

Җәй – кояш, каникул һәм озын җылы кичләр вакыты. Ләкин Чуртан авылы волонтерлары өчен түгел. Төштән соң, көннең иң кызу чагында буадагы су җиләс һавасы белән үзенә тартып торганда, мондагы хатын-кызлар кулларына кайчы, бәйләү энәләре алып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү штабына юллана. Аны элекке авыл Советы бинасында оештырганнар һәм “Битараф булмаган Чуртан” дип атаганнар, хәтта уч төбендә утырган күгәрчен сурәте белән герб та уйлап тапканнар.
“Тынычлык символы”, - дип аңлата волонтерлар штабы активистларының берсе Тәгъзимә Юлдашева. Герб штабның эшчәнлеге тәкъдим ителгән стенд янәшәсендә урнашкан. Шунда ук район хакимиятеннән, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәгеннән, хәрби часть командованиесеннән Рәхмәт хатлары һәм хәрби хезмәткәрләрнең автографлары һәм ихлас рәхмәт сүзләре язылган Русия флагы тора.
Чуртандагы штаб өченче ел эшли. Аны оештыру идеясе белән шушы авылда яшәүче Тәгъзимә Юлдашева чыккан. Элек ул авыл клубының мәдәният хезмәткәре булган, белеме буенча дирижер. Хәрби хәрәкәтләр ветераны, беренче чечен кампаниясендә катнашучының хатыны буларак, ул хәрби хезмәтнең авырлыклары ишетеп кенә белми. Ике елдан артык элек Тәгъзимә махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби бурычлар үтәгәндә һәлак булган якташы – Үрге Усылы авылыннан Марс Әсмәндияров истәлегенә видеоклип ясаган.
- Видеоролик шундый җавап табар дип көтмәгән идем, - дип искә ала Тәгъзимә. – Миңа Стәрлетамактан кешеләр мөрәҗәгать итә, якыннары турында шундый ук видеолар ясавымны сорый башлады. Шулай һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең туганнары белән, ә соңрак махсус операция сугышчылары белән дә, аралаша башладык. Ә аннан соң сүзләр белән генә түгел, эш белән дә ярдәм итәргә кирәклеген аңладым.
Шулай штаб туган. Спонсорлар ярдәме белән Чуртанда маскировка челтәрләре үрү һәм тукыманы кисү өчен станоклар барлыкка килгән. Ә Тәгъзимә ярдәм оркестры дирижерына әйләнгән, анда һәркем үз партиясен уйный: кемдер тегә, кемдер пешерә, кемдер үрә. Эш тукталмый. Монда яллар алмыйлар һәм “отпуск” дигән сүзне белмиләр.
“Битараф булмаган Чуртан” штабында гәзит хәбәрчесе июльнең бер эссе көнендә булды. Зур булмаган бинада ару-талуны белми ун ханым эшли иде. Алар монда көндезге 2дә килгән һәм кичкә кадәр эшләячәк. Тышта +30 градус. Вентилятор эшләүгә карамастан, бина эчендә тынчурак. Әмма беркем дә зарланмый.
“Сугышчыларыбызга анда тагын да эссерәк. Ә без монда түбә астында. Түзәргә була”, - ди волонтер Фәридә Ибраһимова. Фронтта аның оныгы сугыша. Белгород юнәлешендә пилотсыз очу аппаратлары операторы булып хезмәт итә. Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен дәүләт бүләгенә – Суворов медаленә тәкъдим ителгән.
Штаб волонтерлары арасында күбесе – хәрби хезмәткәрләрнең әниләре, картәниләре һәм хатыннары. Мәсәлән, Роза Афанасьеваның махсус хәрби операция үткәрү зонасында улы һәм кызы хезмәт итә. Улы – кадровый хәрби, кызы – Луганск янындагы кыр госпиталендә реаниматолог. “Битараф булмаган Чуртан” аларга да посылкалар җибәргән. Якташларының ярдәменә җавап итеп, Роза Афанасьеваның кызы – “Эклиптика” позывнойлы медик хәбәр язган: “Зур рәхмәт сезгә! Күп ярдәм килде. Яралыларны киендерәбез, өсләренә ябабыз, юындырабыз. Барысы да чиста. Сез җибәргән бар нәрсә дә безгә, яралыларга бик кирәк. Ә токмач нинди тәмле! Ярдәм иткән, катнашкан һәркемгә рәхмәт”.
Ирина Павлованың улы – “Халва” позывнойлы яугиргә дә гуманитар ярдәм җибәргәннәр. Махсус операциядә ул 2022 елның сентябреннән бирле катнаша, өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган. Курск юнәлешендә артиллерия батальонында хезмәт итә. Күрсәткән батырлыгы һәм чыдамлыгы өчен “Халва” Жуков һәм II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Волонтер Татьяна Андрееваның да улы герой – күпсанлы алышларда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ул Изге Георгий ордены батырлык билгесе – IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнгән. Егетнең позывное – “Агроном”. СВО зонасында 2022 елның октябреннән хезмәт иткән. 2024 елда хәрби бурыч үтәгәндә каты яраланган. Инвалидлыгына карамастан, бүген ул заводта хезмәт куя, тылда җиңүне якынайта.
