



Стәрлетамак районыннан Николай Индиенков махсус хәрби операция үткәрү зонасына 59 яшендә киткән. Алгы сызыкта ул егерме атна булган. Донецк Халык Республикасы территориясендә “Барс” 13 нче доброволецлар отряды составында хәрби бурычлар үтәгән. Ә яше буенча контракты төгәлләнеп демобилизацияләнгәч, үзен яңа эштә – башкаларга ярдәм итүдә тапкан. Бүген Николай Александрович “Ватанны саклаучылар” фондының Стәрлетамак районы филиалында социаль координатор, хәрби психолог булып тора, шулай ук СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча зур җәмәгать эшчәнлеге алып бара.
Яшенә карамастан, Николай Индиенков җыйнак, хәрбиләрчә тупланган, уйлап, тыныч кына сөйли. Фронтта төшкән фоторәсемнәрне күрсәтеп, иңгә-иң торган иптәшләре турында моңсулык белән сөйли. Бергәләп төшкән фотода Николай Александрович – уртада. Подразделениедә ул иң өлкән сугышчыларның берсе булган, иптәшләре аңа җылы итеп, хөрмәт белән “Саныч” дип эндәшкән, бит күпләр өчен ул әтисе кебек булган.
- Безнең егетләр... Кемдер хәзер юк инде – яу кырында һәлак булды. Һәркайсын хәтерлим, барысы да исемдә калды, - ди ул СВО зонасында булган чагы турында искә алып. Анда бөтен отряд бер зур тату гаилә булган. – Контрактка кул куйганда, кайда барганыбызны белә идек. Өйгә гаиләбез, туганнарыбыз янына әйләнеп кайта алмаска да мөмкинбез, дигән фикер белән алдан ук күнектек. Һәм бу беркемне дә туктатмады: үлем янәшәбездә генә йөрде, кайберәүләр һәлак булды, ләкин беркем дә качмады, сафта калды. Ә күпме ир-егет контрактлары төгәлләнгәч, яңаны төзеде! Узган гасырның 40 нчы елларында сугышкан ата-бабаларның эшен төгәлләп, алар Украина территориясен неонацистлардан азат итү буенча эшне дәвам итте.
Армия нигез бирде
Николай Индиенков Стәрлетамакта туган. 1980 елда сигез сыйныф тәмамлаган һәм станоклар төзү техникумына укырга кергән. 1984 елда Совет Армиясе сафларына алынган. Ерак Көнчыгышта артиллерия полкында батареяның өлкән исәпләп чыгаручысы вазыйфасында хезмәт иткән.
- Бу этапта аерым тукталасым килә, - ди Николай Александрович. – Хезмәт иткән вакытта батарея командиры Евгений Александрович Самончик, күрәсең, сәләтләремне сизеп алып, мине атарга һәм ут белән идарә итәргә өйрәтүгә җитди алынды. Тиздән мин батареяның иң яхшы исәпләп чыгаручысына әйләндем. Асылда, бу төрле белгечлекләр – разведчик, корректировщик һәм исәпләп чыгаручы кушылмасы. Ул цель координатларын билгели, коралны көйләү өчен кирәкле мәгълүматны исәпләп чыгара һәм аны ут позициясенә тапшыра. Совет заманында бөтен исәп-хисап кулдан башкарылды. Кырык ел узгач, мәгълүмат технологияләре гасырында бу күнекмәләрем кирәгер дип һич уйламаган идем...
Армиядән соң Индиенков эчке эшләр органнарында хезмәт иткән. 90 нчы елларда Стәрлетамак төзелеш идарәсендә инженер булып эшләгән. 1999-2026 елларда автосервиста хезмәт куйган, анда автослесарьдан алып техниканы хезмәтләндерү станциясе җитәкчесенә кадәр юл үткән.
Үз өлешеңне кертергә
Индиенков хәрби хезмәткә контрактны 2024 елның июнендә төзегән.
- Махсус хәрби операция башлангач, барысы кебек, ул тиз бетәчәк дип уйладым. Шуңа карамастан, кулымнан килгәнчә сугышчыларга ярдәм иттем: гуманитар ярдәм җыеп озатуда катнаштым. Әмма фронтта ситуация кыза башлагач, анда бару турында уйлана башладым. Тәүдә китаплардан һәм Интернет челтәреннән күп кенә файдалы материалны өйрәндем. Артиллерия белгечлегемне искә төшердем. Физик яктан әзерләндем: ай дәвамында 20 килограмм авырлыктагы рюкзакны күтәреп йөрдем, тактик ботинкалар сатып алып киеп йөрдем, кыскасы, әзерләнү мәсьәләсенә җитди карадым. Фронтка дустым белән китәргә булдык. Бергәләп контракт төзедек. Тик бер отрядка эләгә алмадык: ул 9 нчы “Барс” белән китте, мин – 13 нче белән. Яшемә карамастан, мине бик теләп алдылар, чөнки белгечлегемә ихтыяҗ зур. Аннан соң ике атна өйрәтү полигонында шөгыльләндек. Комплекслы хәрби әзерлек программасы буенча тактик медицинаны, инженер һәм сапер эшен, топографияне, урман һәм окоп алышлары тактикасын өйрәндек.
Аны илаһи көчләр саклаган
Николай Индиенков алгы сызыкка 1 июльдә эләккән. Үзе сөйләвенчә, Часов Яр шәһәре юнәлешендәге беренче һәм соңгы хәрби бурычлар хәтерендә уелып калган.
