Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ЧӘЧҮ ЭШЛӘРЕ
15 апрель 2019, 11:38

КЫР ЭШЛӘРЕ БАШЛАНДЫ



Безнең фотохәбәрче хуҗалыкта Южный бүлекчәсе басуларында эш барган вакытта булды. Механизаторлар Александр Гречко һәм Михаил Швец бер якта ашлама ыргытуга әзерләнә, а икенче якта бу вакытта Сергей Карпунин тырмалау агрегатында тир түгә иде. Ашламаны тракторчы Наил Ишкилдин ташый.


“Күпьеллык”ларны ашлау эшен калининлылар бер атна эчендә тәмамларга планлаштыра. Алга куелган максатка ирешүне механизаторларның яхшы кәефе һәм басуга чыгарылган техниканың анык эшләве гарантияли.


P.S. Кыр эшләре сезоны башлану белән басуга шулай ук беренчеләрдән булып “Рощинский” совхозының “Первомайский” берләшмәсе игенчеләре дә чыкты.

Район аграрийлары җаваплы чорга – язгы кыр эшләренә ничек әзерләнделәр икән – бу турыда "Уңыш язгы басуда хәл ителә" мәкаләсендә район Хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары С.М.Фәритов белән әңгәмәдән укып белерсез.
Читайте нас: