

Район хакимиятенең утырышлар залында махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның гаиләләре белән очрашу узды.
Аның төп темасы дәүләт һәм социаль ярдәм чаралары булды. Ачык диалог форматында узган чарада катнашучылар тиешле түләүләргә, льготаларга, шулай ук медицина һәм психологик озатып баруга кагылышлы үзләрен борчыган сорауларны бирә алды.
Мондый очрашулар һәрвакыт дулкынландыра һәм зур җаваплылык йөкли, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина социаль челтәрләрдә. Аның әйтүенчә, дәүләт гарантияләре, ярдәм чаралары, социаль һәм медицина ярдәме, шулай ук көнкүреш мәсьәләләре турында фикер алышканнар. Һәр мөрәҗәгать итүчегә кирәкле консультация ярдәме күрсәтеп, социаль хезмәтләр һәм профильле ведомстволар вәкилләре тулы җаваплар биргән. Барлык күтәрелгән мәсьәләләр оператив рәвештә хәл итү өчен контрольгә алынган.
Мондый очрашулар зур әһәмияткә ия. Алар хокукларны һәм мөмкинлекләрне вакытында аңлатырга ярдәм итеп кенә калмый, ә саклаучыларыбызга һәм аларның якыннарына ялгыз булмауларын да күрсәтә. Аларның проблемалары даими контрольдә, ә ярдәм барлык юнәлешләр буенча күрсәтелә. Иң мөһиме – хәзерге вакытта алгы сызыкта булганнар үз өйләре өчен тыныч булсын өчен, геройларның туганнарын хәстәрлек белән уратып алу.
Безнең хәбәрче.
Фото район хакимияте башлыгының социаль челтәрләреннән.