Язның кызу чагы – басуларда кар кимегәннән-кими, көннәр җылына. Язгы яңгыр явып, кояш җылыткач – басуга чыгарга да була!
Район аграрийлары бу әһәмиятле чорга ничек әзерләнде икән – район Хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге начальнигы С.М.ФӘРИТОВ белән әңгәмәбез бүген шул хакта.
- Салават Миңнислам улы, язгы чәчү эшләре алдындагы хәлләрне ничек бәялисез – район аграрийлары быелгы язны каршыларга әзерме?
- Иң элек шуны әйтергә кирәк, аграр секторы эшчәннәре язгы кыр эшләре башлануга алдан ук әзерләнде. Бу барлык эш юнәлешләренә дә кагыла – авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, орлыкларны хәзерләү, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары запасын булдыру һ.б. Бит бу чараларның барысы да бер-берсенә бәйләнгән, берсеннән башка икенчесенең соңгы нәтиҗәдә уңыш китерүе бик шикле. Кыска вакыт эчендә чәчү эшен тәмамлау, яхшы шытымнар һәм инде бай уңыш алу өчен авыл хуҗалыгы техникасының өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Әзерлек чорында хәл ителгән иң төп мәсьәләләрнең берсе бу. 2019 елның 1 апреленә барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары язгы-кыр эшләрендә катнашачак тракторларны ремонтлауны тәмамлады. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре биргән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә тракторларның техник әзерлеге 99% тәшкил итә, йөк машиналарыныкы – 92, туфрак эшкәртүче җайланмалар – 96, чәчү машиналарыныкы – 98. Тешле тырмалар, трактор таккычлары, туфрак тыгызлаткычлар тулысынча ремонтланган.
Техник җиһазландыру мониторингы нәтиҗәләре буенча 2019 елның 1 апреленә район агросәнәгать комплексы предприятиеләре карамагында 652 трактор, 372 йөк машинасы, 264 культиватор, 104 дисклы тырма һәм төрән, 370 ашу чәчү машинасы бар. Алар арасында 2018 елда 436 миллион сумга төрле маркалы 15 трактор, 19 ашлык җыю комбайны, 12 чәчкеч машина һәм 11 туфрак эшкәртү коралы алынды. Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте - 6 трактор, 8 ашлык җыю комбайны, “Рощинский” совхозы – 4 трактор, шәхси эшкуарлар И.В.Сазоненко һәм Р.З.Шахмаев – 2шәр комбайн сатып алды. Шулай ук “Фрунзе” һәм “Максимовка” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятьләре, Салават агрофирмасы җәмгыяте, “Искра” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте, шәхси эшкуар - КФХ башлыгы И.И.Буранголов, шәхси эшкуар - КФХ башлыгы Д.И.Лошак һәм башка хуҗалыклар да техника паркларын яхшыртты. Бу уңайдан алар үз акчаларын гына тотмады, ә банктан кредит һәм лизинг системасын кулланды.
- Орлыклар һәм минераль ашламалар белән тәэмин ителү турында нәрсә әйтерсез?
- Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы сабан культуралар орлыклары 2018 ел уңышыннан салынган иде, аларның барысы да “Россельхознадзорның Башкортстан референт үзәге” Федераль дәүләт бюджет учреждениесендә сыйфатлылыкка тикшерелде һәм чәчү стандартлары таләпләренә туры килә. Шулай итеп, орлык белән тәэмин ителү дәрәҗәсе планга карата 100 % тәшкил итә. “Максимовка” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте элиталы-орлыкчылык хуҗалыгында башка хуҗалыкларга сату өчен бөртекле культуралар, көнбагыш һәм күпьеллык үләннәр орлыклары бар. 2019 ел уңышы өчен 100 тонна кукуруз һәм 150 тонна көнбагыш орлыгы сатып алырга кирәк.
2019 ел 4 апрельгә хуҗалыклар тәэсир итүче матдәдә 1893 тонна минераль ашлама кайтарды, алардан 1315 тоннасы азот ашламалары, бу агымдагы елга планлаштырган сатып алуның 53,4 процентын тәшкил итә. Ашламаларның төп күләмен сатып алуны 25 апрельдә тәмамларга планлаштырабыз.
Язгы-кыр эшләренә һәм быелгы чәчүлекләрне хезмәтләндерүгә 2601 тонна дизель ягулыгы һәм 780 тонна автобензин кирәк булачак. 5 апрельгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре складларында 191 тонна дизель ягулыгы (7 процент), 74 тонна (9 процент) автобензин бар. Нефть продуктларын кайтару дәвам итә, чөнки крестьяннар үзләренең төп хәстәре – иген чәчеп үстерүдән баш тартырга җыенмый.
- Чәчүлек мәйданнары структурасы үзгәрәме, нинди культураларга өстенлек бирелә?
- Районда авыл хуҗалыгы культураларын игү белән 13 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 34 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшкуар, 14 меңнән ашу шәхси ярдәмче хуҗалыклар шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 189818 гектар тәшкил итә, шул исәптән чәчүлекләр – 133849 га (үткән ел кимәленә карата 100,7 процент).