Мәрзия Ибраһимованың улы шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы. Соңгы алышларның берсендә ул яраланган, әлеге вакытта госпитальдә дәвалана.
Әйткәндәй, госпитальләр турында. “Битараф булмаган Чуртан” отряды, җәрәхәтләр нәтиҗәләрен минимальләштереп һәм реабилитацияне тәэмин итеп, яраланган яугирләргә, җәрәхәт алганнан алып госпитальдән чыкканчы, барлык этапта да ярдәм күрсәтә. Шулай, авылның кул эше осталары Татьяна Шумских, Елена Иванова, Роза Афанасьева, Любовь Патраева, Әгълимә Ишмөхәммәтова госпиталь пациентлары өчен мендәрләр, махсус валиклар (озак ятканнан тән тишелмәсен өчен аларны арка, аяк-куллар астына салалар), Илизаров аппаратлары өчен бахиллар, документлар өчен махсус портмоне һәм башка кирәкле әйберләр тегә. Госпитальләргә мендәрне генә 500 данә (!) җибәргәннәр. Моннан тыш, сугышчыларга башкорт балы җибәреп торалар. Чуртан авылында яшәүче Дания Мөхммәтҗанова һәм Әлфия Хәсәнова госпитальдә яткан һәм алгы сызыкта булган егетләргә өй токмачы һәм хуш исле үләннәрдән чәйләр әзерли.
Тәгъзимә әйтүенчә, фронтта иң нык таләп ителгән әйбер булып маскировка челтәрләре кала. Чуртан волонтерларында алар үзенчәлекле. Биредә маскировка челтәрләрен бик тыгыз итеп үрәләр. Үлчәме – 12х3 метр. Бу танкны яки артиллерия җайланмасын яхшылап ябарга җитә.
- Шундый бер челтәрне үрү өчен ике ярым көн кирәк, чөнки бу эш күп көч куюны таләп итә. Шуңа карамастан, үрү эшендә остардык. Әлеге эштә безнең “маскировкалаучыларга” тиңнәр юк, бу – Фәридә Ибраһимова, Ирина Павлова, Зөләл Әмирова, Татьяна Андреева, Роза Афанасьева, Валентина Патраева, Наилә Ибраһимова, Гөлшат Рәфыйкова, Татьяна Шумских, - дип санап үтте Тәгъзимә.
Алгы сызыкта дроннарга каршы ятьмәләр дә бик кирәкле, алар яугирләребезне дошманның пилотсыз очу аппаратларыннан коткара. Аларны үрүне авыл осталары Рабига Латыйпова һәм Әлфия Хәсәнова үзләштергән.
Разведчиклар һәм снайперлар өчен елның барлык фасылларында да “Леший” маскировка костюмнары, нашлемниклар актуаль. Чуртанда аларны ясау шулай ук җайга салынган. Бу әйберләрне волонтерлар Алена Степанова, Рита Смертина, Мария Кириллова, Наталья Петрова, Ләйсән Исмәгыйлева, Зәминә Ишкилдина бәйли, Роза Мозафарова, Мәрзия Ибраһимова, Зөләл Әмирова, Аделина Степанова, Гөлшат Рәфыйкова үрә.
- Русия хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыруда илледән артык кеше даими катнаша. Берәүләр консервлар (борщ, тушенка, тозлаган яшелчәләр, кайнатма), ит деликатеслары, киптерелгән үләннәр, җиләк-җимеш, камыр ашлары, кием-салым, татлы ризыклар, медикаментлар китерә, икенчеләре финанс ярдәме күрсәтә – ул акчага маскировка челтәрләре өчен материаллар сатып алабыз. Тик, кызганычка каршы, бу барыбер җитми. Гуманитар йөкнең һәр партиясе адреслы – якташларга конкрет подразделениеләргә китә, - дип сөйли Юлдашева.
“Битараф булмаган Чуртан” штабы эше – безнең районда, илдә кешеләрнең уртак максат хакына берләшүенең яхшы үрнәге. Биредә аңлыйлар: сугыш кайдадыр еракта бармый. Ул һәркемгә кагыла. Ул йөрәкләрдә һәм күңелләрдә кан саркып торган яра булып ята. Нәкъ менә шуның өчен гади кешеләр җыйган йөкләр алгы сызыкка көчле агым булып бара. Аларның тырышлыгы сугышчыларга ярдәм итүдән тыш, бөтен җәмгыятьнең рухын ныгыта, аны сәламәтрәк һәм көчлерәк итә.
А. САРЫ.
Автор фотосы.