- Беренче хәрби заданиегә командир мине “Джанкой” позывнойлы профессиональ хәрби хезмәткәр белән җибәрде, - дип искә ала ул. – Без аның белән ут позициясенә кердек, безгә бу объектны сакларга кирәк иде. Ротацияләр, кагыйдә буларак, төнлә, дөм караңгылыкта үтте. Урман полосалары аша тар гына сукмаклар буйлап бара идек. Теләсә кайсы мизгелдә аяк астында мина шартларга яки өстән дрон куып җитәргә мөмкин иде. Һәлак булудан бигрәк, егетләрне сынату куркыныч иде.
Аннан соң яңа хәрби бурычлар булды. Индиенков миномет расчеты номеры булып хезмәт итә башлаган һәм өч ут позициясе корректировщигы булып тәмамлаган.
- Совет заманында без топографик карталар һәм ут белән идарә итү өчен махсус приборлар белән эшләдек, җил юнәлешен, метеошартларны исәпләп чыгара идек. Хәзер аларны GPS-карталы смартфоннар алмаштырды. Ләкин заманча җайланмалар координатларда хата җибәрә, ахырда ул наводка ноктасына да, коралларга да йогынты ясый. Менә шунда минем батареяның өлкән исәпләп чыгаручысы күнекмәләремнең кирәге чыкты да инде.
Николай Александрович ничәмә тапкыр үлем белән очрашкан, авыр хәлләрдә калган, әмма аны, әйтерсең, илаһи көчләр саклап-яклап йөрткән.
- Анда дингә ышанмаучылар юк – һәркем Аллага ышана башлый, - ди ул. – Могҗиза белән генә исән калган чаклар еш булды. Шулай булгач ничек инде ышанмыйсың?
Наградалар өчен түгел
Намуслы хезмәт иткәне һәм зур казанышлары өчен Николай Индиенков “Барс” доброволецлар отрядының тәресе белән бүләкләнгән. Шулай ук ул Донбасс доброволецлары берлеге әгъзасы булып тора.
- Миндә зур наградалар юк, мин бары тик куелган бурычны үтәдем, - ди ул. – Иң мөһиме – исән-сау булып өйгә әйләнеп кайттым, үземне ныклыкка сынадым, мөмкинлекләремне белдем. Кабат барасым киләме? Килә! Хезмәттәшләрем арасында да, хәрби хәрәкәтләр монда килмәсен, баш очыбызда аяз, тыныч күк йөзе булсын өчен, контрактларын озайтып, анда кабат барганнар аз түгел.
Яңа тормыш
Николай Александрович янә фронтка китәргә шат булыр иде дә, тик менә медкомиссияне инде үтә алмаячак – өйгә кайкач, ул ике инфаркт кичергән. Табиблар аңа сакланырга киңәш итә. Ул тынычлап ял итә, оныклары белән шөгыльләнә, бакчада эшли алыр иде. Тик булдыра алмаган. 60 яшендә дәреслекләр артына утырган. Хәрби психологка укып чыккан. Башта авыррак булган: конспектлар, лекцияләр, терминнар. Ләкин ныкышмалылыгы һәм моның нигә кирәклеген аңлау үзенекен иткән. Хәзер Николай Александрович дипломлы белгеч. Агымдагы елның августыннан Индиенков “Ватанны саклаучылар” фондының Стәрлетамак районы филиалында социаль координатор булып эшли. Ул яугирләрнең гаиләләренә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә, документлар оформить итәргә, тиешле түләүләр һәм льготаларны алуга ирешергә ярдәм итә. Аңа киңәш сорап, ә кайчак сөйләшер өчен генә дә киләләр.
Әмма аның эшчәнлеге моның белән генә чикләнми. Николай Александрович еш кына авыл мәктәпләрендә була. Ул батырлык дәресләре үткәрә, аларда чын дуслыкның, намусның нәрсә булуы һәм Туган илне ярату турында сөйли.
Алгы сызыктагы юлы кыска булса да, Индиенков бу вакытны тормышында иң мөһим чорларның берсе дип исәпли.
- Бу тәҗрибә өчен рәхмәтлемен, - ди ул. – Нәкъ менә анда, фронтта, ярдәмнең, чын дуслыкның һәм күңел җылысының кадерен аңлыйсың.
Безнең көч – бердәмлектә
Ветеран үзенең эш бирүчеләре – әтиле-уллы Александр һәм Денис Бабнищевларга аерым рәхмәт белдерә. Алар аның эш урынын саклап калудан тыш, шактый гына матди һәм гуманитар ярдәм дә күрсәткән. Николайның күршеләре дә читтә калмаган. Ул фронтта булган вакытта, алар аның туганнарына бакчаларын сөрергә, утын китерергә булышкан. Гади генә эшләр кебек, әмма хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә алар зур ярдәм булган.
- Мондый ярдәм бик кадерле, - ди ветеран. – Без еш кына телгә алган үзара ярдәм шул була да инде. Тылда һәм фронтта без барыбыз да бер гаилә кебек.
Николай Индиенков өенә кайткан һәм хәзер үзе башка кешеләргә ярдәм итә. Бары тик бергә, бер-береңә ярдәмләшеп, нинди дә сынауларны җиңеп чыгарга була, дип ышана ул.
А. САРЫ.
Фото СВО ветеранының шәхси архивыннан.