

Бу – “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы һәм “Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте” республика җәмәгать оешмасы проекты, ул Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Клуб өченче ел эшли һәм бөтен республика буенча махсус операциядә катнашучы 10 меңнән артык кешене һәм аларның якыннарын берләштерде. Аның төп бурычы – алгы сызыкта хәрби бурычлар үтәүче яугирләргә һәм һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына ярдәм итү.
Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- Бүген “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалы – махсус хәрби операция ветераннары һәм сугышчыларның гаиләләре белән эшләүдә безнең төп партнерыбыз. Медицина реабилитациясе, психологик ярдәм, юридик озату, эшкә урнашырга ярдәм итү, торакны җайлаштыру, техник реабилитация чаралары бирү – болар барсы да егетләребезгә тыныч тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итә. Ә тагын үзләрен төрле өлкәләрдә табарга булыша. Кемдер иҗатны сайлый. Кемдер үз эшен ача. 500дән ашу ветераныбыз спортның адаптив төрләре белән шөгыльләнә. 2025 елда гына 900гә якын ярыш узды.
“Түгәрәк өстәл” артында сугыш шәхсән үзенә кагылган кешеләр: яраланган һәм инвалидлык алган СВО ветераннары, шулай ук сугыш кырында мәңгегә калганнарның әниләре, хатыннары һәм апа-сеңелләре җыелды. Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина һәм “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе, “Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе, “Русия халыклары ассамблеясе” гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлекчәсе рәисе Гөлнур Кулсарина утырышның модераторлары булды.
Беренче булып сүзне ветераннар алды. Алар сөйләгән тарихлар авыр, куркыныч һәм бер үк вакытта гаҗәеп көч белән тулы иде. Әле кичә генә сафта булган ир-егетләр бүген яңа чынбарлыкта яшәргә өйрәнә: кемдер протез үзләштерә, кемдер контузиядән соң яңадан сөйләшергә өйрәнә.
- Иң авыры – ул физик авырту түгел, ә үзеңне яңа кеше буларак кабул итү. Бернигә дә карамастан, файдалы була алуыңны аңлау. Һәм бу эштә төп ярдәмче – гаилә, - дип уртаклашты Наумовка авылыннан махсус хәрби операция катнашучысы Данил Майданик.
СВОда катнашучыларга һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларына орден һәм медальләр тапшыру чараның мөһим өлеше булды. Актив гражданлык позицияләре, иҗтимагый әһәмияткә ия эшчәнлеккә өлеш керткәннәре һәм СВОда катнашучыларга ярдәм иткәннәре өчен хәрби хәрәкәтләр ветераннары “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының Мактау грамоталары белән билгеләнде:
- Фәрит Миһранов, Стәрлетамак районы махсус хәрби операциядә катнашучылар ассоциациясе рәисе, подполковник, “Башкортстан” полкының Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге мотоукчылар батальоны командиры, район Советы депутаты;
- Данил Майданик – хәрби хәрәкәтләр ветераны, десант-штурмлау батальоны составында пилотсыз очу аппаратлары операторы булып хезмәт иткән, район мәгариф учреждениеләрендә батырлык дәресләре үткәрүдә, шулай ук республика һәм район чараларында актив катнаша;
- Сергей Пищаев – хәрби хәрәкәтләр ветераны, Миңнегали Шәйморатов исемендәге мотоукчылар батальоны составында хезмәт иткән, “Ватанны саклаучылар” фонды үткәргән чараларда актив катнаша, Русия хәрби хезмәткәрләре өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыру белән шөгыльләнә;
- Руслан Ишекәев – хәрби хәрәкәтләр ветераны, Миңнегали Шәйморатов исемендәге мотоукчылар батальоны составында хезмәт иткән, РФ Кораллы Көчләрендә – Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссариатында хезмәтен дәвам итә;
- Николай Индиенков – хәрби хәрәкәтләр ветераны, илнең хәрби армия резервы составында хезмәт иткән, әлеге вакытта район ветераннар советы эшендә актив катнаша һәм ярдәм итә, хәрби психологка укып чыккан;
- Андрей Дмитриев – хәрби хәрәкәтләр ветераны, “Башкортстан” полкы составында хезмәт иткән, хәзерге вакытта Ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар ассоциациясен һәм “Ватанны саклаучылар” фондын лаеклы тәкъдим итә, район һәм республика чараларының актив катнашучысы булып тора;
- Василий Сидоркин – хәрби хәрәкәтләр ветераны, десант-штурмлау дивизиясе составында укчы булып хезмәт иткән, Стәрлетамак районы мәгариф учреждениеләрендә батырлык дәресләре үткәрүдә, шулай ук республика һәм район чараларында актив катнаша.
Хәрби бурычларны үтәгәндә, Туган илне саклаганда күрсәткән батырлыклары һәм героик ныклыклары, фидакарьлекләре һәм кыюлыклары өчен үлгәннән соң бүләкләнделәр: генерал Шәйморатов медале белән – Алексей Авазов, Батырлык ордены белән – Владимир Сараев, Радик Шәрәфиев, Иван Захаров. Наградалар һәлак булган яугирләрнең әнисенә, хатыннарына һәм туганына тапшырылды. Алар белән сөйләшү очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Һәлак булганнарның туганнары нык булырга тырышты, ләкин күз яшьләрен тыя алмадылар...
Сөйләшү эмоцияләр белән генә чикләнмәде. Ветераннар һәм яугирләрнең туганнары төрле мәсьәләләрне күтәрде: санаторий-курорт дәвалануына ничек документлар оформить итәргә, психологик реабилитацияне кайда узарга, яңа һөнәр үзләштерү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә, гуманитар ярдәмне ничек җибәрергә һ.б. Очрашу бер сәгать кенә бармады. Ашыкмыйча гына таралыштылар. Кемдер телефон номерларын алмашты, кемдер сүзсез генә коридорда кочаклашып торды. Очрашуда катнашучыларның карашында өмет чагыла иде. Янәшәдә сине сүзсез генә аңлаган кешеләр булганда, яшәве җиңелрәк.
Рита СӘМИГУЛЛИНА, Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы:
- Безнең районда СВО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Гөлнур Галинуровна белән бергә яугирләр, егетләребезнең әниләре һәм тормыш иптәшләре белән аралаштык. Ярдәм чаралары, реабилитация, хезмәт итү һәм тыныч тормышка әйләнеп кайту турында сөйләштек. Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган геройларның туганнарына һәм якыннарына тирән кайгы белән наградалар тапшырдык. СВО ветераннарын фондның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләдек. Диалог ачык, ихлас шартларда үтте. Гөлнур Галинуровнага безнең район мәсьәләләренә игътибар бирүе өчен рәхмәт. Мондый очрашулар бер-беребезгә якынрак булырга, гаиләләрнең ихтыяҗлары турында ишетергә һәм оператив рәвештә хәл итү юлларын табарга ярдәм итә. Туган илне саклаучылар һәм аларны өйдә көтүчеләр хакына уртак эш дәвам итәр дип ышанабыз.
А. САРЫ.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.