Авыл тормышы
+14 °С
Облачно
Барысы да Жиңү өчен
21 Августа , 07:50

Бензин пычкысы эшлиме, “Баба Яга” очамы – җиңел аерам

Стәрлетамак районыннан хәрби хезмәткәр СВО зонасында хезмәт итүе турында сөйләде

Стәрлетамак районы кешеләре һәрчак көчле рухлы һәм Туган илгә тугрылыклы булды. Бүген якташларыбыз махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби бурычларын намуслы үти, батырлык һәм кыюлык күрсәтә. Алар арасында – “Архангел” позывнойлы 36 яшьлек яугир. Лаеклы хезмәт итүе өчен ул дәүләт һәм ведомство наградалары – “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлар өчен”, генерал Шәйморатов медальләре белән бүләкләнгән.

Безнең интервью герое Стәрлетамакта эшчеләр гаиләсендә туган һәм үскән. Мәктәп тәмамлаганнан соң токарьга укып чыккан, армиядә хезмәт итеп кайт-кан. Хезмәт эшчәнлеген белгечлеге буенча “Каустик” заводында башлап җибәргән. Бер үк вакытта институтта югары юридик белем алган. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче гадәти тормыш алып барган: эшләгән, балалар тәрбияләгән, әти-әнисенә ярдәм иткән. Алгы сызыкка 2023 елның июль аенда “Башкортстан” ирекле мотоукчылар полкы составында киткән. Хезмәтен Рейхстаг өстендә Җиңү байрагын күтәргән герой Гази Заһитов исемен йөрткән башкорт штурмлау отрядында башлаган булган.

Хезмәткә юлы турында

- Махсус хәрби операциядә катнашырга ничек карар иттегез? Нәрсә этәргеч бирде?
- Нацизмның йортыма килеп керүен теләмим. Гаиләмне, балаларымны бу пычрактан саклап калырга телим. 2024 ел августында Курск өлкәсе үз тарихында иң авыр сынауларның берсен – ВСУның басып керүен кичергәч, мотивациям тагын да ныгыды. 
- Артка әйләнеп карап, карарыгызны ничек бәялисез?
- Һичшиксез, бу дөрес карар иде. Мин анда һич икеләнмәдем. Әйе, авыр һәм барысы да арыды, ләкин башлаганны тәмамларга кирәк һәм моннан ары моңа әйләнеп кайтмаска.
- Якыннарыгыз яки танышларыгыз арасыннан карарыгызга кем йогынты ясады? Туганнарыгыз хупладымы?
- Карарны үзем кабул иттем. Туган-нарым бик нык борчылса да, җибәрергә мәҗбүр булды. Гаиләм бүгенге көнгә кадәр ярдәм итеп тора, яраталар һәм көтәләр. Бу иң мөһиме.

Динсез берничек тә булмый

- Позывноегыз үзенчәлекле – дини. Аның турында сөйләгез әле.
- Заводтан киткәч, мин үземнең бригадам белән гыйбадәтханә төзүдә катнаштым. Бу тормышыма билгеле бер йогынты ясады. Дин белән кызыксына башладым. Тормыш иптәшем Олеся да омтылышымны хуплый. Ә исемем христиан традициясендәге төп фәрештәләрнең берсен гәүдәләндерә. Позывноем да шуннан.
- Дингә ышану авыр минутларда ярдәм итәме Сезгә?
- Дингә ышану барысына да ярдәм итә. Фронтта бер атеистны да очратмадым. Русия армиясендә Ходайның саклавына ышану көчле. СВО зонасында да кечкенә окоп мәчете һәм православие гыйбадәтханәсе төзедек. Сугышчылар йөри, гыйбадәт кыла. Төрле догалар укып, алар барысы да бер максатка бара.

Хезмәт һәм көндәлек тормыш

- Хезмәт шартларында иң авыры нәрсә булды – физик яктан, рухи яктан яки көнкүреш ягыннанмы?
- Минем өчен тәүге ярты ел иң авыры булды. Өеңнән, гаиләңнән еракта, бөтенләй яңа шартларга эләгү иде бу. Якыннарымны бик нык сагындым. Хәрби заданиедә булганда вакыт сизелми үтеп китә. Ә тыл районында чакта – вакыт агышы акрыная. Бу көтү бик авырсындыра.
- Авыр чакларда көчне һәм сугышчан рухны сакларга нәрсә ярдәм итә?
- Яу кырында батырлык күрсәткән башка яугирләрнең үрнәге.
- Бүгенге көндә кайда һәм кем булып хезмәт итәсез?
- Луганск Халык Республикасында, дивизия идарәсендә. Өлкән лейтенант званиесендә хәрби әзерлек бүлеге начальнигының өлкән ярдәмчесе бурычларын үтим. Безнең подразделениенең бурычы – югары хәрби әзерлектә тоту юлы белән хәрби хезмәткәрләрне куелган бурычны үтәүгә әзерләү.