Быел чәчүлек мәйданы барлыгы 121692 га тәшкил итә – бу үткән ел кимәленә карата 99,7 %. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 71090 гектар мәйдан биләячәк (2018 ел кимәленә карата 102,4 процент), мал азыгы культуралары – 19375 га (78,3%), алардан 4203 га – силоска кукуруз (78,7%) силоска кукуруз – 4203 гектар (78,7 %). 27509 гектарда техник культуралар чәчеләчәк (113,5 %), шул исәптән майлы орлыкка көнбагыш – 21508 гектар (96,9 %), сабан рапсы – 2666 гектар (249,2 %), горчица – 2769 гектар (354,5 %), май җитене -200 гектар, шикәр чөгендере – 100 гектарда. 2019 елда бәрәңге һәм яшелчәләр 3053 гектарда (хуҗалыкларда – 250 га, крестьян-фермер хуҗалыкларында – 50 га) булачак, яшелчәләр - 664 гектарда (крестьян-фермер хуҗалыклары – 20,5 гектар). Чиста парлар 12158 гектарда (үткән ел кимәленә карата 113 %) урнашачак, бу барлык чәчүлеләрдән 9 % тәшкил итә.
Әйткәндәй, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, бүгенге көндә сыйфатлы ашлыкка ихтыяҗ тотрыклы, әйтик бөртеклеләрне алганда, мәсәлән, 4 һәм 5 класслы арыш һәм бодайга. Үткән елда рапска ихтыяҗ зур булды. Республикада бу культураны Чишмә май сыктыру заводы эшкәртә. Башка районнарда да рапсны эшкәртү буенча берничә инвестпроект бар. “Киләчәктә рапска ихтыяҗ зур булачак. Төбәк өчен бу культура аңлаешлы һәм югары табышлы культурага әйләнеп бара”, - дип билгеләде төбәк агрономия конференцияләренең берсендә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – БР авыл хуҗалыгы министры И.Фәзрәхманов.
- Уҗым культуралары ничек кышлады?
- Гомумән, уҗым бодае сабан ашлыгы белән чагыштырганда, югары уңыш бирә. Бу аларның суыкка чыдам булуына һәм кар сулары белән туенуына бәйле. Мал азыгы өчен чәчү әйләнешендә уҗым бодае иң иртә өлгерүче яшел азык. Уҗым культураларының агротехник һәм оештыру-хуҗалык әһәмияте бик зур: алар сабан үсемлекләренә яхшы элгәр булып тора, сабан культураларын чәчкәндә һәм урак чорында киеренкелекне киметә.
Безнең районда 2019 ел уңышы өчен уҗым культуралары 22432 гектарда чәчелгән иде, шул исәптән бодай 15126 га, арыш – 5991 га, тритикале – 1315 га, уҗым шепкәне (сурепица) – һәм уҗым рыжигы (майлы үсемлек) – 126шар гектарда. Хуҗалыклар мәгълүматлары буенча, уҗым культуралары уңышлы кышлады, аларның торышы яхшы. Яңадан чәчү очрагына страховка фондында бөртекле культуралар орлыгы бар.
- No-till дип аталган туфракны нульле эшкәртү системасы үзен аклыймы?
-Бу заманча иген игү системасы, анда туфрак эшкәртелми, аның өске катламы махсус вакланган үсемлекләр калдыгы – мүлчә белән каплана. Туфракның өске катламы йомшартылмаганлыктан, игенчелекнең мондый системасында туфрак җил һәм су эрозиясенә бирешми, шулай ук дымны яхшы саклый.
Әмма нульле технологияне куллану уңышлы булсын өчен аны туфрак-климат шартларына, хуҗалыкларның мөмкинлегенә һәм матди-техник базасына бәйле дифференциацияләргә кирәк. Туфракны болай эшкәртү чыгымнарны киметә. Туфракны нульле эшкәртү – заманча катлаулы иген игү системасы, биредә махсус техника булу һәм технологияләрне үтәү таләп ителә, бу гади генә җирне сөрүдән баш тарту дигән сүз түгел.
Әлеге вакытта безнең районда бу технология белән игелгән культураларның гомум мәйданы 73 мең гектардан артыграк яки барлык чәчүлекләрнең 55 процентын тәшкил итә. Бу юнәлештә “Рощинский” совхозы, Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте, Салават агрофирмасы җәмгыяте, “Авангард” җәмгыяте уңышлы эшли. Нульле технолгоия буенча чәчү өчен барлыгы 155 берәмлек камылга чәчә торган һәм чәчкеч-культиваторлар, 39 “Борго”, “Амазоне”, Джон Дир” чәчү комплексы бар.
-Моның өчен ашлама, яхшы орлык һәм техника гына түгел, кешеләрнең дә оста эшләве кирәктер?
-Эйе, кадрлар мөһим роль уйный. Биредә үзенең авырлыклары да бар. Мәсәлән, язгы кыр эшләре очрына безгә 381 механизатор кирәк. Бүгенге көндә 22 кеше җитми. Моны бетерү өчен хуҗалыкларда, агросәнәгать комплексының башка оешмалары эшчәннәре, шулай ук югары һәм урта уку йортлары студентлары белән механизаторлар кадлары резервы белән эш алып барыла. Булган механизаторлар, водительләр язгы кыр эшләренә кадәр өстәмә һөнәри белем бирү курсларында укып чыкты. Инженер-техник хезмәткәрләр, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре шулай ук квалификацияләрен күтәрү курсларында булды.
-Салават Миңнислам улы, әңгәмә өчен рәхмәт. Күрүебезчә, игенче түземсезләнеп язгы кыр эшләре башлануын көтә. Бу аңлашыла да: халыкта юкка гына язның бер көне елны туйдыра димиләр һәм көзнең уңышы язгы басуда хәл ителә. Барыгызга да уңышлар, яхшы кәеф һәм көннәрнең аяз торуын телибез!