрашалар.
Бигрәк тә күпләрнең гаиләләре белән килүе сөендерә. Ирле-хатынлы Екатерина һәм Анатолий Ясаковлар бу эш башланганнан бирле катнаша. Анатолий – 16 ел хезмәт стажы булган укытучы, тарих буенча тирән белемле кеше. Авыл халкы аны эрудициясе һәм актив тормыш позициясе өчен хөрмәт итә. Екатерина иҗади сәләтләргә ия: сәнгатьле итеп шигырьләр укый, җырлый. Һөнәре буенча ул кранчы, аппаратчы һәм машинист. Ясаковлар авыл тормышында һәрвакыт актив катнаша. 
Раушания һәм Мөнир Зәйнәгетди-новлар алыштыргысыз ярдәмчеләргә әверелгән. Мөнир җиһазларны төзәтә, кирәкле детальләрне ясый һәм нинди дә эшкә һәрвакыт җитди карый. Раушания уртак эш өчен ихлас борчыла. Әгәр дә катнашучыларның берәрсе озак килми торса, шалтыратып хәлен сораша. 
2016 елдан Наумовка авыл биләмәсе депутаты Фәридә Кантюкова да актив ярдәм күрсәтә. Ул кырык елдан артык Салаватта трамвай водителе булып эшләгән һәм Башкортстан Республикасы ветераны исеменә ия. Когалымда эндокринолог булып эшләүче кызы Розалия кайткач, ул да ирекмәннәргә кушыла. Аның белән бергә оныклары да ярдәм итә. 
Даими катнашучылар арасында – Фаягөл Әмирова. Бер генә бәйрәм дә аның балан бәлешеннән башка үтми.
Тармакара колледж студентлары, шулай ук әлеге эшнең мөһимлеген аңлаган укучылар да ярдәм итә. Кыш көне ярдәмчеләр күбәя, ә җәй көне бераз кими: күп- ләрнең яшелчә бакчалары, хуҗалыклары бар, оныкларын карарга кирәк. Әмма ярдәм тукталмый.
Шәхсән катнаша алмаганнар финанс ярдәме күрсәтә, медикаментлар, урын-җир кирәк-яраклары һәм башка әйберләр сатып ала.
Материаллар сатып алу буенча төп эшне китапханәче Алсу Мортазина җитәкли. Радмир Кантюков хәрби хезмәткәрләргә җибәрү өчен медикаментлар, йоклау капчыклары һәм башка кирәк-яраклар сатып алу белән шөгыльләнә.

Сәхифәне Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде. Г. БИКМӘТОВ фотолары.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас