

“Махсус хәрби операция сугышчылары өчен хезмәт гарантияләренә охшаш гарантияләр гамәлдә булуын ишеткән идем. Якташларыбыз һәм аларның гаиләләре өчен моның нәрсә аңлатуын җентекләбрәк сөйләгез әле”.
Юрист Светлана СТРЕЦКУЛ җавап бирә:
- РФ Хезмәт кодексының хокукый нормалары хәрби хезмәткәрләргә таралмавына (РФ Хезмәт кодексының 11 статьясы) карамастан, охшаш гарантияләр һәм льготалар каралган норматив актлар бар. Шулай, РФ Президентының 1999 ел 16 сентябрьдән 1237 санлы Указы белән расланган Хәрби хезмәт үтү тәртибе турында положение белән, эшләүче ата-ананың (опекуннарның, попечительләрнең) берсе яки икесе дә контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәр булган хәлдә, мондый ата-аналарга (опекуннарга, попечительләргә) инвалид балаларын тәрбияләү өчен аена өстәмә дүрт ял көне бирелә. Бу көннәрне ата-ананың (опекуннарның, попечительләрнең) берсе файдалана ала яисә алар ата һәм ана (опекуннар, попечительләр) арасында үзләре теләгәнчә бүленергә мөмкин.
Еш туучы сорауларга бәйле, шул исәптән хәрби хезмәткәрнең баласының инвалидлыгы сәбәпле дә, әлеге ситуациядә хәрби часть командиры исеменә өстәмә ял көннәре бирүне сорап рапорт оформить итәргә киңәш итәм.