Иптәшләр һәм үзара ярдәм

- Сезнең өчен хәрби туганлык нәрсә ул?
- Иң ныклы туганлык – хәрби туганлык, дип юкка гына әйтмиләр. Анда һәрчак я хәрби иптәшләрең сиңа ярдәм итә, я – син аларга. Бу яу кырына да, тыл зонасына да кагыла. Алгы сызыкта барысы да бер-берсенә ярдәм итәргә ашыга, бигрәк тә яраланганда. Куркынычка карамастан, жгут салырга һәм хәвефсез урынга алып чыгарга тырышалар. Тылда һәрвакыт нәрсәдер сатып алырга, китерергә ярдәм итәләр. 
- Катлаулы хәлләрдә бер-берегезгә ничек ярдәм итәсез? 
- Барысын да шаяртуга күчерергә, көләргә тырышабыз. Юмор коткара. 

Өй белән бәйләнеш 

- Гаиләгез белән никадәр еш аралашасыз? 
- Мөмкинлек чыгу белән, исән-саумын дип, якыннарыма хәбәр җибәрәм. 
- Ә Сезгә нәрсә язалар? Нинди сүзләр көч бирә?
- Хатынымның “Барысы да яхшы. Яратам” дип язуы. 
- Балаларыгызга өйдә булмавыгызны ничек аңлатасыз? 
- Эштәмен, дим. 

Көч  җыю һәм ял итү турында 

- Отпуск вакытында ял итәргә вакыт табып буламы? Сез аны ничек үткәрәсез? 
- Күбрәк вакыт гаиләм белән булырга, балалар белән урамда йөрергә, әти-әнием янына барырга тырышам. 
- Тыныч тормыш шартларына никадәр тиз җайлашасыз? 
- Баштарак, гадәт буенча, аяк астына игътибар белән карый, еш кына күкне күзәтә идем. Хәзер тынычландым инде. Тәҗрибәле сугышчы буларак, фронттан нинди ераклыкта булуыңны аңлыйсың. Һәм нигездә күбрәк тыңлыйсың, тавышы буенча барлык төр техниканы җиңел генә билгелисең. Өч ел хезмәт итү дәверендә кайда кош, ә кайда “Шмель” оча, кайда бензин пычкысы эшли, ә кайда “Баба Яга” – бик җиңел аерырга өйрәндем. 
- Тыныч тормыштан нәрсәне аерым җылылык белән искә аласыз? 
- Еш кына баллы, өйдә пешкән ризык ашыйсы килә. 

Тыл ярдәме 

- Тыл ярдәмен тоясызмы? Нинди ярдәм аеруча сизелә? 
- Әйе, гуманитар ярдәм килеп тора, әмма иң күбе Башкортстаннан, әлбәттә. Иң файдалы “күчтәнәчләр” – агач, кадак-
лар, төзелеш материаллары, мотоцикллар, генераторлар, эчә торган су. Иң дулкынландыргычы – балаларның хатлары һәм рәсемнәре. 
- Гуманитар ярдәм җыючыларга, хатлар язучыларга, сугышчылар өчен дога кылучыларга нәрсә әйтер идегез? 
- Ярдәмчел һәм олы йөрәкле булганыгыз өчен рәхмәт. Гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашучыларның барысына да рәхмәтлебез. Безнең өчен бу мөһим һәм кадерле. Без бергә күп нәрсә эшли алабыз һәм сезнең ярдәмегез бик нык булыша. 

Киләчәк турында 

- Сезнеңчә, СВО ничек тәмамланачак? 
- Җиңәчәкбез, чикләрне билгеләячәкбез һәм ныгытачакбыз. 
- Өйгә кайткач планнарыгыз нинди? 
- Яшәргә, эшләргә, балалар үстерергә. Әйткәндәй, “Геройлар вакыты” белем бирү программасы буенча уку үттем. Ул Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча дәүләт һәм муниципаль власть органнарында, шулай ук дәүләт компанияләрендә эшләү өчен югары квалификацияле, компетентлы җитәкчеләр әзерләү максатында СВОда катнашучылар өчен оештырылган. Ил иминлеге хакына хезмәт куячакмын. 
- Барысы да яхшы булсын, теләкләрегез чынга ашсын. 

А. САРЫ. 
Фотолар хәрби хезмәткәрнең шәхси архивыннан.

Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- Махсус хәрби операциядә катнашучылар – безнең заманның төп геройлары.
Башкортстан – геройлар төбәге һәм Ватанның ышынычлы таянычы булуын алар үз үрнәкләре белән исбатлый. Аларның батырлыкларына тиңләшәләр. Алар – безнең ил өчен көрәшүче меңләгән якташыбыз өчен үрнәк. Төп теләк – сугышчылар өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсын. Республика һәрчак алар белән. Без һәрьяклап ярдәм итәчәкбез. Егетләргә ярдәм иткән, аларны өйдә көткән гаиләләргә, туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән рәхмәт әйтәм. 
Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас